БАРЛЫК СПОРТ ТӨРЛӘРЕ БУЕНЧА ДА «БИШЛЕ»!

Зәй районы бүген күптөрле күрсәткечләр буенча алдынгылар рәтендә тора. Шул исәптән, спорт өлкәсендә дә сынатмый, бу юнәлештә уңышлы гына үсеп килүче төбәк санала. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл ди халык. Зәй муниципаль районы хакимияте башлыгы Разыйф Гали улы Кәримов тә шундый фикердә тора.

– Татарстанда яшәп, эшләп, физкультурага битараф калу, спортны үз итмәү һич мөмкин түгел, – дип башлады сүзен җитәкче. – Чөнки бездә бу уңайдан  әйтеп бетергесез зур эш башкарыла һәм сәламәт яшәү рәвеше дә шултиклем үскән. Өстәвенә, республикабыз зур спортка шактый күренекле шәхесләр дә биргән, яшь буын алар белән горурлана, фигыль-гамәлләрен үзләренә үрнәк итеп куя. Мисал өчен, безнең гүзәл Зәй районында Саппорода чаңгы ярышы буенча олимпия чемпионы калган Федор Симашев, Калгарида алкалы хоккей уйнап җиңү белән кайткан Евгений Давыдов туган.

Һәр җитәкче аңлый: иң уңышлы проект – халыктан чыккан идея, теләк-тәкъдим. 2015 елны район күләмендә Хезмәт кешесе елы дип игълан иткән идек. Безнең өчен һәр зәйленең фикере мөһим, һәммәсенең фидакарь хезмәтен күрергә һәм тиешле игътибар бирергә тырышабыз. Ватанга хезмәт – үзеңә хезмәт итү ул. Халык да моны яхшы белә. Райондашлардан: «Адәм баласына эшләү, хезмәт итү өчен, беренче чиратта, исәнлек кирәк. Сәламәт яшәү рәвеше алып бармыйча, җитештерүне дә арттырып, тәртип тә урнаштырып булмый. Яшьләребез спорт белән кызыксынмаса, ә өлкәннәргә гомерләрен озайту өчен шартлар тудырылмаса, районның киләчәге булырмы икән?» дигәнрәк фикерләр ишетелде. Йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып ирешми калмый. Сәламәт – зур байлык шул, яшәешнең нигезе. Халыктан килгән теләк-тәкъдимнәрне барлып, уртак фикергә килдек: 2016 елны Спорт һәм сәламәт яшәү елы дип игълан иттек.042

Әлбәттә, әлеге карарны тирә-юньгә яңгыратканчы эш планы булдырдык. Әгәр аның язма рәвешен күрсәгез, ул саллы гына иншалар җыелмасын хәтерләтер иде. Мәсьәләне җентекләп өйрәнү исә алдагы биш ел өчен район күләмендә сәламәтлекне нинди юллар белән ныгытып була икәнен чамаларга мөмкинлек бирле. Килешәсездер, марафон йөгерүчегә «календарьда көн бетте, ике йөз метрдан дистанция тәмамлана» дип әйтә алмыйсың. Шуңа күрә, спорт һәм сәламәтлек темасын дәвам итеп, 2017 елны Балалар һәм үсмерләр елы дигән исем астында уздырырга булдык.

– Шулай да, кире 2016 елга әйләнеп кайтыйк әле…

– Бик уңышлы, мул ел булып тарихка язылыр дип ышанам. Чөнки район тормышында бер генә атна да ниндидер ярышсыз – ә ул ишегалды уеннарыннан алып республика һәм бөтенрусия дәрәҗәсендәге турнирларга кадәр узмады. Иң мөһиме – ниятебезгә ирештек: халыкның спорт хәрәкәтенә җәлеп итә алдык. Шунысы да куандыра, хәзер бездә бөтен кеше,  кем әйтмешли, бәбиләр дә, әбиләр дә, апалар-абыйлар да спорт дип җан ата.  Сүз дә үк, моңа предприятие, фирма, офис, оешма эшчеләре арасында уздырыла торган спартакиаданы җанландырып җибәрү, ветераннар һәм өлкәннәр өчен турнирлар, балалар арасында ярышлар һәм уеннар оештыру ныклы этәргеч бирде. Хәзер инде районыбызның һәр кешесе күңеленә хуш килгән спорт корылмасында районыбызда уңышлы гына үсеп киткән унҗиде спорт төре арасыннан үзе теләгәнен сайлый һәм рәхәтләнеп шөгыльләнә ала.

