Бер мизгел: Тукай һәм Зәйтүнә мәхәббәте

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның күңелен кем яулаган булган? Тукай белән Зәйтүнә мәхәббәте турында сер пәрдәсен ачып, Мирсәй Гарифның “Мәңгелек мәхәббәт” китабыннан өзек тәкъдим итәбез.

Габдулла белән Зәйтүнәнең иң беренче күрешүләре бик кыска вакытлы гына була. Сизгер күңелле шагыйрьгә шул мизгел җитә… Дусты Вафа Бәхтияров язуынча, «Тукай хатын-кыз булган җирдән кача торган иде. Кыш көннәрне кич саен диярлек Фатихларга барыла иде. Шагыйрьгә күп ярдәме тигән Фатихның апасы Рабига абыстай Тукайны сөйләштерергә тырыша иде. 1908 елның май (Вафа азрак ялгыша, яисә басма хата. Вакыйга февраль-март аенда. — М.Г.) урталарында булса кирәк, «Әл-ислах» идарәсенә чит шәһәрдән ике кыз килә». Бу кызлар һәр көнне диярлек идарәгә йөри башлыйлар. Тукай белән танышасы, күрәсе килүләрен белдерәләр. Беркөн болар килгәндә, Тукайның идарәдәге ширма артында караватта ятып торган вакыты туры килә. Фатих шунда кунак кызлар белән танышырга кирәклеген берничә тапкыр әйтсә дә, ул чыкмый. Ахырдан түзми, урыныннан торып тиз генә чыгып барганда, Фатих кунак кызларны шагыйрьгә тәкъдим итә. Тукай аларга салкын гына итеп кул бирә, бер сүз дә дәшми, күз дә салмый чыгып китә. Шул китүеннән Тукай яңадан идарәгә керми, тәмам күздән югала. Бу яшь кызларның Тукай белән танышырга теләүләре зур бер вакыйга булып әверелә. Шул күрешү, танышу турында ул берничә мәхәббәт шигыре дә яза (мәсәлән, «Кулың» дигән шигырь). Менә шулай Тукай бер күрүдә үк бу кызларны ошатып алгандыр һәм, әлбәттә, Фатих Әмирхан да үз ниятеннән ваз кичмәгәндер.

Очрашулар

Дусты аны барыбер әлеге чибәр, тырыш кызлар белән ныклап таныштырырга була, чөнки ул күңеле белән яшь Тукайның каршы түгеллеген сизә. Ә хәзер сүзне яңадан Зәйтүнәнең үзенә бирик: «1908 елның март башларында булса кирәк, бер якшәмбе көнне, хәзерге Тукай һәм Татарстан урамнары почмагында яшәүче Танышларыбызга барышлый, безгә апам белән редакция яныннан үтеп китәргә туры килде. Редакция тәрәзәсе ачык, Фатих абый тәрәзә янында утыра. Без аның белән исәнләшкәч, ул: «Кая барасыз, озак тормагыз, тиздән монда Тукай киләчәк», — диде». Кызлар танышларында бераз торгач, Фатих Гөлсем сеңлесен Тукай килгәнлеген әйтергә җибәрә. «Без Фатыйма Аппаковаларга барып керүгә (идарә шунда иде), зал яктан Фатих абыйның энесе Ибраһим абый килеп чыкты. «Әйдәгез, кызлар, күптән «таныштырыгыз» дип йөдәткән Тукай белән күрештерәм үзегезне», — ди. Үзенең култыгын тәкъдим итә. Мин аңа барып тотындым, Гөлсем миңа, аңа Фатыйма Аппакова. Мин Ибраһим абыйдан, анда тагын кемнәр бар, дим. Ул, Фатих, Тукай, «Әл-ислах»ның рәсми редакторы Вафа Бәх-тияров, диюгә, Фатыйма, и кеше күп икән, кермим, дип читкә китте. Апа да, Вафа абый да булгач, оят шул, дип куйды. Гөлсем дә минем кулдан ычкынды. Мин Ибраһим абыйдан кулымны алдым. Шулай итеп, барыбыз да аптырашта калдык. Ибраһим абый бездән көлә: «Вафа нишләп олы кеше булсын, аның мыегы минекеннән дә кыскарак», — ди. Без батырчылык итеп керү өчен Ибраһим абыйга тотындык. Ләкин Фатыйма киреләнә башлады. Мин аны орыштым. Чөнки барысы да аңа карыйлар. Ибраһим абый тагын көлә. Соңыннан түземе калмады. «Алайса мин кереп китәм, хушыгыз», — ди. Мин, барлык кыюлыгымны җыеп: «Кызлар, кермәсәгез кермәгез, мин керәм, — дидем, — соңыннан үпкәләмәгез, үкенмәгез». Бу сүзләр үзенең тәэсирен ясады булса кирәк, кызлар тезелешеп Ибраһим Әмирхан артыннан эчкә керделәр. Мин туп-туры Фатих абый янына уздым», — дип яза Зәйтүнә Мәүлүдова.

