Бишбармак ашаттылар, тапчанда йоклаттылар…

Җәй – отпусклар чоры. Хәзер күпләр ялга чыгуга, элеккеге кебек авылга кайтырга ашыкмый, ә ничек тә тизрәк диңгезгә таю ягын чамалый. Ерак дип тормыйлар, гаиләләре белән машинага төяләләр дә, юлга кузгалар.

Халык тозлы су белән йодлы һаваның сәламәтлеккә шифасын сизеп алдымы, әллә инде тән кап-карага әйләнеп, теш һәм күз генә ялтырап торырлык итеп кызынып кайту модага әйләндеме, анысын шайтан белсен.

Шәхсән үзем, бүтән еллардан аермалы буларак, быел җәйге ялымны комда кызынып ятудан түгел, Урта Азиягә сәяхәттән башладым. Ике атна чамасы дөнья гизгәч, кайтыр юлда берничә көнгә Казакъстанның Кентау шәһәренә дә сугылып чыктык. Бу кала ташкүмер чыгару урынында калкып чыккан. Иң әүвәл бирегә репрессияләнгән греклар, немецлар, кореялеләр, яһүдләр һ.б. килеп урнашкан. Туксанынчы елларда, Советлар Союзы таркалып, җитештерү тармаклары бер-бер артлы ябылгач, бу халыкның кайсы-кая әкренләп китә башлый, чыдамнар гына күченми. Каратау калкулыгының итәгендә таш-ком арасында утырган шәһәр халкы өчен сынау чоры була бу: эшсез, акчасыз гына түгел, утсыз, җылылыксыз да кала алар. Шундый авыр дәвердән соң яшәеш әле мантып килә. Моңарчы ташкүмер ягып җылытылган өйләргә газ кертеп кенә маташалар. Биек йортларның да урам якларын яңа төзекләндерәләр, күбесенең тәрәзә урынына һаман да фанер такта кадакланган.

Менә шундый михнәтләр кичкән кечкенә шәһәрдә яшәп ятучы милләттәшебез Айсылу апада кунак булдык. Ире бик яшьли йөрәктән бакыйлыкка күчеп, өч бала белән тол калгач та, тормыш сынауларыннан сынмаган, сыгылмаган ханым ул. Алай гына да түгел, хатын-кыз нәзакатьлеген дә җуймаган, татар ханымнарына хас тыйнаклык, сабырлык та җитәрлек аңарда. Уңганлыгы турында әйтеп тә тормыйм.

Безне казакъларның милли сые, бәйрәмнәрдә һәм кадерле кунакларга гына әзерләнә торган бишбармак белән сыйлады ул. Мондый ризыкны беренче ашавым иде бу (өйдә без аны башкачарак, «үзебезчә» пешерәбез). Карап торышка әзерләве катлаулы кебек тоелса да, рецепты гади. Итнең майлырагын (бишбармакны казакълар ат итеннән әзерли) алып, тозлы суда озак итеп пешерәләр. Ул арада токмач камыры басып, юка итеп җәяләр дә зур шакмакларга кисәләр. Бәрәңге, кишер әрчиләр. Ит пешеп чыккач, шулпаның өстендәге өреле өлешен аерып алып, икенче кечкенәрәк кәстрүлгә салалар. Шунда күп итеп ярымбоҗралап туралган суган пешерәләр. Итне алгач, шулпада башта – бәрәңге белән кишерне, аннары камырны пешерәләр. Әзер камырны, зур тирән тәлинкәгә, казакъча әйтсәк, ләгәнгә куя баралар. Аның өстенә теге өреле-суганлы шулпаны коеп, бераз болгатып җибәрәләр. Аннары йомры бәрәңге, ит кисәкләре һәм боҗралап туралган кишерне тезеп чыгалар. Бишбармакны кайнар килеш ашарга кирәк, юкса, тәме югала. Табынга кәстрүлдәге шулпаны да кәсәләргә салып чыгаралар.

Мондый эсседә итле ризык ашарга авыр дияргә ашыкмагыз. Әлеге рецепт буенча әзерләнгән бишбармакны күпме генә ашасаң да туя торган түгел. Кем әйтмешли, корсак тула, күз туймый! Сере – суганлы шулпада!

Әйе, дөнья гизүнең рәхәт ягы күп инде аның. Башкаларның тормышын күрәсең, милли ризыклар белән сыйланасың, гореф-гадәтләр белән танышасың. Бу як халыкларының тапчанда йоклаулары турында шактый ишеткәнем бар иде. Кондиционер уйлап табылгач, әлеге гадәт тарихта калгандыр дисәм, юк икән. Айсылу апаның бакчасында зур тапчан тора. Аны күрүгә авыз ерылды, ничек тә шунда йоклап карарга кирәк! Тапчан дигәне идәненә агач такта җәелгән, түбәсе капланган, ә ян-ягы ачык чатыр. Монысы тимердән, нык, иркен итеп эшләнгән. Черки таламасын өчен аны марля белән төрәләр, итәген генә күтәреп, астан кереп ятасың. Өйдә кем бар, бөтенесе тезелеп ята. Әлбәттә, йоклап киткәнче, кызык хәлләр, мәзәк сүз сөйләшеп, бераз көлешеп аласың да, саф һавада изрәп татлы йокыга таласың. Чатыр тирәсендә безелдәгән черки дә, кошлар сайравы да, этләр өргән тавыш та сине уята алмый инде. Иртән таң атканда күрше-тирәдә әтәч кычкырган гына колакка керергә мөмкин. Салкынча һава чиркандырып җибәрә. Бу вакытка инде бакчада, саф һавада, агачлар арасында уздырган берничә сәгатьлек йокдан да тән дә, баш та ял иткән була. Эх…

Менә шулай диңгезсез-комсыз да рәхәтләнеп ял итәргә насыйп булды, Аллага шөкер! Алда тагын да мавыктыргыч, рәхәт яллар көтсен, Айсылу апа кунакчык, ачык кешеләр очратырга язсын! Ә бу язганнар күңелле башланган җәйге көннәрне сагынып искә алу гына.

4 3

Зәңгәркүз

Комментарий язарга