«Башкарма» ансамбле җырлары моңы бөтен дөнья татарларын беләштерә

Бүгенге көндә, Финляндиядә 800гә якын татар кешесе яши. Аз санлы булуларына карамастан, алар татар телен һәм җырын саклап калганнар.  1989 елда “Башкарма”группасы беренче мәртәбә Татарстанга килә.

bashkarma

Халык тарафыннан бик яхшы кабул ителә.

“Башкарма” ансамбле — татар җыр мәдәниятенең бик зур бер өлеше. Фин татарларының җырлары, яңгырашы һәм башкарылышы уйландыра, күңел кылларын тибрәндерә.

Барлыгы группа 3 альбом чыгара. «Bizniñ Bilen» — шул альбомнарның берсе. Узган гасырда фин татарлары тарафыннан яздырылган уникаль «Bizniñ Bilen» музыкаль альбомында җырлар фин акценты белән җырланган.

Группа 1992 нче елда таркала. Соңрак яңа, Kazan Gruppasi Bedretdin дигән музыкаль группа барлыкка килә. Группа лидеры — гитарист һәм җырлаучысы Дениз Бәдретдинов була.

Комментарий язарга