Ут уйната Балтач яшьләре

«Районыбызда төп проблема – яшьләр өчен торак төзелеше». Балтач районында җитәкчеләр дә, яшь егет һәм кызлар үзләре дә шушы проблемага басым ясады. Торак мәсьәләсе, чыннан да, проблема икән, димәк, үз районнарында калырга теләүчеләр күп. Ә без сөйләшкән яшьләр Балтачны Казанга алмаштырмаячакларына ышандырды. Яшьләр тормышы бер генә көнгә дә сүрелмәгән чып-чын авыл хуҗалыгы районы белән «Идел» журналы да танышып кайтты.

 IMG_8611

Көрәшче-агроном

Әлбәттә, берничә сәгать эчендә район белән тулысынча танышып бетеп булмый. Үз алдыбызда андый максатны куймадык та. Безнең өчен биредәге яшьләрнең ничек яшәвен тою, күзаллау мөһим иде. «Идел» журналы Балтачка килгәндә, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов инде биредә очрашулар уздырып, күрше районнарга юл тоткан иде. Шундый мәшәкатьле көнне безне озатып йөргән районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллинга рәхмәт.

Рөстәмне шәхсән Казанда укыган вакыттан ук беләм. Казан дәүләт аграр университетта агроном белгечлегенә укыды ул. Бер үк вакытта танылган тренер Җәүдәт Хөсәенов җитәкчелегендә көрәш түгәрәгенә йөрде. Студент вакытта ук үз авырлыгында республиканың иң көчле көрәшчеләренең берсенә әверелде. Спорт остасы исемен яулады. Агроном белгечлеге юкка сайланмаган икән: Рөстәм уку йортын тәмамлау белән авылга кайтып китә. Тик… Балтачка түгел.

– Заманында бездә район башлыгы булып эшләгән Марат Готыф улы Әхмәтов шул дәрәҗәдә кадрлар мәсьәләсен хәл итеп киткән ки, бөтен хуҗалыкларда да көчле белгечләр, шул исәптән агрономнар эшли иде. Ә мине күңел җиргә тартты, үзебездә белгечлегем буенча эш булмагач, Питрәч районындагы Күн авылына урнаштым. Шул елны Питрәч командасы өчен көрәшеп, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына уздырылган бәйгедә оттым. Үзебезнекеләрнең күңеленә тигән бугай, шуннан Балтачның көрәш буенча җаваплы җитәкчеләре район башлыгына минем турында җиткерделәр һәм эшкә чакырдылар, – ди Рөстәм, Балтачка кайту тарихы белән таныштырып. – Чыннан да, җирне, авылны бик яратам мин.

Яшь белгеч башта оештыру бүлегендә белгеч булып эшли: «Бераз азапландым әлбәттә, эш юк, басуга чыгасы килә. Пенсионерлар эше бит бу дидем дә, башка эшкә күчтем». Көрәшкә якынрак өлкәне сайлый – яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә урнаша. Ә инде 2010 елдан бүлек җитәкчесе булып эшли. 2008 елда өйләнә, бүгенге көндә бер кыз, ике малай тәрбиялиләр, туган авылында – Бөрбашта әти-әни белән бер йортта яши. Җитәкчеләр дә аның эшеннән канәгать. «Районыбызда яшьләр сәясәте Рөстәм Рафисович эшли башлагач яңа сулыш алды. Ул – танылган батыр, Татарстан чемпионы, әле дә төрле ярышларда район данын яклый. Яшьләрдән менә дигә нык командасын булдырды. Яшьләр өлкәсен аласыңмы, спортнымы – республикада гына түгел, илкүләм, хәтта дөньякүләм чараларда актив катнашалар, Балтачны таныталар», – ди районда икътисад өчен җаваплы урынбасар Илшат Галимуллин.