Әлбәттә, без моңа җиңел генә ирешмәдек, шактый маңгай тире түгәргә туры килде. Беренчедән, спорт инфраструктурасы булдырдык. Биш универсаль спорт мәйданчыгы гына төзелде. Чаңгы ярышы һәм биатлон Федерациясе тәкъдиме белән, яктыртыла торган ике трасса һәм чаңгы базасын эшләтеп җибәрдек. Чаңгы шуарга теләүчеләргә файдаланып тору өчен йөз илле пар чаңгы кайтартылды. Олимпия чемпионы Федор Симашев исемен йөрткән Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе (ДЮСШ) бинасына капиталь төзекләдерү уздырдык. Әкренләп «Энергия» стадионын яңартабыз – йөгерү юлы салынды, җиңел атлетика өчен ике сектор эшләнде инде.

Ә иң куандырганы: узган ел Зәй спортчылары ярышларда өч йөздән артык медаль яулады! Бу батырлар арасында өч мәртәбә дөнья чемпионы калган Регина Салихова аерым игътибарга лаек. Ул Зәй тарихында беренчеләрдән билбаулы көрәш буенча Русиянең атказанган спорт мастеры исеменә ия булды. Шулай ук татарча көрәшеп республикада күп мәртәбә батыр калган Радик Саләхов, билбаулы көрәш буенча дөнья кубогы яулаган Екатерина Бусова, гер күтәреп дөнья чемпионы данын казанган Рафис Гатин исемнәрен атап китәргә телим. Алар – районыбызның горурлыгы. 2016 елда ДЮСШта шөгыльләнүчеләргә йөз туксан разряд бирелде. Җитмеш бала һәм үсмер үзләренең разрядларын раслады, унбер кеше беренче спорт разряды алды, бишесе спорт мастеры исеменә ия булды, тагын унбиш кеше спорт мастеры кандидаты дәрәҗәсен йөртә хәзер.

Ел дәвамында Зәй муниципаль районы спортчылары үзебезнең җирлектә узган – 103, республика күләмендә үткәрелгән – 125 ярышта катнашты. Моннан тыш, 34 Русиякүләм һәм 3 халыкара дәрәҗәдәге спорт ярышларында көч сынаштылар. Киокусинкай (каратэның бер төре) көрәшчеләренең уңышлары да район халкының кәефен күтәрде. Аларның тренерлары – ничә буын әлеге каратэ төре белән шөгыльләнүче Ревиннар. Илшат Халиков һәм Ринат  Бикмеев җитәкләгән яшь футболчыларны, хоккей дружинасын, җиңел атлетчылар командаларын искәрми ярамый. Хоккей белән футболдагы ярышларда гомумән алга ыргылдык: 2003-2004 елгы яшь хоккейчылар арасында А.В. Тарасов исемендәге «Алтын алка» клубы призына уздырылган Республика этабының финал уеннарында өченче урын; 2004 елгы үсмерләр хоккей командалары Беренчелегендә шулай ук өченче урын; ирләр командалары арасында хоккей буенча Татарстан Беренчелеге һәм чемпионатында янә өченче урын;  1999-2000 елгы үсмерләр өчен үткәрелгән футбол буенча «Б»  Дивизионы Республика Беренчелегендә икенче урын яуладык. Бу узган елда ирешелгән уңышлар гына.

