“БЕЛӘ АЛМЫЙМ, КЕМ СИН – УРЫСМЫ, ТАТАРМЫ?..”

« – Короче, кичә магазинга барганда не представляешь кемне увидела!
– Кого инде?
– Ну тегене, есть же бер певец, который еще постоянно шляпкалар кия?»

Таныш сөйләшү, әйеме? Юк инде, көн дә кибеткә барганда Мөнир Рахмаевны күрәсеңдер дип әйтүем түгел.Сүзем әлеге кызларның сөйләшү рәвеше турында. Ну җайлы аларга шулай, аңламыйсыз что ли? (Әстәгафирулла!) Даими рәвештә ике телдә аралашучылар (бу очракта без – татарлар) сөйләшү дәвамында һәр ике телдәге сүзләр арасыннан үзенә кулайрагын сайлап ала, әлеге процесс күп очракта максатчан эшләнми, баш мие сиңа сүзләрне үзе тәкъдим итә, ә менә ул сүзне бу очракта әйтергәме, әллә инде тәрҗемәсен искә төшерергәме – анысын син хәл итәсең.

«Че гуглит татар кызы» – Вконтакте сайтында иң күп язылучылар җыйган татар телендәге (гәрчә татар телендә генә булып бетмәсә дә) төркемнәрнең берсе. Бүгенге көндә аңа 15 меңнән артык кеше язылган. Төркемдәге язмалар гап-гади татар кызының интернеттан үзен кызыксындырган сорауларга җавап эзләү форматында тәкъдим ителә. Татар кызы гади көнкүреш темаларын да, бик фәлсәфи, җавабы әлегәчә табылмаган мәсьәләләрне дә кузгата. Язмаларның төп үзенчәлеге шунда: алар яртылаш татарча, яртылаш русча языла. Төркемнең аудиториясенә килсәк, анда:
– татарча бик аз сукалаучылар;
– нәкъ «че гуглит»тагыча сүзен русча башлап, татарча тәмамлаучылар;
– татарча камил белүче һәм сөйләшүчеләр утыра.

Окей гугл, татар кызы кайчаннан бирле «гуглит»?

Гыйнвар азагында барлыкка килгән әлеге төркемгә язылучылар саны бер тәүлек эчендә 100гә җитсә, бер айдан соң 5000не тутырган. «Окей гугл, калфакны башка ничек ябыштырырга?» дип үз эшен башлаган төркемдә халык саны яшен тизлеге белән арта бара.

Динара Зиннәтова («Че гуглит татар кызы» төркемен барлыкка китерүче): «Бүген татар яшьләренең күбесе катнаш телдә сөйләшә. Шушы шартларда татар телен популярлаштыру өчен яңа юллар эзләргә кирәк. Безнең төркем катнаш телле татар яшьләрен бер урынга туплап, туган телгә карата игътибарын ничек тә булса җәлеп итү өчен эшли. Максатыбызга ирешү өчен юмор юлын сайладык. Беренчедән, юмор кешене үзенә җәлеп итә. Икенчедән, социаль челтәрләрнең төп функциясе – күңел ачу бит. Шуңа күрә Интернетта утыручы күбрәк күңел ачу, аралашу мәйданчыкларын эзли. Яшьләрне әдәбияткә, тарих кебек җитди өлкәләргә тарту өчен реаль чаралар үткәрү урынлырак һәм эффективрактыр дип уйлыйм.

Төркемдә кайчакта бик үк культуралы булмаган сүзләр дә чыккалый – моңа карата тәнкыйть ишетергә туры килде. Аңа колак салмыйча калмыйбыз, барлык киңәшләрне исәпкә алабыз. Төркем ул – аудитория үзе. Шуңа күрә «че гуглит татар кызы»ның киләчәктә нинди булачагы, беренче чиратта, укучыларыбыздан тора».

Татар сүзләре белән русча сөйләшеп буламы?

«Син, кызым, теге «Че гуглит татар кызы»ндагы кебек сөйләшә башлагансың», – ди беркөнне әнием. Мин уйга калдым: мин шулай сөйләшәмме, әллә инде «че гуглит татар кызы» безнеңчә сөйләшәме? Уйлап карасак, төркем – бүгенге көн яшьләренең бер-берсе белән аралашуының көзгесе. Җавап бар: мин андагыча түгел, ә әлеге төркем безнеңчә сөйләшә. Тик файдагамы соң бу? Бу рәвешле сөйләшү гадәти күренеш, әмма татар төркемендә русча язу кысаларга сыя торган хәлме? Киләчәктә татар һәм рус телләреннән торган катнаш бер тел барлыкка килмәсме?

