Батырхан кинода төшәргә хыяллана

Бүген «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында чыгучы «Яшьләр тукталышы» тапшыруының алып баручысы, студентка һәм «просто» чибәр кыз Айзилә Батырханова белән әңгәмә кордык.

– Айзилә, син кайсы яклардан?

– Сәлам, сәлам! Мин үзем Казан артыннан булам, Биектау районы Дөбъяз авылыннан. Форсаттан файдаланып, бераз мактанасым килә: безнең  авылда яшьтән үк сабыйларның сәләтләрен  үстерү өчен барлык мөмкинлекләр дә  тудырылган! Спорт белән шөгыльләнер өчен дә, иҗат белән дә… Мин үзем сәнгатькә тартылдым һәм 7 ел музыка мәктәбенә йөрдем. Нәкъ менә шул вакытта фортепиано клавишаларыннан аерылып, концертларда алып баручы-конферанс  ролен үти башладым.

– Телевидение өлкәсендә беренче адымнарың турында да сөйлә әле безгә.

– Җиденче сыйныфта укыган чагым… Безне «Тамчы-шоу» интеллектуаль тапшыруында катнашырга чакырдылар. Шул көннән башлап мин телевидение белән исәрләнеп кайттым!..  Сиңа таба төбәлгән бихисап камералар, утлар, аңа өстәп дулкынлану хисе… әйе, бу чыннан да гаҗәеп тормыш, икенче төрле дөнья һәм мин анда булырга тиеш дип үз-үземә сүз бирдем.

– Хәзерге вакытта кайсы уку йортында белем аласың?

– Казан (Идел буе) Федераль Университетының Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 4 курста белем алам. Белгечлегем буенча булачак тәрҗемәче мин. Әлеге югары уку йортын сайлавыма бер дә үкенмим. Быел бакалавр дәрәҗәсен тәмамласам, магистратураны журналистика юнәлешендә дәвам итәргә хыялланам, Алла боерса. Сайлаган һөнәремнең барлык нечкәлекләренә төшенәсем килә.

– Белүемчә, син бик актив кыз, эштән-укудан бушаган вакытларыңны ничек үткәрәсең?

– Буш вакытларымда (ә ул гадәттә, кичен була) мин китаплар укырга яратам. Күбрәк  хәзерге чит ил әдәбиятын. Юрганга төренеп, аякларны бөкләп, тәмле чәй эчеп, китап укудан да ләззәтлерәк әйбер бармы икән?! Шулай ук мин чит ил тележурналистларының кызыклы әңгәмәләрен интернеттан табып укырга яратам. Хәзерге вакытта кичләрем ноутбук һәм кочак-кочак фәнни әдәбият белән уза. Диплом эшен язган чагым…

– Темасы нинди?

– «Татарстан – Яңа гасыр» каналында тәрҗемә тапшырулары.

– Фамилияң бик үзенчәлекле – Батырханова.

–  Бабам Тугрыхан атлы булган, аның улы Батырхан. Татарстанда бу фамилия бары безнең нәселдә генә, Казахстанда андый фамилияле кешеләр күп.

– Шәҗәрәгездә Казахстан белән бәйләнеш юкмы үзе?

– Белмим шул, архивка барып тикшертәсем килә менә. Болай чиста татар каны ага бездә.

Иҗат процессы нәрсә ул синең өчен?

– Әйткәнемчә, телевидение – ул гаҗәеп тормыш. Үзем Венера Иванова, Раил Өметбаев, Роза Әдиятуллиналарны карап үстем. Әгәр миңа 5 ел элек син шуларның хезмәттәше булачаксың дисәләр, һич ышанмас идем. Телевидениегә эләгүем дә очраклы хәл булды, 2 курста укыган чагымда. “Дулкыннар” республикакүләм бәйгесендә катнашып карарга булдым.  Булачак җитәкчем Рамилә Әхмәтзакир кызы (Рамилә Сәхабетдинова – балалар һәм яшьләр редакциясе директоры) жюри әгъзасы иде. Шунда ул мине күреп, үзләренә чакырды. Икенче курста ук эшкә урнашу планга кермәгән иде, әмма бу тәкъдимне ишеткәч, әлбәттә, мин бәхетнең җиденче катында идем.

Тапшыруны эфирга чыгару күп тырышлыклар сорый.  Иң мөһиме, ул тамашачыларга, безнең очракта, яшьләргә кызыклы булсын! Телевидениедә эш күп, әмма ул беркайчан да арытмый, иҗат процессы бит ул!.. Эзләнү, идея туу мизгелләре, сценарий язу, геройларны табу, төшерү, монтаж  һәм әзер продуктны гаилә белән экран аша карау. Көне буена төрле идеяләр белән кайнап йөргәннән соң, кичен «илһамым» белән бергә сценарий язабыз. Төшерү процессы һәрвакыт берәр маҗара белән тәмамлана (анысын  минем инстаграм битендә күрә аласыз https://www.instagram.com/aiziluabatrhan/).

– Хыялланырга яратасыңмы? Нинди хыялларың бар?

– Хыяллар күп инде ул… Әмма мин шуңа инандым: чын күңелдән хыяллансаң, һичшиксез, кайчан да булса бу теләкләр тормышка аша. Материаль хыяллар турында әйтеп тормыйм. Бүгенге көндә минем иҗат белән бәйле  бер хыялым бар: кинода төшү. Татар кинематографиясе елдан ел үсеш ала, минем дә безнең кино индустриясенә үз өлешемне кертәсем килә. Әлегә хыял диңгезендә йөзәм, булачак образым турында уйлыйм.

Форсаттан файдаланып, «Идел» журналын укучы яшьләргә мөрәҗәгать итәргә телим. Бәлки, кемнеңдер күңел түрендә йөрткән хыялы тормышка ашып куяр. «Яшьләр тукталышы» тапшыруы өр-яңа бәйге игълан итә. Әйдәгез, бергәләшеп җыр языйк, тапшыруыбызның гимны булырдай җырга сүзләр көтеп калабыз. Бәйге буенча бернинди чикләүләр юк, иң мөһиме, бу җыр яшьләр турында булсын. Җырның сүзләрен  15 мартка кадәр vk.com/yashtuk адресына «Сообщения сообщества» дигән төймәгә басып җибәрергә кирәк. Һәр катнашучыга «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясеннән мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

5ZudYeGtDo0

fWUdhrXqCcI

pzgWep0B25M

W78_1BvFTzc (1)

Айзилә әнисе Эльмира, җизнәсе Динар, апасы Айгөл, әтисе Айдар белән.

kMlXSpGyJ_M

Җәйге Айзилә: – Җәй иң яраткан ел фасылым!!! Җәен кояш нурлары мине бәхетле итә 🙂

zZFecUnFDK0

Көзге Айзилә: – Көз мине илһамландыра, көзен фотоларым да якты килеп чыга  😉??

NbcjBk9qiJQ

Кышкы Айзилә: – Кышны мин ул вакытта туган көнем булганы өчен генә яратам 😉

xG_bn8mY1XA

Язгы Айзилә: – Яз минем үзем кебек  көләч йөзле һәм якты 🙂

12950280_238071489886667_52790327_n

 

Комментарий язарга