 IMG_8671

Ярамыйга карамый

Илшат Галимуллин әйтүенчә, Балтач, тулы мәгънәсендә авыл хуҗалыгы районы буларак, авыл сәнәгатен беренче планга куя. Биредә терлекчелек зур үсештә. Шәхси хуҗалыкларда үстерелә торган терлек саны һәм җитештерелә торган сөт күләме буенча республикада иң алдынгы позицияләрдә алар. Яшьләр, үз эшен ачмаган тәкъдирдә дә, өендә кимендә өч-дүрт терлек асрап, үзенә эш булдыра икән, ай саен 30-35 мең сум акча эшли. Соңгы елларда районда ат асрау киң җәелеш алган. Район буенча шәхси хуҗалыкларда инде бер меңнән артык ат асрыйлар.

«Терлек саны күп булгач, сездә көтү проблемасы юктыр?» дигән соравыбыз урынлы булып чыкты. Көтү, дөресрәге, көтүлекләр проблемасы бар икән. Ни өчен? Чөнки җир җитми. Авылларда бөтен буш җирләр дә эшкәртелә шул биредә. Аннан килеп, төрле «ярамый»лар күбәйде. Елгага илле метр якын килергә ярамый, тирес түгәргә ярамый…

Терлек саны шулкадәр зур ки, үзләрендә җитештерелгән азык кына җитеп бетми, нәтиҗәдә, балтачлылар күрше Мари, Киров якларына чыгып та, җирләрне эшкәртәләр, чәчәкләр үстерәләр, ризык әзерлиләр. Икенче төрле әйткәндә, республика өчен төп чимал нефть булса, биредә андый продукция – сөт. Шунысы да бар, җирле сөт комбинаты гына эшкәртеп бетерә алмый ул продукцияне. Хәтта күрше Удмуртиягә дә чыгарып саталар. Көндәшлек көчле булганга, җирле комбинат та үзен монополист кебек хис итми, нәтиҗәдә, сөткә бәяләр дә тиешле югарылыкта тора.

Марат Готыф улы чорыннан калган тагын бер матур мирас – асфальт юллар. Райондагы 77 авылның 77сенә дә асфальт юл түшәлгән. Юллар шул дәрәҗәдә яхшы саклана ки, хәтта алар юллар төзекләндерү буенча гамәлдә булган бер генә программа да керә алмый «азаплана». Үзебез барган Бөрбашта исә бер хәтта тыкрыкларга таш җәелгәнен күреп шаккаттык. Шунда ук әле авылның үз ягулык салу станциясе дә бар икән.

Балтач – элек-электән оста куллы һөнәрчеләре, тырыш хезмәт ияләре белән дан тоткан район. Яңа икътисадый шартларда күбесе эшкуар булып киткән. Эшкуарлар саны буенча да Балтач авыл районнары арасында беренче урыннарда бара. Биредә тулаем җитештерелгән продукциянең 42 проценты кече һәм урта эшкуарларга карый. Хәтта элеккеге колхозлар да эшмәкәрлек категориясендә санала.

«Әлбәттә, авыл хуҗалыгына гына карап торырга тиеш түгелбез. СССР заманында безнең мебель, мех фабрикалары, «Сельхозтехника» кебек оешмалар гөрләп торды. Кызганыч, алар яңа заман һәм базар шартларына җайлаша алмады. Традицияләре акрынлап кына торгызыла үзе. Әле бер якташыбыз Айдар исемле егет мех фабрикасында утызлап кешегә эш булдырды, Себер якларында эшләүчеләргә җылы киемнәр тегәләр. Мебель фабрикасының традицияләре шәхси хуҗалыкларда дәвам итә. Үз өйләрендә тәрәзә ясаучылар, өстәл-урындык-ятак җитештерүчеләр бихисап, аларның күбесе эшкуар буларак теркәлмәгән дә», – ди Илшат Солтан улы.

