Бәлки без аерым галәмдә яшибездер?

Рәмис Латыйповны кыю фикерле, акыллы журналист буларак нык хөрмәт итәм. Әмма соңгы вакытта мәгълүмати интернет сайтларга хас булганча, караулар, уникаль кулланучылар саны артыннан куу шаукымы Рәмисне дә сенсацион сүз кычкыру, интернет дөньясында шау-шу тудыру эйфориясенә алып кереп китте кебек.

“Әдәби тел”не юк итик! дигән яшендәй фикер эчендә җаны булган кайсы татарны битараф калдырыр икән соң? Ә мәкаләдәге мисалларга килгәндә, әдәби телне белмим, шуңа татарча сөйләшмим, укымыйм дигән сүз хакыйкатьтән бигрәк, шагыйранә ялганга якынрак түгелме соң? Нигә андый мескен хәлдәге татарыбыз Рәмискә күбрәк очрый да, нигә минем юлыма Марсель Галиев, Мөһәммәт Мәһдиевләр теленә, алар иҗатына гашыйклар, Рәмис тамырына балта күтәргән “әдәби тел”дә иҗат ителгән китапларны су урынына эчүчеләр генә чыга микән? Бәлки без аерым галәмдә яшибездер?

Рус телендә “литературный язык” термины булмау, “сандык” телен саклап маташмау – русларның бүген иң зур фаҗигасе түгелме? Бөек Толстой телеме ул бүгенге рус теле?

Гади татарстанлы сүзләренә ышандырып булмаслыгын белгәнгә, Мәскәүдә яшәүче Эльнар Байназаровның фикерен китерәм. Социаль челтәрдәге шәхси битендәге язма: “Москва. Метро. Увидел слово жареная курочка с двумя Н. После вижу растяжку с «увлекательный шоу мюзикл». После вижу баннер «российские лидирующие технологии». На работе пациент говорит: «пойду одену пальто, холодно». В университете профессор говорит мигранты с ударением на первый слог. Напротив Большого вижу «Страна которой нет».
И это Москва! А от этих скуЧно делается реально грустно. У России серьезные проблемы с русским языком.”

Әлеге фикерне укыгач, Рәмис, бәлки, Мәскәү басмаларына сенсацион язмасын очыртыр? Татар әдәби теленә ясин чыгуга, Рәмискә татар электрон газетасына җеназа укырга туры килмәсме?

Инде килеп, Рәмис Латыйповка бер генә үтенечем: рәхәтләнеп, кинәнеп укыган мәкаләләрен, интернет постларын язудан туктамасын берүк! Алар бит шулкадәр матур ӘДӘБИ ТЕЛдә языла!

1

Комментарий язарга