Беренче кар белән туган уйлар

Кинәт кенә кар яуды да куйды. Укый-укый йөреп кыш та җитте инде дип гаҗәпләнеп куясың. Рәхәтләнеп йөргән чаклар. Студент чаклар. Эшләп тә, укып та,өйгә кайтып та –барысын да өлгерә студент. Эх, яшь чаклар!

Барысын да өлгерәсе, барысын да белеп каласы килә! Йөрәк яна, арыганлык, авырлык – барысы да юк. Үтә дә китә! Дуслар яныңда булганда тагы да шәп бара тормыш. Яшәгез, яныгыз, яшьлектә булган көннәрегез бушка, заяга узмасын! Бүген булмаса, кайчан? Бүген кузгалмасаң, кайчан? Менә параларда утырганда, тәрәзәгә карап Сәйдәшевне күргәч, ап-ак карлы Казан буйлап йөргәндә, шигырь юллары да туып тора. Киләсе бәйрәмнәребез котлы булсын! Студентлар, сессиядә уңышлар барыбызга да!

Яңа еллар якынлаша!

Бәйрәм, шатлык килә!

Көләбез, көтәбез!

Әнә теге “Coca cola” көе,

Урамнарда инде Яңа ел көе!

Сизелмичә үттең, 2017,

Тиз генә алып киттең,

Еракка илттең тагы бер елны!

Рәхәт, карлар ява!

Сессия “исе” сизелеп тора…

adult-1868015__340

Комментарий язарга