Бармы ул елатырдай җыр?

…Ә мин быел кибән куйдым да, кичен чикерткәләр концерты башлангач, мунча алдына кереп йокларга ашыкмадым. Кибән төбенә тәгәрәдем. Чыклы, баллы кич иде; кибән төбенә куйган транзистордан Казан концерты ишетелеп торды. Чикерткәләр моңына кушылып, Хәйдәр Бигичев тавышы яңгырады: «Керим әле урманнарга, урманның карасына, сөйлим әле серләремне сандугач баласына, сандугач баласына…» Күзләремә яшь тулды. Чикерткәле чыклы кич, җиләк исле печән, талгын җылы һава дулкыны, гаҗәеп талантлы Рөстәм Яхин музыкасы, ерак океаннарда йөзгән, өч-дүрт айга бер хаты килгән газиз улым, үзәгеңә үтәрлек моңга ия Хәйдәр тавышы, эчем тулы сагыш – мин газап кичердем, саташам дип курыктым. Ә җырчы әле һаман бәгырьне телгәли иде: «Керим әле урманнарга, каеннар арасына, бәлки дәвалар табармын йөрәгем ярасына, йөрәгем ярасына…» Концертның шуннан соңгы өлешен мин тыңламадым, чөнки кибән итәгендә тәгәри-тәгәри елый идем.

Мөхәммәт МӘҺДИЕВ

Ә бүген?! Бүген бармы бәгырьләргә үтеп кереп, җаннарны актарып атардай, елатырдай җыр? Бармы ул? Әллә күңелләрне мөлдерәмә тутырып ташытырдай җырлар Хәйдәрләребез белән китеп барды, Илһам-Әлфияләребез белән чалардымы? Үзе башкарган җырның мәгънәсен дә аңламаган җырчылар, көненә йөзәрләгән җыр сүзләре язарга, дөресрәге, өч-дүрт тапталып беткән сүздән чын шигырь исе дә килмәгән куплетлар корыштырырга сәләтле каләм ияләре, компьютер ярдәмендә көй шапылдатырга остарган “талантлар” кавеме килдеме? Елату түгел, андый җырлар истә дә калмый бит.

Менә шундыйрак төшенке уйларга бирелеп, бүгенге татар җырыннан гайрәт чигеп яшәгән бер мизгелдә колагыма чын җыр килеп иреште. Чын моң. Чын җырчы. Нәрсәсе гаҗәп, мин ул җырны көне-төне затсыз җырлары белән эчне пошырган татар музыкаль каналларыннан да, татарча сөйләргә азапланучы радиолардан да ишетмәдем. Федераль каналдан, урыс дәүләтенең урыс башкаласында оештырылган җыр бәйгесендә яңгырады ул. Халкыбызның йөзек кашы Сәйдә Мөхәммәтҗанова башкарган “Су буйлап” җыры әллә нишләтте. Елатты, уйландырды, иелгән башларны күтәртте. “Идел бит ул, тирән бит ул, тирән бит ул, киң бит ул. Караңгы төн, болытлы көн, Без аерылган көн бит ул…” Бу сүзләр, бу көй тамырларда, күзәнәкләрдә йокымсыраган кан хәтерен, рух хәтерен уятты. Татарның бөтен фаҗигасен, бөтен язмышын, шатлык-сөенечләрен ачты да, бәгырьләрне телде, күзләрдән яшь акты. Җырның сүзләрен сугышка киткән бабайларның туган җире белән хушлашуы дип тарайтыбрак аңлатырга тырышалар, минемчә. “Без аерылган көн бит ул” – кан-яшь елатып, Ватаныннан аерылган Сөембикә сагышы да, туган җиреннән сөрелгән-куылганнарның бәхилләшү авазы да, әле бүген дә барча кыйтгаларга сибелеп, чәчелеп, кайчакта олы дөнья киңлегендә йотылып бетеп яшәргә мәҗбүр милләтебезнең җан ярасы булып та яңгырады кебек бу юллар. Әнә шуңа да Сәйдәне тыңлаганда барыбыз да еладык. Ачысын-төчесен байтак күргән өлкәннәребез дә, үз кавеменең рухы сүнәргә өлгермәгән яшьләребез дә. Әлеге чыгыштан соң Сәйдәне шактый күп әңгәмәләргә, очрашуларга чакырдылар. Олпат каләм ияләре авызыннан да: “Елатырдай бу моң сиңа кайдан килә? Ничек шулай барыбызны да елатырдай җырлый аласың?” – ише сораулар яуды. Сәйдә, зыялы кыз буларак, җавапсыз калмады, шулай да әлеге сорау урынсыз, бераз мәгънәсезрәк тә, минемчә. Җаннарны айкардай, халкының бөтен дәһшәтле язмышын ачып салырдай моң бу балага Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән. Сәйдә әле яшь, ул әле татар милләтенең нинди сынауларга дучар булганлыгын да, бүгенге халәтен дә бөтен колачы белән белеп, аңлап, кабул итеп тә бетерә алмыйдыр, әмма меңьеллык геннар аша күңеленә күчкән рух хәтере аның башкарган җырын бәгырьләрне телердәй, елатырдай итә. Әйе, елатты бу җыр. Барыбызны да елатты. Татар моңы урыс, чит ил аһәңнәре арасында югалып калмады, горур, дәрәҗәле, затлы яңгырады. Рәхмәт сиңа, Сәйдә!

