БЕРДӘМ БУЛЫЙК

( Бәйрәм белән, укытучылар !)

Агач ялгыз булса яшен суга ,
Җил сындыра аның ботагын .
Сабыйлар да һәрчак өмет итә
Әнкәсенең җылы кочагын .

Укытучы газиз әнкәй кебек ,
Укытучы — күркәм зур агач …
Безнең балалар да кем була соң ,
Бер сыйныфка килеп туплангач ?!

Агач үссен ботакларын җәеп ,
Җил — давыллар аны сыкмасын .
Урман булып яшик һәммәбез дә ,
Гайбәтчеләр безне екмасын !
Алмаз Әхмәтгалиев

Кадерле укытучылар! Сезне бәйрәмегез белән котлыйм ! Эшегездә уңышлар , тазалык , сабырлык телим . Ботакларыгыз, бөреләнеп, яшел яфракка төренсен . Раббым ата — аналар белән дә тату гаилә кебек яшәргә насыйп итсен .
Күп еллар укытып , лаеклы ялда булучы укытучыларны да котлыйм . Без — сезнең яшел яфракларга төренгән ботакларыгыз .
Сезнең һәммәгезне хөрмәт итеп : Алмаз Әхмәтгали .

Комментарий язарга