«Әл-ислах» редакциясе агач йортның беренче катында урнашкан. Киң идән такталары, әллә ничә кеше килеп кергәч, сыгылгандай була, әллә Зәйтүнәнең буыннары йомшарып, башы әйләнеп киткәндәй була, ләкин ул каушап калмый, караватка утырган Фатих абыйсы белән килеп күрешә. Аларны чакырып алучы буларак Фатих: «Кызлар, шагыйрь Габдулла Тукаев белән таныш булыгыз», — ди. Тукай кара пинжәк, юллы ак күлмәк, кара галстуктан, үзе яланбаш. Бу рәвештә Фатих белән 1908 елда төшкән рәсемнәре дә билгеле. «Ул күрешкәндә безгә бер генә караш ташлады, — дип дәвам итә Зәйтүнә, — аннан кулларыбызга текәлеп кенә «исән-сау йөрисезме» дип куйды. Соңыннан карталардан күзен алмады».

Тукайга кирәкмени күзләр йөртү, тоя ул кеше хәлен җаны-тәне белән.

Сүз тыңлаган булып, итәм йөз-тамаша,
Дәртем сыймый эчкә, тулып тышка таша;
Ак кулыннан тотыйм, тотыйм, җибәр, диеп,
Гакълым берлә шул вакытта кул талаша.
(«Утырышу», 1907)

Зәйтүнә: «Мин күзләремне һич аннан аермыйм. Фатих абый безне карта уйнарга чакыра. Тик без кыймыйбыз. Фатих абый бик рәхимсез кылана, аңа һаман яхшы карталар эләгә, Тукай, колодадан карта алган саен: «Шул инде бәхетсез кешегә, һәрвакыт кире килеп тора, җүнле картасы да керми бит», — дип зарлана. Ә мин аны кызганам, аның өчен йөрәгем әрни». Шул ук шигырендә Тукай, һаман уйларына бирелгәндәй, эчтән генә:

Һаман сөйли; мин тик ирнен, тешен карыйм,
Йөртәм күзне: калкып чыккан түшен карыйм;
Борнын, аузын, иякләрен, беләкләрен, —
Калмый бармак, тырнак — һәрбер төшен карыйм, —
ди.

«Мин, уенны бүлеп, картаны барыбызга да бүлдерергә карар кылганда гына, алгы яктан әни тавышы колагыма чалынды. Без куркып калдык. Апа миңа, мин апага карашабыз. Фатих абыйдан рөхсәт сорап, ул никадәр, утырыгыз әле, дисә дә, без чыгып киттек. Тукайның «Ник утырмадыгыз?» дигән сүзләре колагыма керә. Эш узгач, безнең кабалану урынсыз икәнлеген аңладык. Чөнки әни күрше бүлмәдә яшәүче Муса җизнигә килгән икән. Ул шунда кереп китте. Без исә Тукайлар янына яңадан керергә уңайсызланып, тиз генә өйгә кайтып киттек.

