“Без – бербөтен”

Альберт әфәнде Татарстанның халык артисты, Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры солисты, Казан дәүләт консерваториясе профессоры, ТР Дәүләт симфония оркестрының кларнет төркеме концертмейстеры…

Тормыш иптәше Фәридә – гомерен мәктәптә балалар укытуга багышлаган ханым. 2006 елда «Грант» бизнес-үзәге» ачып, семинар, тренинг, мастер-класслар үткәрә башлый, җитәкчеләр өчен коучинг оештыра, топ-менеджмент серләренә төшендерә. Хәзерге вакытта «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» җәмгыятенә керә. Гыйльфановларның олы уллары Айдар – юрист, «Грант» бизнес-үзәге»ндә үсеш буенча директор вазыйфасын үти. Кече уллары Тимур исә әтисе юлын сайлаган: Санкт-Петербург консерваториясен, шунда ук аспирантура тәмамлаган. Бүгенге көндә Опера һәм балет театры артисты, консерваториядә кларнет классында белем бирә.

Балдак бармакка күрә, яр йөрәккә күрә, диләр халыкта. Альберт әфәнде белән Фәридә ханымның йөрәге исә бербөтен булып тибәдер кебек. Берсе – Казан кызы, икенчесе Саба районы Шәмәрдән бистәсендә туып үскән егет булса да, бер туфрактан яралгандай гомер итә алар. Хәер, дүртенче сыйныфтан соң Казанга килеп, музыка мәктәбендә укыган Альберт әфәндене сала кешесе дип әйтүе авыр инде. Шунысы игътибарга лаек: әти-әнисе улларында музыкага сәләте барын вакытында сизеп, дөрес юнәлеш бирмәсә, белмим, Альберт абый нинди юлдан китәр иде икән? Ата-ананың сиземләү хисе сынатмый – уллары консерватория тәмамлаганнан соң озак еллар республиканың симфоник оркестрында хезмәт куя, Н. Рахлин, Ф. Мансуров, Р. Мартынов, Р. Салаватов кебек танылган дирижерлар белән хезмәттәшлек итә. Ул – әле дә театрның әйдәп баручы артистларыннан берсе. Тимур белән иңне-иңгә куеп икесе дә кларнетта уйный. Гомер йомгагын сүткәндә тугры юлдашка әйләнгән музыка аңа дан-шөһрәт китерүдән тыш, насыйп яр да бүләк итә бит: Фәридә ханым белән симфоник оркестр концертында таныша алар. Кыз бирегә төркемнең скрипкачысы шулай ук Фәридә исемле ахирәте чакыруы буенча килә. Бер кашык су белән йотарлык сылу туташны беренче күрүдә егетнең моң белән сугарылган йөрәге үзенә урын таба алмыйча күкрәк читлегеннән чыгардай булып тибә башлый. Якыннан танышырга да өлгермәгән музыкант: «Бу кызны үземнеке итәчәкмен», – дигәнен сизми дә кала. Бар кыюлыгын җыеп, тынычлыгын урлаган кызны чираттагы концертларына чакырырга батырчылык итә.

«Үзем җырлый белмәсәм дә, кечкенәдән музыканы яратам, – дип искә ала танышу мизгелләрен Фәридә ханым. – Бигрәк тә классик көйләрне үз итәм. Альберт белән очрашкан вакыт – Натан Рахлин дирижерлыгындагы оркестрның мәйдан тоткан чагы. Альберт концертка чакыргач теләп бардым. Ул үзе кош тоткандай очып килде. Муенында – «күбәләк», өстендә – фрак. Беләсезме аңа күпме кыз гашыйк иде?! Ә ул мине сайлаган. Соңыннан гына әйтте: «һөнәре музыка белән бәйле булмаган кызга гына өйләнәм» дип сүз биргән».

