Катырак кычкырылган дисәм…

Язучылар берлеге бинасында әйткән сүзләрем бүген «движуха» китереп чыгарды. Көне буе битем янып йөрде: чәйнәлдем бугай чыннан да. Рәис булырга теләүчеләргә Алла ярдәм бирсен!

«Татар-информ»да чыккан «Данил Салихов «Яшь язучылар берлеге» төзүгә каршы чыкты» дигән язманы яратып укыдым. Шәкертем Алмаз Шиһабетдинов язганга гына түгел, ә Алсу Исмәгыйлеваның укылырлык итеп социаль челтәргә кую осталыгына сокланып та яратып укыдым. Димәк, студентларга үз язмаларын соц.челтәрләргә чыгарганда күбрәк кереп укылсын өчен ниләр кылырга икәнлеген шушы «пост»ны да тәкъдим итәргә мөмкин. Арттыру яки ярарга тырышуым түгел, Алсу кебек үз товарыңны чыгарып тәкъдим итүчеләр сирәк бездә.

Әйе, Яшь язучылар берлеге кирәк! дип кичә катырак кычкырылган шул. Теге яки бу сүзнең никадәр көчкә ия булуына көченә тагын бер инандым. Нигә шундыйрак фикер әйтелде соң?

Башта — шигырь, аннан акча кирәк

Әйе, бездә мәктәп чорында шигырь яки хикәя язучылар шактый. Студент чорына килеп кергәч, нигездә, (чөнки чыгармалар да бар), филология белгечлеге буенча укучылар гына мәктәп елларындагы тәҗрибәсен, ягъни каләм белән дуслыгын дәвам итә. Бу өлкәдә армый-талмый хезмәт иткән «Әллүки» түгәрәгенә, заманында КГУ татфагында аның яшәтеп җибәргән Ленар Шәех, аның буындашларына (Йолдыз, Луиза, Рөстәм, Рүзәл, Рифат, Фәнил, Лилия һ.б.), алар белән әвәрә килгән Галимҗан абыйга (туган көнегез белән, Галимҗан абый!), бүгенге чорда — акчага табынып яшәгән бер мәлдә шул ук эшне алып баручы Халисә Ширмән һәм аның шәкертләренә зур рәхмәт әйтергә кирәктер. Ләкин…

Бу түгәрәккә килеп остарган, чарланган студентларның күпчелеге уку йортын тәмамлап чыгу белән әдәбият белән элемтәсен өзеп тә куя (бүгенге җитәкчеләре бу хакта бик төгәл искәртте). Начар димим. Чөнки асылташлар барыбер кала. Әмма араларында кызлар абсолют күпчелекне тәшкил итә. Бераздан эшкә урнаша, акча эшли башлый, кияүгә чыга… Кыскасы, тормыш йөген тарта башлый. Анда инде шигърият белән вакланып торасы килмәү теләге аңлашыла…

Вконтактеда күбрәк укыйлар

«Сәләт», «Идел» кебек оешмалар, мәгариф министрлыгы тырышлыгы белән дә ел саен ниндидер әдәби бәйгеләр оештырыла бездә. Анда катнашучылар да шактый. Нигездә мәктәп укучылары катнаша. Жюри әгъзаларыннан ишеткәнем бар: күп әсәрләрне, ким дигәндә, укытучылары камилләштерә (начар түгел, шулай булырга тиеш тә), йә булмаса, алар язып та бирә. Балл алырга, исем алырга, башкасы кирәк бит. Ярый, шул балалар әлеге бәйгеләрдә катнаша, җиңеп чыга һәм… югала. Ярый әле «Иделем акчарлагы»нда гран-при яки алдынгы урыннарны алучылар кала. Шул ук Ленар, Рифат, Рүзәл, Фәнилләрне искә төшерик. Ә калганнар кайда соң? Нигә алар язмый башлый? Әллә язып та, күрсәтмиләр генәме? Әнә ич, хәзер үзеңне, дөресрәге, әсәрләреңне рәхәтләнеп Вконтактеда урнаштырып, иҗат җимешләреңне халыкка тәкъдим итеп була. Һәм аудиториясе, «охваты» да күбрәк. Теге яки бу әсәреңне шәхси аккаунтыңа куй да, меңәрләгән «лайк» җый! Нигә аны 2-3 мең тираж белән чыгучы газета-журналларга урнаштырып торырга? Басарлармы, юкмы дип борчылырга? Чират та көтәседер әле… Әгәр редакциядәгеләр аларны Рифә Рахман, Ркаил Зәйдуллаларга да җибәрсә, кеше көлкесенә калуың бар бит…

Әгәр шагыйрь-шагыйрә яки прозаик булып китсәң, Язучылар берлегенә дә керергә кирәктер. Анда керү өчен китап чыгарырга кирәк. Китап чыгару өчен әгъза булырга кирәк… Нигә азаплансын ул бала?

Комсомолдамыни хикмәт

Менә шулар хакында уйлана торгач, «Идел» журналының яшьләр «баганасы»на авторларны авырлык белән табуны да истә тотып әйтелгән сүзләр бу. Бу хакта беренче тапкыр әйттем әле. Алмаз булмаса, җәмәгатьчелеккә чыкмас та иде әле. Әйткәнемчә, «берлек» дип катырак кычкырылган күрәсең, Данил абый хаклы рәвештә Язучылар берлеге бер генә булырга тиеш дип каршы килде. Түгәрәк булсынмы ул, формаль рәвештә «берлек» дип аталсынмы — хикмәт анда түгел, хикмәт ниндидер бер сәбәп белән алдагы баскычка күтәрелә алмаган әнә шул югалучы авторларны барлау өчен кирәк дип саныйм мин аны. Үземчә, язгалап сызгалап бераз схемасын, эш системасын да булдырдык. Әйтик, 16-25 яки 15-30 яшьлекләр өчен дип. Мессенджерларда, соц.төркемнәрдә үз төркемнәрен булдырып, шул ук төркемнәргә остаз булырдай шәхесләрне кертеп, шунда аралаштырып, киңәш бирдереп барулар, әсәрләрне тикшерү… Шул ук тирәлектән китап чыгаруга яки әгъзалыкка алырга тәкъдимнәр белән чыгу… Рәис итеп МИНЕ түгел, араларыннан иң активын («Сәләт», «Идел»дә әйдаман буларак чарланса, гомумән дә әйбәт) сайлап куеп… Һәм монда «Идел»гә дә, «Калеб»кә дә, «Әллүки»гә дә зыян юк. Киресенчә, аларга барып, шулар эшчәнлегендә катнашу «берлек»тәгеләргә зур дәрәҗә булачак. Яки киресенчә. Күпләре әле яшьләр форумы эшчәнлегендә дә катнаша башлар…

Хыял, утопия… Эшне башладык инде без. Рәхмәт Алмазга һәм шулай оста тәкъдим иткән Алсуга: мәкаләне укып, бүген үк инде югарыда телгә алынган яшьләр белән эшләүче ике оешмадан «Идел» өчен авторлар һәм әсәрләр тәкъдим иттеләр.

Бер сүздән әнә шундый зур эшләр дә башланырга тора әле монда:)

Хөрмәт белән, Рәис, ой, ялгыш, Радик Сабиров

Кызлар

ФОТО: Татар-информ агентлыгы

Комментарий язарга