Беренчеләр күрсәтә!

КФУның беренче курс шәкертләре УНИКС залында «Беренче курс студенты көне» тамашасына җыелды. Инде ничә көн УНИКС концертлар залының буш торганы юк. Берсеннән-берсе оста яшьләрне үзенә җыя ул.

Әнә шулай, 3 октябрьдән 15 октябрьгә кадәр, Казан федераль университеты шәкертләре «Беренче курс студенты көне»н билгеләп үтә. Әлеге чара сигез мең студентны, бер меңнән артык катнашучыны берләштергән, яшьләр тормышындагы беренче зур бәйрәм.

sdr

sdr

          Әлеге чарадан башка студент тормышын күз алдына китерү дә читен. Ул бер төркемдә укыячак кешеләрне якыннанрак белү, үзеңнең осталыкларыңны күрсәтү, яңа танышлар табу өчен менә дигән мөмкинлек.

          Залда тынлык, сәхнә артындагылар түземсезлек белән үз чыгышларын көтәләр, бар да дулкынлана. Артистлар: «Ничек булыр?», «Ошармы?» – дип борчыла. Әнә җырларга җыенган Алсу да дулкынлана: «Залда мине карарга килгән якыннарым утыра. Көн саен репетицияләргә йөрсәк тә, бик куркыта. Жюрига ошасын иде инде. Аларның фикерләре минем өчен бик мөһим».

          Жюрида утыручылар күтәренке күңел белән концертны күзәтә. «Бүгенге концерт бик җанлы, залдагылар алкышларын жәлләми. Студентлар бик яхшы бәйрәм әзерләгән, барысы да югары дәрәҗәдә, ләкин безгә араларыннан иң яхшыларын гына сайлап алырга кирәк», – диләр.

dig

dig

          Сәхнәгә беренче булып Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институты студентлары чыкты. Алар яшәешнең көндәлек мәшәкате темасына театральләштерелгән чыгыш тәкъдим итте. Залда утыручыларга «L-TRIX” төркеменең биюләре аеруча ошады. Ә Кәмилә Шакирова җырлап та күрсәтте! Вәт тавыш ичмасам!

          Тәнәфестән соң Хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты шәкертләре сәхнә тотты. Техника нечкәлекләрен, саннарның асылын белүче егет-кызларның чыгышларын күзалдына китерәсездер: дөньяга билгеле бер компания эшенә рухланып, институт тормышын яңача күзалладылар. Шәп кенә видеоролик та әзерләгәннәр. Концертларын да алкышлап карадык.

          Сәхнәнең бу көннәрдә буш тормаячак әле. Беренчеләрне күрергә теләсәң, яшь дустым, әйдә, син дә рәхим ит!  Җиңүчеләр исә соңыннан билгеле булачак.

sdr

sdr

Автор фотолары

 

Комментарий язарга