IMG_8681

Яшьләрдә яшьләрчә фикерләү

Советлар Союзы чорында бөтен илгә танылган данлыклы Тимирязов исемендәге хуҗалыкта төп белгечләр булып яшьләр эшли: агроном, ветеринар, зоотехник, икътисадчы, хисапчы. Хуҗалык җитәкчесенә дә 35 яшь кенә! Ә бит райондагы иң зур – алты авылны берләштергән хуҗалык бу! Шунысы да кызык, биредә инде менә 1975 елдан бирле җитәкчелек бер үк нәсел кулында. Республикада билгеле шәхес Сәйдәш абый Исрафилов 1999 елга кадәр җитәкчелек итсә, ул министр урынбасары булып киткәч, бу урынга апасының улы Фәрит Гыйрфанов утыра. Тагын ике елдан дилбегәне үз кулларына Сәйдәш аганың улы Булат алган. Республика күләмендә уза торган аграр яшьләр арасындагы профессиональ осталык бәйгесендә шушы хуҗалыктан ике егет тә катнашып, беренче урынны яулаган. Узган ел балтачлылар шундый тугыз егет белән иң күп медаль яулап кайткан. Тиздән алар Германиягә барып, стажировка үтеп кайтырга тиеш.

Илназ Кәримов ветеринар академиясендә укып кайткан. Казанда калу турында уйламаган да. Норма авылында әлегә әти-әнисе белән яши. Авылга кайткан яшь белгеч буларак, аңа республика бюджетыннан 160 мең сум күләмендә өстәмә акча бирелгән. Әлегә өйләнмәгән. Районның «яшьләр министры» Рөстәм безнең алда аңа киләсе елга өйләнү бурычын куйды, «аннан эгоистка әйләнә башлыйсың», дип ышандырырга тырышты. Авылдан алып китә торган килен эләкмәсен инде, дип телисе генә кала.

Баш хисапчы Илтимат Мостафаев та авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап кайткан. Баш ветеринар табиб булып биредә Булат Габделхаков эшли икән. Әлбәттә, яшьләр кайткач, бу хуҗалыкта креативлык да, яңача фикер йөртү һәм эшләү дә сизелә. Без килүгә хуҗалыкның (яшьләре үзләре дә «колхоз» дип сөйләшә) Инстаграмдагы сәхифәләрен, ватсаптагы төркемнәрен күрсәттеләр. Заманча технологияләр ярдәмендә сөт күләмен дә ике тапкырга арттыра алганнар. Терлеккә азык ашату, печән әзерләү буенча да яңалык керткәннәр. Булат бер генә мисал китерде: элек бөтен сыер җиленен бер чүпрәк белән сөртсәләр, хәзер һәрбер баш терлеккә бер салфетка каралган. 70 тиенгә алалар. Су белән юу юк. Яшьләр сыйфатка өстенлек бирә, чөнки сатып алу бәясе дә, хезмәткәрләрнең эш хакы да сөтнең сыйфатына барып тоташа.

Яшьләргә авылларның киләчәге хакында сорау бирәбез. «Авылларыбыз бетүен бетмәс, анысы. Әмма бетү чигенә килеп җиткәч, күтәрүе кыенга туры килер. Шәһәрне бит авыл тукландыра», – дип саный алар. Килешми мөмкин түгел. Хәер, бу очракта яшьләр үз төбәкләре югарылыгыннан гына фикер йөртә кебек. Татарстанда да инде бетү чигенә килеп җиткән авыллар да шактый. «Президентка, министрга нинди теләк җиткерер идегез? Нинди проблемаларыгыз бар?» – дигән сорауга егетләрнең өчесе дә, торак мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм ныграк булсын иде, диде. Нәкъ менә яшьләргә дигән ярдәм.