Күптән түгел Русия турнирларында республика җыелма командасын яклап чыгыш ясаган чаңгычылар Петр Коронов, Анна Нечаевская, Егор Казариновның уңышы да соклану һәм горурлык хисе уята. Форсаттан файдаланып шуны да әйтим әле, Петр Коронов – Федор Симашевның якташы, ул туган авылда дөньяга килгән, ул укыган мәктәптә белем алган.

2016 елда Милли көрәш буенча Республика Федерациясе безгә беренче тапкыр иң абруйлы ярышларның берсе – каһарман шагыйрь Муса Җәлил призына турнирны Зәй районында уздыруны ышанып тапшырды. Спортчылар, хөкемдарлар һәм җанатарлар канәгать калды дип уйлыйм, алар авызыннан турнир югары дәрәҗәдә узды дигән фикерләр, җылы сүзләр ишеттек. Әлеге ярышта ирешкән күрсәткечләр исә ямь өстенә ямь өстәде. 50 токым арасында Зәй районы җыелма командасы беренчелеккә чыкты. Менә шундый җиңүләр иңгә канат куя, спортны үстерү теләген тагын да көчәйтә. Чөнки шулай итеп кенә ирешелгән уңышны, күтәрелгән биеклекне саклап тора алачакбыз.

2014 елда «Зәй муниципаль районында физик культура һәм спортны үстерү» дигән муниципаль максатлы (целевая) программа гамәлгә керде. Шуннан бирле район күләмендә даими төстә спорт белән шөгыльләнүчеләр саны халыкның кырыш биш проценттан артыграгын тәшкил итә. Әлеге программаның үз максатлары бар. Берсе – барлык спорт төрләре буенча да республиканың лидерлары бишлегенә эләгү. Горурланып әйтәм, Татарстанда киң таралган төп спорт төрләре буенча без әлеге бурычны үтәдек. Баксаң, яхшылап уйлап һәм зур кызыксыну белән эшләгәндә, шәп кенә күрсәткечләргә ирешеп була икән. Зәйдә «Милләтләр кроссы» («Кросс наций») узганда йөгерергә җиде меңнән артык кеше чыкты. Беренче мәртәбә бу чарада мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар да катнашты. Кайчандыр яшьләр арасында бик популяр булган волейбол уены районда сүнгән диярлек, ярышларда, күп дигәндә, дүрт команда катнаша иде. Әлеге программа йогынтысы – район һәм шәһәр предприятие һәм оешмалары арасында уздырыла торган «Сәламәтлек» ярышында беренчелеккә ундүртләп волейбол командасы дәгъва кыла.013

Башкаларга кадерле буласың килсә, үзең кадер күрсәт, диләр. Шуңа да күрә нинди генә эшкә тотынсак та, мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызны да онытмыйбыз. Физик культура белән шөгыльләнергә, спортка аларны да җәлеп итәргә тырышабыз. Язмыш тарафыннан кыерсытылган кеше өчен бу бигрәк тә мөһим. Андыйларның саны районда өч меңнән арта, йөз сиксән бише – балалар. Физик культурага мөкиббәннәре – биш йөз егерме сигез кеше, бу гомуми санның унҗиде бөтен уннан алты процентын тәшкил итә. 2016 елда «Һәркемгә уңайлы мохит» («Доступная среда») программасы кысаларында Зәйнең Спорт-сәламәтләндерү комплексында бер миллион сумлык эш башкарылды. Инвалидлар җәмгыяте әгъзаларына спорт һәм тренажер залларына, бассейнга, «Энергия» стадионына, Боз сараена, «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендәге тренажер залына бушлай йөрү мөмкинлеге каралган. Зәй командасы республика ярышларында катнашсын өчен дә көчебездән килгәннең барысын да эшлибез. Узган ел үзебездә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында шахмат, урыс һәм халыкара шашка буенча ТР Чемпионы да үткәрелде.