Күзгә яшь китергән икенче җыр, дөресрәге, бу очракта, көй – Вәсим Әхмәтшинның “Кошларым” җыры. Артур Гыйниятуллин (Маузер Sax) исемле егет саксофонда башкара аны. Бер карасаң, әлеге уен коралы безнең халык өчен ят та кебек, тик күңелгә үтәрлек моңга чикләр юк ахрысы. Еш күрсәтәләр әлеге клипны, караган саен күзләр яшьләнә. Бу көйдә дә сагыш, бу көйдә дә әйтеп бетергесез моң. Әллә соң, Ходаем, безнең халыкның күңел дәрьясы гамьле моңнардан гына торамы? Җиңелчә-күңелле җыр-көйләр күңел кылларын нигә бу кадәр тибрәтми соң? Моның серен, мөгаен, тирәннәнрәк, халкыбыз кичкән сынаулы дәверләрдән эзләргә кирәктер.

Беркөнне колагыма тагын бер җыр килеп керде. Колактан гына сызгырып чыгып китмәде, күңелгә ургылды. Акыл аңлап-төшенеп җитәргә дә өлгермәде, күзләр яшьләнгән иде инде. “Алканат” төркеме белән Салаватның “Язмыш” җыры иде бу. Салаватны аңларга була, өч дистә елга якын татарның чын җырчысы булып, елатып-көлдереп иҗат итә ул. Соңгы елларда җырлары тагын да мәгънәле, саллы була бара аның. Ә “Алканат” турында ни әйтергә? Шайтан музыкасы дип татар-мөселманыбыз тарафыннан каргалган рок өслүбендә җырлый бит бу төркем! Безнең кавем өчен ят дигән мөһер сугылган музыка татарны елата аламы? Табышмакның җавабын мин әле һаман да чишә алмыйм. Бу җырны тыңлаган саен тын гына елый бирәм.

Инде килеп, елатырдай бу көй-җырларның башкаручылары турында да бер-ике сүз. Гаҗәп бит, Сәйдә дә, Артур да шәһәрдә туып-үсеп, шәһәр тәрбиясе алган ике яшь кеше. Алканатлыларның төп чыгышы Актаныш якларыннан булса да, җырчы-музыкантлар булып шәһәрдә өлгергән егетләр алар. Татарны милләт итеп саклардай талант ияләре бары тик авылдан гына чыга дигән стереотипны кире кага түгелме соң бу? Ничек аңларга бу табышмакны? Шәһәрнең милләт сагына басуын таныргамы? Кеше көлдермә, кала диварлары күптән инде өлкән агайча сөйли, аныңча аңлый, тыңлый, аралаша диярсез. Килешәм. Һәм менә шушы ярым-йорты татарлык яшәү белән үлем арасында тартышкан шәһәрләребездә бөтен бер татар милләтенең бер мизгелдә күңелен нечкәртә алырдай моң кайдан килә? Бу сорауга да җавап тарих төпкеленнән хәтер булып табылыр күк. Ничәмә-ничә тапкырлар безнең халык җир йөзеннән юкка чыгуга хөкем ителгән. Ничә кабат кырылган, кылычтан үткән, асылган-киселгән, кимсетелгән ул. Үлгәнме? Юкка чыкканмы? Юк! Менә хәзер дә татар рухы, татар бөеклеге әнә шулай моңыбыз булып баш калкыта. Эчке җегәре, үзәге көчле булганга заман белән дә, вакыт белән дә, урын белән дә исәпләшми ул. Бу, мөгаен, татарның үз-үзен саклау инстинктының бер чагылышыдыр.

Комментарий язарга