Балтачта бу өлкәдә проблема барлыгын җитәкчеләр дә яшермәде. Әнә, «Яшь белгеч» программасы буенча ярдәм итү быел районга алты кешегә генә каралган икән. Аның да әле берничәсе авыр хәлдә калучыларга, әйтик янгында тораксыз калучыларга бирәләр. «Кайчандыр АПК программасы буенча утызар, кырыгар, иллешәр миллион сум килгән еллар бар иде, хәзер исә биш-җиде миллион белән чикләнәбез. Ә торак төзергә чират торучылар саны – 250ләп», – ди Рөстәм Заһидуллин. Ә эш юк дигән проблема белән җитәкчеләр дә, яшьләр үзләре дә килешми икән. Бу очракта шул ук Бөрбаш авылында гомер итүче казыебыз Җәлил хәзрәтнең халык алдында яңгыраткан фикерен китерергә мөмкин: «Авылда эш юк дигән фикер – ялган ул. Алтмыш ел инде авылда яшим, бер генә көн дә эшсез торган юк».

 IMG_8672

Ял итү өчен шәһәрдән Балтачка кайталар

Ә күңел ачу чараларына килгәндә, бу өлкәдә мәшәкатьләр юк та кебек. Ни генә әйтсәң дә, Казан артык еракта түгел. Безнең әңгәмәдәшләр еш кына балалары белән күрше районнарга бассейнга барып кайталар икән. Тиздән үзләрендә дә булачак.

Балтачның үзендә менә дигән ял итү комплексы булдырылган. Шунда ук Сабан туйлары да уза. Аны сквер дип тә, парк яки ял итү, күңел ачу, сәламәтлек зонасы дип тә әйтергә була. «Халык иртә-кич шунда. Унсигез чакрымлык дистанциябез бар, җәй йөгерәләр, кыш көне – чаңгыда шуалар», – ди Рөстәм Заһидуллин. Чаңгы юллары яктыртылган. Чана тавы дигән урын да шунда гына. Бирегә ял итәргә, хәрәкәтләнергә әле, киресенчә, шәһәрдән күп кайталар икән. Пляж волейболы, пляж футболы өчен дә мәйданчыклар бар. Шунда ук махсус аланда зур экраннан… кино да карарга мөмкин!!! Машинада килеп туктыйсың, тиешле каналга басасың һәм үзеңне рәхәтләнеп кинозалда кебек хис итәргә мөмкин.

Алай гына да түгел, район башлыгының, җитәкчелекнең яшьләр белән җыелышып аралашып утыру урыны да бу. «Кичен җыелып, коймак белән чәй эчә-эчә, агымдагы мәсьәләләр хакында сөйләшеп утырабыз».

Бүгенге көннең иң популяр социаль челтәрендә утыручылар балтачлыларның анда үз «битләре» булуын күрәдер. Кайдан килә мондый заманчалык? Район башлыгы Рамил Нотфуллин: «Эшләвен эшлисез, әмма эшегезне күрсәтә белмисез», – дип дәгъвасын белдергәч, һәр бүлек үз «битен» ачарга була. Үзләренә пиар ясыйлар, анонслар, репортажлар биреп баралар. Кире элемтә чарасы буларак та әйбәт: яшьләр үзләре үк сораулар юллый, җаваплар ала.

 

Америка системасы турында

Спорт чарасы булсынмы ул, башкасымы – Балтачта Америка системасын кулланалар. Ягъни теге яки бу чараларны уздырганда, спорт ярышларына барганда һәм башка очракларда бюджеттан акча күп тотылмый, андый мөмкинлек тә юк. Иганәчеләргә таяналар. Әйтик, Балтачның төрле авылларында атна саен диярлек көрәш ярышлары уза. Каян акча табалар соң болар, дип аптырыйсы түгел инде. Эшкуарларга афәрин диясе генә.