Шушы очрашудан соң музыкант егет кая гына барса да, кызны үзеннән калдырмый. Бергә театрга йөриләр, артистлар «капустниг»ына баралар. Кыскасы, Альберт әфәндегә кыз күңелен яулау өчен дүрт ел чабарга, тырышырга туры килә. Бер ел армиядә хезмәт иткәндә дә ерак араларны якынайту, хисләрне сүрелдермәү өчен мәхәббәт хатлары яза, шоколад конфетлар җибәрә. Бу вакытта Фәридә ханым Казан педагогика университетын тәмамлап, юллама буенча урыс теле һәм әдәбияты укытырга Азнакайга юл тота. Ә инде сөйгәне аны эзләп армиядән туры шунда кайткач, хисләре ихлас булуга шиге калмый, бер дә икеләнмичә, үзенә кияүгә чыгу тәкъдимен дә кабул итә.

Бәхетнең башы – хатыннан уңуда, диләр. Мөгаен, шулайдыр. Гыйльфановларның ныклы гаилә корып, башкаларга үрнәк булып яшәүләренә дә кырык елга якын вакыт узган. «Бу сан турында уйларга да куркабыз», – дип елмая үзләре. Күпме гомер үтеп, никадәр сулар акса да, мәхәббәтләре бер булып ике йөрәктә яши бирә һәм еллар узган саен көчәйгәннән-көчәя, кайнарланганнан-кайнарлана бара. «Егет чакта Фәридә үзенә чибәрлеге белән гашыйк итсә, яши-яши аны намуслы, гадел, туры сүзле булганы өчен яратканымны аңлыйм. Аның шикелле гаилә җанлы хатыннар аз. Ә ул пешергән ризыкны ашаганда телеңне йотасың!» – дип хатынын мактый бәхетле ир. «Гаилә – ул хезмәт, – дип дәвам итә хәләл җефете. – Улларыбыз тугач, иремнең: «Синең эшең хәзер менә алар», – дип балаларга төртеп күрсәткәнен һич онытмыйм».

Копия 4

Әлбәттә, үзеңне хөрмәт итүләрен теләсәң, беренче чиратта, хезмәт сөяргә кирәк шул. Ә эш сөючәнлек бу күркәм кешеләрнең икесенә дә хас сыйфат. Фәридә ханым укытучы һөнәрен шултикле ярата, туксанынчы елларда хәтта фән кандидатлары «челнок» булып, читтән тауар ташыган чорда да кәсебенә хыянәт итәргә базмый. Хезмәт хакы түләмәсәләр дә, мәктәптә укытуын ташламый. Ире исә гаиләгә вакыты аз калмасын дип, дәрес санын унсигездән арттырырга рөхсәт итми. Шуңа карамастан, эшләргә дә, балаларны карарга да өлгерә. 2002 елда «Ел укытучысы» исеменә лаек була. Ул әле дә үз һөнәрен яратып башкара. Ләкин хәзер мәктәптә түгел, эшлекле өлкәдә белем бирә. Моннан ун ел элек шәхси эшен ачып җибәрергә исә икенче югары белем алуы – психолог һөнәрен үзләштерүе этәрә.

Альберт әфәнде дә гомере буе гастрольләрдән кайтып керми, гаилә акчага тилмермәсен дип, үзен кызганмыйча хезмәт куя. Билгеле, балалар, өй мәшәкатьләре хатыны өстенә кала. Карап торышка нәзберек төсле күренгән Фәридә ханым зарланмый, хәтта фатирга ремонтны да үзе ясый. «Ирем гастрольгә киткәндә диварга бер төрле обой ябыштырылган булса, кайтуына инде икенче төрлесе балкып тора иде», – дип елмая ул. Уңган кеше кулына туфрак учласа да, аны алтын итә шул. Агач җимешеннән беленгәнгә күрә, Гыйльфановлар улларын да төрле яклап үстерергә омтыла, күзаллауларын киңәйтү өчен театр, спектакль, музейга йөртәләр, кечкенәдән «китап укыган кешенең генә уйлау, фикерләү сәләте үсә» дип, әдәбиятка мәхәббәт тәрбиялиләр. Әлеге гаиләдә классик әсәрләрне кайтып-кайтып уку гадәте әле дә саклана.

