Башкала «Шүрәле»се

Мәскәүдә иҗат итә торган «Шүрәле» төркеме Татарстанда өч-дүрт ел элек кенә күренә башлады. Бер карасаң, бу вакыт эчендә танылып өлгерергә дә, татар эстрадасында үз урыныңны яуларга да була иде. Ләкин Татарстан – егетләрне, егетләр – Татарстанны кабул итеп бетермәде төсле.

IMG_3631

 Һәр татар чарасында «Шүрәле»

«Шүрәле» төркеме 2010 елда оеша. Төркемдә иҗатларын Русиянең төрле шәһәрләрендә башлаган музыкантлар World music форматында иҗат итә. Төркем «Крокус Сити Холл», «Дәүләт Кремль сарае», «Мир» концерт залы, «Королевский», «Театр эстрады», «Известия Холл» мәйданнарында чыгыш ясап, Мәскәүдә үз тамашачысын тапты.

Бу төркемнең оешуына Татарстанның атказанган артисты Роза Хәбибуллина теләктәшлеге нигез була. Беренчеләрдән булып баянчы Илдар Сәлахов (атаклы татар баянчысы Илдус Сәлаховның улы), флейтачы Рөстәм Байбиков һәм бас-гитарачы Ренат Шәрипҗанов (күпләр аны «ДЮНА» төркеме аша беләләр) танышып, төркемне оештырып җибәрәләр.

Соңрак, төркемегә гитарачы һәм аранжировкалар остасы Марат Галимов һәм төркемдәге бердәнбер урыс егете, бәрмә уен коралларында, перкуссиядә уйнаучы Виталий Савельев килеп кушыла. Егетләр барысы да – югары дәрәҗәдәге профессиональ музыкантлар. Барысы да югары музыкаль белемле, Илдар Сәлахов Татарстанның атказанган артисты исеменә ия. «Шүрәле», оешкан көненнән алып, үз кыйбласын билгели һәм әлегәчә аңа тугры булып кала: халык җырларына, борынгы татар көйләренә яңа сулыш өреп, аларга заманча яңгыраш бирергә, ләкин милли моңны саклап калырга тели егетләр. Әйтергә кирәк, бу башлангыч татар җәмәгатьчелеге тарафыннан бик җылы кабул ителә, «Шүрәле» репертуарында бер-бер артлы «Әпипә», «Әнисә», «Аккай», «Алмагачлары», «Эх, сез, матур кызлар», «Эх, тала-тала» җырлары пәйда була. Пәйда булып кына калмый, аһәңен, моңын югалтмыйча, яңа яңгыраш та ала.

Мәскәүдә яшәүче татарлар төркемнең иҗатын бик җылы кабул итә, төркем оешып күп тә үтми, мондагы бер татар чарасы да егетләрдән башка узмый башлый. Шул вакытта «Шүрәле»дә яңа максат уяна – киңрәк аудиториягә танылырга кирәк. Әлеге омтылыш белән егетләр Татарстанга юл ала.

IMG_2319 2

 Мәскәүлеләр Казанны яуладымы?

Татар халкының җырларыннан өзелмәгән, аларны һәрдаим ишетеп торучы, эстрадасы төрле өлкәдә иҗат итүче артистлар белән шыплап тулган Татарстан Мәскәү төркемен колач җәеп каршы алдымы? Юк, әлбәттә. Шуңа да карамастан, Татарстанда терәк-таянычлары, әллә ни танышлары да булмаган егетләр кыска вакыт эчендә таныла да башлады. Республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары да, оештыручылар да төркемгә ярдәм кулы сузарга ашыкты. Проблемалар да юк түгел – «Шүрәле» барлык җырларын тере тавышка башкара, шуңа техник райдерларына таләпләре дә барлык заллар үти алырлык түгел. Ә икенче кискен мәсьәлә – тел. Ни дисәң дә, консерватив татар тамашачысы үз милли телендә камил сөйләшә белмәгән татар артистын кабул итеп бетерә алмый. Начармы бу, яхшымы – анысы икенче мәсьәлә. Шул ук вакытта халкыбызда бу сыйфат булмаса, ул телен, динен, йолаларын, гореф-гадәтләрен шушы дәрәҗәдә саклап кала алыр идеме икән? Шуңа да, Мәскәүдәнме син, Себердәнме, татар сәхнәсендә татарча чыгыш ясарга ниятләсәң, татарча камил дәрәҗәдә сөйләшә дә бел. Әмма «Шүрәле» егетләренең берсе – Илдар гына татарча камил сөйләшә. Марат белән Рөстәм, татар булсалар да, татар мохитендә тәрбияләнеп үсмәгәннәр. Татар көйләренә, җырларына өстенлек бирүләре исә тамырларына, тарихларына якынаю теләге белән бергә туган.