Юлда барганда апам, әни сизмәсә иде, дип, безнең капка төбендә һәрвакыт хәер эстәп утыручы карчыкка биш тиен бирергә нәзер дә әйтеп өлгерде.

Бу минем Габдулла Тукаев белән беренче тапкыр очрашуым булды», — дип яза Зәйтүнә. Ул инде, әлбәттә, алдарак булган бер мизгелдә күрешүне очрашу дия алмый.

Кызлар белән очрашканнан соң, Габдулла бик тә канәгать булып дәртләнеп китә. «Әл-ислах»ның һәр номерында үзенең бер шигырен бастырырга тырыша, берәр сәбәп белән шигыре булмаса, шуңа пошына, «Әл-ислах»ны үз гәзите итеп карый иде», — дип яза Гыйльметдин Шәрәф.

Бу вакытта Тукайның иҗатында мәхәббәт лирикасы шактый гына урын ала. Аның шигырьләрендә күңел күтәренкелеге сизелә. Ул «Егет илә кыз», «Шагыйрь», «Шайтанның муенына» шигырьләрен яза. Соңгысында ул:

—    Сөймә юкка, көймә юкка, йөрмәче шул кыз белә,
Бер дә сөйми ул сине, син юкта ул синнән көлә.
—    Көлсә көлсен, шул кирәк шул, анда синең ни эшең?
Әйдә көлсен ул матур, дөньяга күрсәтсен тешен.
Теш нурын чәчсен дә дөньяны җибәрсен балкытып,
Җире, күге яктырып китсен әле бер ялт итеп! —
дип уфтана да, шатлана да шагыйрь.

Язлар җитеп, кошлар кайткач, аның да сайрар сандугачы булгач, Тукай илһамланып иҗат итә. Ул, соңгы вакытлардагы тормышына канәгать булып, әтисе белән бертуган Газизә апасына 27 мартта хат юллый: «Мин Казаннан, әүвәл язганча, бик разый. Тагын әйтәм, дус-иш күп. Күңелле, укыган кызлар берлә дә танышырга туры килде. Гәзитләр күп. Китаплар һәр көн яңадан-яңа чыгып тора. Укыймыз, үзе-мез дә язамыз. Әле бу арада тагын бер зур гына шигырь китабы яздым. Монысы, һәртөрле матур буяулы сурәтләр илә зиннәтләнеп, балаларга бүләк өчен язылды…» Әлеге хатын ул олы шатлыклы вакыйга турындагы мәгълүмат белән тәмамлый: «Иртәгә Казанда әдәбият кичәсе була. Анда Казанның барча мөселманнары, хатын-кызлары — һәммәсе җыела. Мин шунда үземнең «Утырышу» атлы шигыремне җырларга өстемә алдым». Игътибар итегез, Тукай «җырларга» җыена. Унбер куплетны да яттан белә, төн уртасында уятсалар да җырлап бирә: тыңлар кешесе бар бит хәзер!

Мин ул кызны, үз уемча, фәрештә, дим,
Дөнья берлә ваклануым һич эстәмим;
Аңар күрә үземне бик түбән саныйм,
Аның урны фәләкләрдә (1), гарештә (2), дим.
Минемчә, тик яралган ул сөелергә,
Сөяргә һәм куанырга, сөенергә;
Күргән саен, минем төсле гашыйкларга:
«Бу минеке булмас!»  — диеп көенергә.
(«Утырышу», 1907)

Әлеге юллар алар очрашканга хәтле язылганнар, ләкин алар Габдулланың бүгенге халәтен бик тә дөрес тасвирлыйлар — тормышында асылташтай бер кызны очратачагын күңеле сизенгәндер. Әйе, шагыйрь алдан күрәдер лә язмышын.

Комментарий язарга