Айваз Садыйров («Татар радиосы»ның баш мөхәррире):

«Татар төркемнәрен карап, күзәтеп барырга тырышам. «че гуглит татар кызы»ның теленә килсәк, җиңелчә генә юмор өчен алай эшләргә буладыр. Тик мин татар теле белән рус телен катнаштырып сөйләшүгә каршы. Аралашкан вакытта телебез нык калькалаша: сүзләре татарча, ә менә җөмлә төзелеше русча. Бу мәсьәлә белән үзем дә еш кына очрашам».

Гүзәл Әхмәтгәрәева (Казан федераль университеты студенты):

«Тукай да бит кайчандыр иҗатын гарәп алынмаларыннан арындыруга ирешкән. Аның бу эше шулай ук телне заманчалаштыруга кайтып калмыймы икән? Тел җәмгыять белән бергә үсә, яңа буынга телнең минимумын гына белү уңайлы икән, мин мондый төр пабликларга уңай карыйм. Бу бит ял итү, күңел ачу чарасы. Ә инде әдәби нормага, классикага ихтыяҗ уяту – мәктәп һәм гаилә эше, болар ябыграк структурада яши. Хайп, ягъни шау-шу куптару бүгенге глобальләшү чорында иң үтемле чаралардан санала, шуңа күрә «че гуглит татар кызы» ише вируслы нәрсәләр – татарларның барлыгын искәртеп тору ул».

Ләйсән Сафина («Идел» яшьләр үзәге җитәкчесе):

«Төркемдәге «приколларны», нигездә, әби-бабай, әти-әнисе белән татарча сөйләшеп үскән балалар гына аңлый. Күп язмаларны үзем дә яратып укыйм, чөнки үземнең дә шундый вакыйгаларга юлыкканым бар. Татар яшьләренә дә үз телендә кызык-мызык кирәк. Әлеге төркемнәр булмаса, алар рус телендәгесен укып утырачак. Сөйләшү, аралашу рәвеше һәркемнең тәрбиясеннән тора, шулай да сөйләмә телне формалаштыруда бүгенге көндә социаль челтәрләр зур роль уйный.

Яшьләрне генә гаепләргә кирәкми, олылар арасында да татарчаны-русчаны бутап сөйләшүчеләр байтак».


 

Төркемдәге иң күп «лайк» җыйган язмаларны сезгә дә тәкъдим итәбез:

– Окей гугл, как отпроситься у родителей гулять, если потом «төне буе йөри дә, көне буе йоклый»?

– Как оставаться леди, если в душе ты хәчтерүш?

– Должна ли я галуш киеп бәрәңге утыртырга, если мин алтын матур чәчәк?

– Окей гугл, «таң тишеге» – точное время?

– Окей гугл, «җәһәннәм тишеге» – точные координаты?

– Как доказать әнигә, что мин спящая красавица, а не йокы чүлмәге?

– Окей гугл, считается ли диетой зур бәлештән вак бәлешкә күчү?

– Как объяснить папе, что моя весенняя куртка это не «әтәч тиресе»?

– Как вылечить тишек кул без хирургического вмешательства?

– Почему мама мужа әни, а мама жены – әби, хотя минем әни биш елга яшьрәк?

– Почему человек говорит башымны катырма, если я знаю, что у него там нечему катарга?

– Окей гугл, көтүдән кайтмаган сыер геолокациясе, проложить маршрут.

– Җырламыйча ничек түзәргә, если сандугач керде күңелгә?

– Окей гугл, ничек апаны кияүгә бирергә и погулять на свадьбе?

– Кайчан татарларга надоест шутить нинең ниен нитү турында?

– Окей гугл, кайда взять мәтрүшкә со скидкой?

Комментарийлар

  1. Дамир Н.
    Сен 08, 2017 @ 21:54:32

    мәктәб урысча булгач, китаплары-дәреслекләре белән, урам урысча, ТВ урысча, китап инде укучы юк, бигрәк тә татарчасын….
    ниндидер ташландык, башлыкларсыз халык, милли идеясез димәк үлемгә хөкем ителгән халык шулай сөйләшә дә инде

Комментарий язарга