Телебез тирәсендә барган бәхәсләргә корылган бүгенге вазгыятьтә милләттәшләребезнең татар телен үзлекләреннән өйрәнеп, аны халыкка, урыс мохитендә яшәүче татар яшьләренә чыгарулары – сөендерә. Ләкин без никтер заман эстрадасына һаман да калыплар куябыз. Иҗатлары белән янып-көеп йөрүче егетләргә тагын бер нәрсәне бик җентекләп аңлатырга туры килде: аларны Татарстанда беркем дә көтми. Татарстанда эстрада башка. Менталитет башка. Монда җырлар нигездә сүзләренә карап сайлана, җырны башкаручы – югары профессиональ музыкант булмаска да мөмкин, ләкин яхшы җырлаучы буларга тиеш. Көйнең, җырның нәкъ менә хәзер, шушы сәхнәдә тере тавышка, тере яңгырашта башкарылуын бөтен тамашачы да аңлап бетерми. Кызганыч, күпчелек очракта көйне, моңны тудыручы музыкантлар сәхнәдә җиһаз ролендә генә кала.

 

IMG_1827

 «Шүрәле» исеме кемгә комачаулый?

Төркемнең исемен алыштыру теләге бу сигез ел эчендә берничә тапкыр туган. Нәкъ менә исемнәре шундый булу сәбәпле, егетләрне дини чараларга чакырмыйлар икән. Үзәк телеканалда уза торган бер дини тапшырудан да «Шүрәле» – шайтан исеме», дип, тапшыруга бер көн кала, егетләрне кире борганнар. Ни генә булмасын, «Шүрәле» әлегәчә исемен югалтмый. Халкыбызга, телебезгә, әдәбиятыбызга якын бу исем төркемнең асылын ачып сала төсле. Йөзен югалтырга да ирек бирми – әллә кайдан ишетелеп тора: татар төркеме бит!

 

«Әпипә» белән генә чикләнмик!

Татарстанда «кунак» булганнан соң, егетләр иҗатларында тагын да югарырак үрләр яуларга тели. «Шүрәле»гә генә хас булган стильдә яңа җырлар иҗат итү теләге белән яна башлый алар. Шулай итеп «Голос» проекты ярымфиналчысы Иделия Мөхәммәтҗанова белән берлектә «Мәхәббәт ул – йөрәк эше» җыры туа. Бу җыр белән «Шүрәле» «Тюрквижн» конкурсының сайлап алу турында катнаша. Соңрак «Әйдә биергә!», күптән түгел генә «Айлы төн» җыры пәйда булды.

Шуны да әйтергә кирәк, «Тюрквижн» конкурсыннан соң егетләрне Татарстанның бер билгеле продюсеры күреп алып, хезмәттәшлек тә тәкъдим итә. Тик сорау әлегәчә ачык кала: иҗат кешесенең бәйсез булырга теләген дә, төркемнең Мәскәү шәһәрендә булуын да истә тотарга кирәк.

Марат

Сәбәп эстрадада түгел, халыкта

«Шүрәле»нең, азмы ул, күпме, Татарстанда үз тамашачысы бар, ләкин яулар үрләре дә бихисап әле. Бүген, татар эстрадасы акрынлап үзгәреш кичергәндә, мондый төркемнең барлыкка килүе һәм кабул ителүе очраклы хәл түгелдер. Бөтен тарафтан да, эстраданы үзгәртергә кирәклеге, бер урында таптанып торырга ярамау турында сүзләр ишетелә-ишетелүен. Әмма чын-чынлап үзгәрешкә бик иртә әле. Сәбәп эстрадада гына түгел, аны кабул итәргә (яки итмәскә?) әзер булган халыкта да.

Күптән түгел «Идель» журналында Санкт-Петербургтан кайтып, әлегәчә үз-үзен эзләүче Нурбәк Батулла белән әңгәмә дөнья күргән иде. Нурбәк бик дөрес сүзләр әйтә: «Монда кайткач, иллюзияләр чәлпәрәмә килә. Петербургта алган белем, монда кайткач, берәрсенә кирәк булыр, дип уйлыйсың. Бушка уртаклашырга да әзер буласың. Кабул итүче генә юк. Татарстанда күп кеше үз дөньясында яши…»

Эстрадада да шулай, данлыклы шәхесләребезне рәнҗетәсем килми, әмма икенче Шакиров яки икенче Афзалованы көтеп эстрада алга китә алырмы? Яңа жанрлар, яңа алымнар кулланып, җырларыбызны, моңыбызны Татарстаннан читкә таныта алырдай яшьләребез бик күп бит. Әле күптән түгел генә бер танышым, Татарстанда берничә ел иҗат икәннән соң, Башкортстанга китте. Ни өченме? Биш төрле уен коралында уйнап, үзенә генә хас заманча аранжировкалар иҗат итүче, моңлы тавыш иясе Татарстанда үз урынын таба алмады. Концертында күреп алып, Башкортстанга алып киттеләр үзен – бүгенге көндә ул мәдәни үзәк җитәкчесе.

Җырлаучыларга эстрадада урын җитәрлек, профессиональ музыкантлар гына читтәрәк кала. Сиксәненче еллар татар эстрадасын күпләр җылы хисләр белән искә ала. Ә бит, ул вакытта җырчы белән ансамбль бербөтен булып иҗат иткәннәр. Ул җырларда моң да бар, җан да бар, милли гамь дә бар. Шул милли гамь белән музыканың аерылгысыз биеклегенә кадәр үсәсе иде.

Комментарий язарга