Алда әйткәнемчә, ел саен унҗиде спорт төре буенча шәһәр предприятиеләре, оешмалары арасында һәм ундүрт спорт төре буенча җирле үзидарәләр һәм агрофирма тармаклары катнашында «Сәламәтлек» Спартакиадасы гөрли. Җиңүчеләр һәм призерлар дүрт йөз мең сумлык  спорт кирәк-яраклары белән бүләкләнә. Бу ярышларда командаларга көч биреп торучыларны күрсәгез иде! Уенчыларның хезмәттәшләре, гаиләләре, дуслары рухланып, канатланып җан ата. Бу «вирус» инде аларның балаларына йокмый калмый. Шуны истә тотып, шимбә көннәрендә балалар бакчаларында төрле чаралар уза. Анда сабыйлар әти-әниләре белән спорт ярышларында һәм эстафеталарда рәхәтләнеп күңел ача. Шиксез: киләчәк буын сәламәт яшәү теләге белән янырга тиеш. Уңыш ул – миһербанлылык һәм күмәк көч нәтиҗәсе. Моңа ирешү өчен гаиләле булу да, исәнлекне кайгырту да зарур. Балалар районның спорт тормышы белән якыннан танышсыннар, белеп, күреп үсеннәр дип, аларны Зәйдәге спорт корылмаларына экскурсияләргә дә алып баралар. Узган ел беренче мәртәбә «Физкультурник көне» дигән спорт бәйрәмендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Спорт белән дуслашыгыз» дигән фестиваль дә үткәрдек.010T7602

Бүгенге көндә Зәй муниципаль районы җирлегендә күңекмәләр, ярышлар уздыру, физик культура, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау вазыйфасын дүрт балалар-үсмерләр спорт мәктәбенә –  «Барс», «Зәй», Ф.П. Симашев исемендәге ДЮСШ, «Яшьлек» башкара. Спорт мәктәпләрендә алтмыш өч тренер-укытучы эшли.

Районыбыз тормышының аерылгысыз кисәгенә әйләнгән мәртәбәле республикакүләм турнир турында әйтү дә урынлы: бу – Р. Ш. Фәрдиев истәлегенә уздырыла торган көрәш. Турнирның тамыры тирәнгә китсә дә, республика ярышлары мәйданында ул икенче ел гына оештырыла. Анда  ике йөздән артык ир-егет бил алыша. Гомумкоманда зачетында Зәй җыелма командасы икенче ел рәттән инде беренчелекне бирми. Ни өчен әлеге чарага аерым тукталдыммы? Чөнки монда спорт, тарих, тугрылык, изге эшкә ышаныч һәм аның үлемсезлеге – барысы да бер чатта кисешә. Бу инде янә бер кат спортның киңкырлы, күпьяклы булуын күрсәтә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына үткәрелә торган Авыл хуҗалыгы эшчәннәре көненә багышланган көрәштә дә районыбыз егетләре сынатмады. Өч йөздән артык катнашучы арасында Зәй җыелма командасы өченче урын белән кайтты. Безнең өчен бу «бронза» аеруча зур кыйммәткә ия. Чөнки зәйлеләр тәүге тапкыр лидерлар исемлегенә эләкте.

Зәй муниципаль районында «Готов к труду и обороне» дигән Бөтенрусия физкультура-спорт комплексын төзү дә дәвам итә. Узган ел спорт корылмаларында мәктәп укучылары гына түгел, райондагы барлык өлкә эшчеләре дә тест узды.

Әйе, физик культура һәм спорт сәламәтлек сагында тора. Аннары бит яхшы гадәт яманын куарга сәләтле. Шуны истә тотып, үземнең һәм Зәй халкы исеменнән ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка республика халкында спортка мәхәббәт уятканы, аны үстерергә булышканы өчен рәхмәт әйтәсе килә. Узган ел Зәй районы спорт инфраструктурасы өчен миллиард сумнан артык бюджет инвестициясе алды. Безгә эшлекле сәфәр белән РФ спорт министры Виталий Мутко, Русия көрәш федерациясе җитәкчесе Җәүдәт Миңнәхмәтов, республиканың хәзерге һәм элеккеге спорт министрлары Владимир Леонов белән Рафис Борһанов килеп китте. Спорт өлкәсендәге хыялларны чынга ашыруда һәм төрле чараларда катнашканда РФ чаңгы узышлары һәм биатлон Федерациясе Президенты Елена Вяльбе, ТР Чаңгы узышлары Федерациясе Президенты Илшат Фәрдиевның ярдәмен дә тоеп яшибез.150

– Разыйф әфәнде, быел нинди уй-теләкләр белән янасыз?

