“Батырлар” аккаунтының чираттагы кунагы – Яр Чаллы шәһәренең көчле көрәшчеләреннән берсе Ренат Шәйхетдинов

Минзәлә егете Ренат көрәш белән мәктәптә укыганда ук кызыксына башлый. Бәлки, моңа аның абыйсының көрәш белән шөгыльләнүе дә сәбәпче булгандыр. Ике ел Рөстәм Нәҗмиев җитәкчелегендә күрше авылда көрәш секциясенә йөри.

Соңрак Минзәләдә, ә аннан соң Яр Чаллы шәһәрендә шөгыльләнә. 2013 елда Алабугада үткәрелгән Татарстан беренчелегеннән соң армиягә китә. Бер ел дәвамында үзендә характер булдырып, физик яктан ныгып кайткан егет, Сабантуйда көрәшә. Ләкин җиңелә. Шулвакыт ул үзенә бирешмәскә, шөгыльләнергә һәм җиңәргә дигән максатлар куя.

nCHCGmXCbTI

2015 елда үткәрелгән Муса Җәлил ярышларында 2 урынга лаек булса, бер ел соңрак чемпион исеменә лаек була. “Җиңәм дигән уй, “настрой” белән чыктым һәм җиңдем”, дип искә ала.

Бүгенге көндә Ренат Яр Чаллы шәһәрендәге “Витязь” спорт мәктәбенә тренировкаларга йөри. Атнасына алты көн шөгыльләнә. Тренер-укытучысы – билбаулы көрәш буенча спорт остасы кандидаты Илнур Хайбуллин.

Z7Ixi_icoAo

Көчле соперникларыннан Азат Нурмөхәммәтовны атый. Армиядән кайткан елны көрәштек, бераз авырга туры килде, ди. “Көрәш бервакытта да җиңел булмый. Чөнки көндәшең дә сине җиңәм дип чыга бит. Җайлы бирелә дисәм идем. Ләкин ныклы әзерлек һәм зур теләк җиңүгә ирешергә ярдәм итә”.

Егетнең иң яхшы алымы – “бедро”. Әлеге алымны ул Ришат Гайнетдиновтан күреп ала. “Башта килеп чыкмады, җиңелүләр булды. Соңрак тренерым дөрес итеп ясарга өйрәтте. Ләкин аягыма операция ясаткач, бу алымны бик ясый алмыйм”, ди.

VVD5BCLsMw4

Аягына операция ясатуга карамастан, Ренат җәрәхәтләнүләр алмыйча, 100 кг үлчәү авырлыгына күтәрелергә һәм шул авырлыкны сакларга омтыла. Башка көрәшчеләргә ул куелган барлык максатларына ирешүләрен, көрәшүләрен тели.

Комментарий язарга