Гомумән алганда, Балтачта әлегә спорт корылмалары әллә ни күп түгел. Күрше районнар белән чагыштырганда базаның сыеграк булуын җитәкчеләр үзләре дә таный. Ләкин…

Әнә шул «ләкин»е кызык та инде. Әйтик, Балтачта боз сарае юк, ләкин районның ветеран хоккейчы егетләре 2013 елда, Татарстанда җиңеп чыгып, Владимир Путин идеясе белән уздырыла башлаган Төнге хоккей лигасына Сочига барып кайталар. Ике командалары Казан лигасында чыгыш ясап, икесе дә чемпион булып танылган. Әлеге ярышлар төнлә уздырылганлыктан, кич автобусларга төялеп, кырыклап егетләре Казанга чыгып китә икән. «Быел Спартакиадада 2002-2003 елгы егетләребез боз сарайлары булган күрше Арча, Саба, Кукмараны – барысын да җиңеп чыктылар.

28 хоккей мәйданчыгыбыз бар, авыллардагы ачык шугалаклар инде бу. 18 ир-атлар командасы бар, 5 ветеран командасы, 22 балалар командасы», – дип горурланып сөйли Рөстәм Балтач хоккейчылары турында. Кышын шугалакларда уйнасалар, җәй-көз айларында шул ук хуҗалык яки эшмәкәрләр ярдәме белән күрше тирә районнарның сарайларында шөгыльләнәләр. Берәү әнә сөйли ди: Сабаның боз сараена кергән дә, анда исә Яңгулның югары һәм түбән очлары уйнап ята ди. Бүгенге көндә өч егетләре төрле еллардагы Русия җыелма командасы составында күнегүләргә чыгып киткән.

Кызык: Боз сарае төзелә калса, Балтачта хоккей шаукымы бу дәрәҗәдә үк булырмы икән?

Балтачлыларның һәр ун елда дөнья чемпионнары булган. Әйтик, 90 елларда Әлфия апа Зыятдинова, 2000-2010 еллар аралыгында Айдар Хәйретдинов белән Ранил Габдрахмановлар, бүгенге көндә кул көрәштерү буенча ике егетебез бер кызыбыз дөнья чемпионы булып танылды. Фарис Вәлиев дигән егетебез Бразилиягә кадәр үк барып кайтты.

          «Акча-җирдә, иелеп ала белергә генә кирәк»

Эшкуарлар дигәннән, алар белән дә таныштык без Балтачта. Менә Бөрбаштан сөт җыючы егет Рәнис Габдрахманов. Бер нигездә әти-әнисе белән гомер кичерә, бердәнбер малай булгач, әтисе башлаган бизнесны ул дәвам итәргә ниятләгән. Дөресен генә әйткәндә, сөт җыю – гаиләнең бизнес-проектында булмый, алар кибет тота, умарталар үрчетә, тире дә җыялар – яшәргә җитә. Авыл советыннан шундый үтенеч белән килгәч, юк дип әйтмәгәннәр, билгеле. Рәнис хәзер ике авыл – Бөрбаш һәм Сәрдегән хуҗалыкларыннан сөт җыеп, Балтачтагы сөт-май заводының Яңгулдагы филиалына илтеп тапшыра. 300 мең сумлык грант отып, сөт җыю машинасы да ала алган. Сөткә бәя генә менә, елына карап төрлечә була. Быел җәй литрын 17 сумнан, кышын 24 сум итеп биргән чаклары да булган. Шунысы кызык, йортлар саны буенча Бөрбаш авылы зуррак булса да, Сәрдегәндә сыерларны күбрәк асрыйлар икән.

