Без икебез ике планетадан

Без икебез ике планетадан,
Капма-каршы ике дөнья без.
Аерым-аерым түгел, икәү бергә
Бер җиһанга ничек сыйганбыз?!

Җир шарының ике полюсы без,
Бер могҗиза – безнең мәхәббәт.
Хыялымның җирдә чагылышын
Синдә күрү үзе бер рәхәт!

Мин күкләрдән илһам алып яшим,
Син – җирнеке, җиргә береккән.
Һава һәм җир, ут һәм суга, ахры,
Бергә яшәү язган электән.

Ике дөнья килеп очрашкан да,
Өр-яңадан дөнья җыйганбыз!
Аерым-аерым түгел, икәү бергә
Бер җиһанга ярый сыйганбыз!

Хакыйкатьне сөйлә, гәрәбә…

Учларымнан гүя уйларыма

Тәгәрәште сары гәрәбәләр.

Муенсамы? Түгел. Мәрҗәннәрем –

Чал тарихка серле тәрәзәләр.

Вакыт могҗизасын колачларга

Җитәр микән акыл куәте?

Һәр бөртектә – мәңгелекнең коды,

Һәрберсендә – дөнья сурәте.

Ташка әверелгән агач суты –

Миллион еллык ылыс чәере.

Гәрәбәләр аша галәм күргән

Мин генәме заман сәере?

Күзләр томаланган ялган белән –

Үз тарихы һәрбер дәвернең.

Гәрәбәдән хакыйкатьне эзләп

Бәргәләнгән чагы бәгырьнең.

Кыйтгаларны гизгән хуннар эзе –

Майялардан калган хәрабә.

Синең хәтер – тарихлардан өстен –

Чын дөресен сөйлә, гәрәбә!

«Диңгезләрнең күз яше»ме синдә –

Безнең җан да яшькә манчылган!

Гәрәбәләр учта тәгәрәшә –

Фал китабы гүя ачылган.

«Кояш хәзинәсе» – ташларымда –

Җир-ананың садә рәвеше.

Муенсамы? Түгел. Гәрәбәләр –

Мәңгелекнең тугры дәрвише.

2016

***
Бүре булып бер улыйсы килә,
Тавыш чыга никтер бәэлдәп.
Хөрлек даулап сөрән салган рухым
Зынҗырларга килеп бәрелгән.

Бөркет булып бер очарга иде!..
Суалчанга охшый шуышу.
Сазда тыпырчынган мәхлүк төсле
Үргә менәм диеп тырышу.

Мин – әүлия дисәм, кем ышаныр,
Иблиснеке булгач дөньясы?!
Ятлар күңелендә кая урын –
Үз җаныңа ничек сыясы?!

Арсландай гаярьлек тә бар күк
Күкрәк суккан чакта куянлык.
Без үлмәгән, без йокыда бары –
Төшкә керә милли уяулык.

Җиде кат күк әллә измә белән
Әверелгән таныш идәнгә?
Кем булуым тагын искә төште
Бүре булып улыйм дигәндә.

Комментарий язарга