– Хәзерге вакытта XI укучылар Спартакиадасына, М. Җәлил истәлегенә үткәрелә торган республика көрәшенә әзерләнәбез. ТР «Авыл яшьләре» Х җәйге авыл спорты уеннарының финалын 9-13 июльдә Зәйдә уздырырга җыенабыз. Барлык районнарның да командаларын катнашырга һәм йөрәкне җилкендерә торган спорт ярышларын карарга чакырып калам. Зәй республика, илкүләмендәге яшьләренең спорт һәм дуслык мәйданына әйләнергә күптән әзер!

Соңгы елларда милли көрәш буенча уңыш казанган спортчылар турында кыскача белешмә.

  1. Сәләхов Радик Сирин улы (Сармашбаш авылы) – татарча көрәш һәм билбаулы көрәш РФ спорт мастеры; Дөнья беренчелеге көмеш призеры; Русия Кубогы җиңүчесе; билбаулы көрәш буенча Русия Кубогы бронзо призеры (2015); Русия, ТР Беренчелеге һәм Чемпионатлары, билбаулы көрәш буенча республика, бөтенрусия һәм халыкара ярышларның күп мәртәбәле җиңүчесе һәм призеры; 2011, 2014, 2015 елларда көрәш буенча Русия чемпионы; М. Җәлил истәлегенә багышланган «Ватаным Татарстан» газетасы призларына үткәрелгән көрәш турнирының ике мәртәбә чемпионы; «Батырлар бәйгесе» (2015) ярышының көмеш призеры; ТР атказанган спорт мастеры Д. Галиев истәлегенә оештырылган республика көрәш турниры батыры (2015); шушы ук турнирның бронза призеры (2016). Зәй  ГРЭС хезмәт куя.
  2. Хәмидуллин Руслан Роберт улы – билбаулы көрәш буенча РФ спорт мастеры; татарча көрәш һәм билбаулы көрәш буенча ТР Беренчелеге һәм Чемпионатлары, республика һәм бөтенрусия ярышларының күпмәртәбәле призеры; М. Җәлил истәлегенә багышланган «Ватаным Татарстан» газетасы призларына үткәрелгән көрәш турнирының көмеш призеры (2015), быел шушы ук ярышның бронза призеры. «Елховнефть» оешмасында эшли.
  3. Гадершин Булат (Чыбыклы авылы) – татарча көрәш һәм билбаулы көрәш буенча спорт мастерына кандидат; юниорлар арасында ТР һәм Русиянең көрәш чемпионы; билбаулы көрәш буенча Русия Кубогы бронза призеры; Д. Галиев истәлегенә оештырылган республика көрәш турниры бронзо призеры (2015, 2016); авыл командалары арасында узган билбаулы көрәш буенча ТР Чемпионатының бронзо призеры (2016); юниорлар арасында оештырылган билбаулы көрәш буенча Русия беренчелеге батыры (2016); ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына үткәрелә торган Авыл хуҗалыгы эшчәннәре көненә багышланган көрәш батыры (2016). КФУның Алабуга институты студенты.
  4. Әхмәтшин Айнур Ансар улы – көрәш буенча Русия спорт мастерына норматив тапшыра (2015); Д. Галиев истәлегенә оештырылган республика көрәш турниры көмеш призеры (2012); көрәш буенча ТР Чемпионаты бронза призеры; Олимпия һәм милли спорт төрләре буенча Бөтенрусия фестивале җиңүчесе (2015); «Себер Кубогы» Бөтенрусия көрәш турниры батыры; Көрәш буенча республика Чемпионатында көмеш призер (2015). Якты Күл авылы мәктәбе директоры.