– Һәр гаиләнең үз кануннары бар, – ди Фәридә ханым. – Әйтик, безнең өйдә эш бүленгән һәм һәркем үзенә тиешлесен намус белән башкара. Егетләремнең (ирен һәм ике улын күздә тотып әйтүе. – ред.) берсе азык-төлек сатып ала, икенчесе ашарга әзерләргә булыша, өченчесе тагын нидер эшли. Дөресен генә әйткәндә, соңгы арада Альберт белән рольләрне алыштык: элек ул гастрольләрдән кайтып керми иде, хәзер мин – гел командировкада. Шуңа да ирем бакчадагы бөтен яшелчә, җиләк-җимешне үзе утырта, тәрбияләп үстерә, кыяр-помидор өлгергәч, тозлап та куя. Тимур белән икәү кайнашалар. Ләкин өч ир игътибарында яшәсәм дә, иркәләнеп, аларга салынып ятканым юк. Көн дә сәгать иртәнге биштә торам, йорт-җирне карыйм, ашарга әзерлим. Чөнки гаилә тормышы матур булсын өчен, беренче чиратта, өйдәге кешеләрнең тамагы тук булырга, тирә-юньдә пөхтәлек хөкем сөрергә тиеш. Монысы инде – хатын-кызның вазыйфасы.

Гаиләдә сөекле хатын, яраткан әни, эшендә хөрмәткә лаек җитәкче һәм барысына да җитешә, өлгерә, уфтанмый. Дөрес, Альберт абый урынында башка берәү булса хәләл җефетенең эшлекле сәфәр белән бөтен Русия буенча йөрүен өнәмәс тә иде. Каһарманым, киресенчә, моңа сөенә. «Фәридәм өчен куанам гына, – ди. – Мәхәббәтне ара ераклыгы сыный. Озак күрешми торганда сагынып яшисең. Ә иң мөһиме – арабызга бервакытта да көнләшү хисе кермәде. Бер-беребезгә ышанып, мәхәббәттә гомер кичерәбез. Хатыным авырып китсә дә, үзем сырхаулаган кебек булам. Хәзер инде без – бербөтен».

Күп очракта бизнес, сазлык кебек, кешене суырып ала. Малтабарлар өчен тормыш кыйммәтләре икенче планга кала, алар яшәүнең кызыгын югалта. Фәридә ханым исә эшен – яшәешнең бер кыйпылчыгы дип кабул итә. Бәлки тормышка шулай җиңел, фәлсәфи итеп карагангадыр, аңа үз яшен дә биреп булмый. Үзе ул моны дөрес туклану, хафаланмау, борчу-мәшәкатьләрне йөрәккә якын алмау нәтиҗәсе дип аңлата. Минемчә, бу – эчке дөньяның йөздәге чагылышы. «Гаилә, эш дип яшәгәч, депрессиянең дә нәрсә икәнен белмим, – ди. – Гомумән, арып торырга, авырып ятарга вакыт юк».

Гыйльфановларның туган һәр көнен алсу төсләр белән бизәп, бәхет-шатлыкка күмгән тагын бер сәбәп бар – оныклары Әдилә үсеп килә. Баланың баласы балдан татлы, диләр. Ә монда үзләренең ике улыннан соң туган онык – кыз бала. Бөтен буш вакытларын шушы кызчыкка багышлый алар, көн дә аны балалар бакчасыннан алалар, бергәләшеп язалар, укыйлар… Олыгаеп барганда, сәламәтлек үзен сиздермәгәндә, тормыш җитеш булганда, бәхет өчен адәм баласына тагын ни кирәк?

Комментарий язарга