Цивилизациягә якынрак булган саен, авыл эшләреннән читләшәрәк төшкән халык. Ә Рәнис үзе эштән куркып тормый. Хатыны – Салавыч кызы Гөлүсәгә дә, авылда яшәргә риза булсаң гына кияүгә чык, ди. Хәзер әнә ике ул – Самир белән Кәримне үстерәләр, сыер, ике ат тоталар, бәрәннәр, казлар асрыйлар. Бөрбашта социаль статусыңны машиналы булу күрсәтми, мал асрау кирәк! Югыйсә, сиңа ялкау дигән ярлык та тагып куярлар. Тырышлык дигәннән, бу нигездә бабалары Габдрахман да кибет тоткан, бер көтү ат асраган. Репрессия җилләре исә башлагач, каралты-курасын сүтеп атып, яккан. Авылның Гарифулла исемле баена катырак эләгә: Бөрбашта шырпы заводы ачып, тирә-күрше авыл халкына да эш урыннары булдырган эшкуарны Себергә сөрәләр. Югыйсә, шырпыларны ат арбасына төяп, Финляндиягә кадәр илтеп саткан эш остасы була бит ул! Бу яклардан тимер юл үтәчәк дигән хәбәр ишетүгә, байлык төяп, Казанга юл тота – Бөрбаш тирәсеннән тимер юлы салдыруны юлларга керешә. Әмма Саба-Кукмара байлары берләшеп барган икән. «Минем бер мичкә балым җитмәде», – дигән Гарифулла. Вакытлар үтеп, аның йорт нигезен сүткәндә бер мичкә иске акчаларга да юлыгалар. «Авыл буйлап акчалар очып йөрде», – дип сөйли Рәнис Габдрахманов. Үзенең балалары да нигездә калуны тели ул. Авыл бетмәсә, монда эш бетмәячәк, ди.

Карадуган егете Рөстәм Исмәгыйлев туган авылында сугым цехы ачып җибәрергә ниятләп тора. Цех төзелеп беткән инде, вак-төяк эшләре генә калган. Үзе бик оптимист, «Акча ул җирдә ята, аны иелеп, ала белергә генә кирәк», – ди. Цехка ихтыяҗ булыр, әлбәттә. Авыл хуҗалыгы районы булган Балтачта иң кирәк тармакларның берсе бит. Моннан берничә ел элек кертелгән яңа ветеринар таләпләр дә мал-туарны шундый комплексларда сую ихтыяҗын тудырган. Элеккегечә өй артына алып чыктың да суеп саттың гына түгел шул. Теләгән кеше бирегә терлеген алып килеп (яки үзләре барып алалар) суя, суыткычларда саклый яки туңдыра ала. Тиешле справкалар да бирәләр. Мондагы шартлар аларның чисталыгында да шик калдырмый. Ит белән шөгыльләнгәнгә күрә, биредә сатып алырга да мөмкиннәр.

Бетон түшәлгән ишегалдына теләсә нинди машина кереп йөри алмый. Цехка керер алдыннан, махсус кулган машинаның тәгәрмәчләре юыла. Анысы да монысы, хәләл цех булачак бит! Хәләл булуында шик калмасынга, тиешле идарәдә утыручылар онлайн-режимда күзәтә алсын өчен видеокамералар да урнаштырылган. «Бүгенге көндә теләсә нинди кәгазьне ясап була, үзебез дә еш кына теге яки бу итне алганда, хәләлме-юкмы икәнлегенә шикләнәбез. Аяк чалырга теләүчеләр дә имеш-мимеш таратырга мөмкин. Ә минем продукциямдә шик булуын теләмим», – ди эшкуар үзе.

Аннан соң егерме кешегә эш урыны дигән сүз дә. Рөстәмнең өметләре зурдан – киләчәктә сугым цехы янәшәсенә ит комбинатын да сафка бастырасы иде, ди. Хәзер дә ярдәм сорап килүчеләр гозерен кире какмаска тырыша ул, «Акчаны табарга була, Ходай бәла-казалардан сакласын», – ди. Хатыны Алсу Ижау ягыннан. Баштарак шәһәрнең күңелне ымсындырган рухына кызыгып, ирен күченеп китәргә ниятләп карый. Әмма, шәһәрнең дүрт стенасына кысылып яшәргә теләмим, дигән иренә каршы киләмени инде? Хәзер язмышына күнгән. Иң мөһиме – гаиләдә татулык, ирең кайда – илең шунда, ди ул.

Балтач безне яңгыры белән озатып калды. Яңгыр яуса, икмәк була, ди халык. Башлаган һәр эшләре хәерле, икмәкле, бәрәкәтле булсын инде.

Р.Сабиров фотолары

Комментарий язарга