  5. Каримов Динар Миңнешамил улы – көрәш буенча Русия спорт мастеры; Д. Галиев истәлегенә оештырылган республика көрәш турниры көмеш призеры (2015), батыры (2016); Олимпия һәм милли спорт төрләре буенча Бөтенрусия фестивале җиңүчесе (2015); «Себер Кубогы» Бөтенрусия көрәш турниры җиңүчесе; ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына үткәрелә торган Авыл хуҗалыгы эшчәннәре көненә багышланган көрәштә көмеш призер; көрәш буенча республика Чемпионаты призеры (2015); М. Җәлил истәлегенә багышланган «Ватаным Татарстан» газетасы призларына үткәрелгән көрәш буенча республика турнирының бронзо призеры. Спорт-сәламәтләндерү үзәге мөдире.
  6. Хәйруллин Илнар Гайсә улы (Гайсович) – билбаулы көрәш буенча РФ спорт мастеры; 2015 көрәш буенча Русия спорт мастеры нормативлары тапшыра; «Себер Кубогы» Бөтенрусия көрәш турниры җиңүчесе. «Энергия» стадионы мөдире, көрәш буенча тренер-укытучы.
  7. Фаршатов Рамил Фәнис улы – Русия халыкларының традицион көрәш төрләре буенча X фестивальнең көмеш призеры (2015). Мәктәп директоры.
  8. Сәләхов Рөстәм Сирин улы (Сармашбаш) – татарча көрәш һәм билбаулы көрәш буенча спорт мастерына кандидат; билбаулы көрәш буенча Дөнья беренчелеге бронзо призеры (2014); ТР Президенты кубогына 1999-2001 елгы үсмерләр арасында көрәш буенча узган ачык республика турниры көмеш призеры; «Татарстан яшьләре» газетасы призына 1998-1999 елгы үсмерләр арасында көрәш буенча узган республика беренчелеге бронзо призеры. Зәй политехника көллияте студенты.
  9. Сәхәбиев Альберт Раил улы – көрәш буенча спорт мастерына кандидат; 2000-2001 елгы үсмерләр арасында узган ТР укучылары Спартакиадасында көрәш буенча көмеш призер; «Сабантуй» газетасы призына 2000-2001 елгы үсмерләр арасында узган көрәш буенча республика Беренчелеге җиңүчесе; 1998-99 һәм 2000-01 үсмерләр арасында оештырылган Русия Беренчелегендә көрәшеп батыр кала; ТР беренче Президенты Кубогына 2000-2002 елгы егетләр арасында үткәрелгән республика ярышында көмеш призер.
  10. Талипов Булат Азат улы – ТР беренче Президенты Кубогына 2000-2002 елгы егетләр арасында үткәрелгән республика ярышында бронзо призеры. Зәй политехника көллияте студенты.
  11. Павлик Сергей Евгеньевич – халыкара класслы спорт мастеры; Универсиада-2013 җиңүчесе; Татарстан һәм Русия чемпионы; ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына үткәрелә торган Авыл хуҗалыгы эшчәннәре көненә багышланган көрәштә бронзо призеры; М. Җәлил истәлегенә багышланган «Ватаным Татарстан» газетасы призларына үткәрелгән көрәш буенча республика турниры җиңүчесе.
  12. Хәмидуллин Зөлфәт –республика ярышларында күпмәртәбә җиңү яулый, призер була.
  13. Насыйбуллин Ислам – ТР укучылары IX Спартакиадасында көрәш буенча көмеш призер (2013); Спартакиаданың финалында 4 урынны яулый.
  14. Кашапов Айзат Әсхәт улы – билбаулы көрәш буенча республика чемпионатында – көмеш, милли көрәш буенча бронзо призер була; Сабантуйларда үз авырлыгында күп мәртәбә батыр кала. Ни кызганыч, 2015 ел вакытсыз арабыздан китә.

 

Комментарий язарга