Без исән? Без исән!

Казан шәһәренең һәр районында бер генә булса да чын татар мәктәбе бар… Шулар каршында ук чын татар балалар бакчасы эшләп килә… Сабыйлар, укучылар бакча һәм мәктәп бусагасын атлап керүгә, татар көйләре, татар мультиклары каршы ала… Күз алдына килдеме? Кемдер утопия – чынга ашмаслык хыял дип атаса да, асылда, бу бит мөмкин эш иде. Иде…

Разил Вәлиев белән сөйләшеп утырганда, ул заманында Туфан Миңнуллин белән берлектә Казан җитәкчеләренә шундый тәкъдим кертүләре хакында искә төшерде. Тәкъдимнәре гамәлгә ашырылмады. Асылда, Татарстан башкаласында чын мәгънәсендә татар мәктәбе булып Ш. Мәрҗани исемендәге икенче гимназия генә калды. Әти буларак, мин бик бәхетле. Чөнки зур кызым шушы гимназиядә белем алса, кечесе гимназия каршында ачылган «Балакай» балалар бакчасына йөри һәм шул ук мәктәпкә укырга керергә җыена. Ни өчен бәхетле соң? Чөнки ике балам да татар телендә укый, татар телле мохиттә тәрбияләнә. Чөнки мин алар белән үземнең ана телемдә, туган телемдә сөйләшә алам. Чөнки балаларым – шәһәрдә туып үскән нарасыйларым минем әти-әнием, туганнарым белән үз телләрендә сөйләшә һәм аралаша ала. Чөнки алар «бабушка», «дедушка» дип түгел, матур итеп «әбием», «бабам» дип эндәшә ала…

«Ну и что? Балаларың татар теле белән кая барыр да, кая укырга керер икән? Ничек тормыш алып барыр? Татар теле белән кем булыр?» – ди бәгъзе берәүләр. Татар телен укытуга каршы күпләр (ни кызганыч, еш кына үзебезнең милләт ата-аналары) әнә шундый аргумент та китерә. И бичаралар!!! Менә сезнекеләр ул Татарстанда яшәп, татар телен белмичә нишләрләр икән? Беренчедән, шул ук икенче гимназиянең югары уку йортларына керү, БДИ нәтиҗәләре, рейтингтагы урыннары белән танышырга киңәш итәр идем. Шаклар катырсыз. Аннан килеп, балаларым татар теле белән берлектә, урыс телен дә, инглиз телен дә өйрәнә, олысы инде гарәп телен дә үзләштерә башлады. Инде шуңа барып җиткән икән, безнең дә, безгә кадәргеләрнең дә саф татар авылларыннан чыгып, урысча Казанга килеп белем ала башлагач кына сөйләшә башлавыбызны да искә төшерергә була.

Ә хәзер исә чыннан да югарыда әйтелгән картинаны күз алдына китерик. Һәрбер районда булса андый мәктәпләр, Мәскәү районында урнашкан гимназиягә Салмачы бистәсеннән кадәр укырга йөрмәсләр иде, шундый мөмкинлектән мәхрүм калган балалар да үз районнарында белем алыр иде… Татарча белем алган яшьләрдән радио-телевидениедә төшерү өчен махсус кастинглар булыр иде… Кибеткә кергән, автобус-трамвайга утырган балалар татарча сөйләшүдән оялып тормас иде… Идиллия булыр иде бит… Ул чакта карагруһчылар көрәшкә генә түгел, сугышка да күтәрелергә мөмкин. Хәер, андыйларга авыз ачарга да мөмкинлек калмас иде…. Мөмкинлек кулдан ычкындырылды шул, терсәкне дә тешләр идең, ераграк шул. Иде, иде…

Әлбәттә, ни генә булса да, нинди генә авыр шартларда калсак та, татар бетмәячәк. Бетәр булса, күптән бетәр иде. Тарихның кайсы гына чорын алма, татар теле, татар мәдәнияте, әдәбияты, татар милләте һәрчак бетерелергә тиеш булган да бит, мәгълүм шагыйребез әйткәндәй, «Без исән», Аллага шөкер! Шунда ук икенче шагыйрьнең юллары искә төшә: «Суыкларда катмыйсың син, Сазлыкларда батмыйсың… Сытып-сытып та карыйлар, Тик син һаман бетмисең!»

Безне уятыр өчен, йокыга тәмам талмас өчен әнә шулай селкеткәләп торырга кирәк шул. Барыбыз бергә уянып китсәк, бигрәк шәп булыр иде дә бит… Төрле чаралар да телебезне яклау нисбәтеннән оештырыла. «Туган тел»не дә еш җырладык соңгы араларда. Бытыр әнә «Мин татарча сөйләшәм» шигаре белән дә ике чара узды. Бөтендөнья күләмендә татарча диктант язу да хуплауга лаек. Болар бар да «Без исән!» икәнлегенә бер дәлил бит, асылда. Шушы барлык чараларның алгы фронтында яшьләр булуы куандыра.

Яшьләр дидем дә, уйга баттым… Бездә еш кына олылар үз артларыннан ияртергә ярата, остаз дигән сүзгә эреп китә. Ә менә яшьләргә иярүне өлкәннәр нигәдер кирәксенми кебек… Үз дәрәҗәңне төшерүме бу? Вакланып тормаумы? Әллә инде әле яшь чакта көрәшеп тә күңел сүрелгәнлектәнме? Боекмагыз, өлкәннәр! Дөнья барыбер яшьләр кулында кала. Булган тәҗрибәгезне, киңәшләрегезне биреп калырга ашыгыгыз! Флешмобларга, «Мин татарча сөйләшәм»нәргә күбрәк кушылыгыз! Сан өчен булса да! Алайса, зарланудан башыгыз чыкмый. «Әдәбиятыбыз юк, укырлык әсәрләр бетте». «Телебезне юк иттеләр». «Театрга барырлык түгел». «Спорт кирәкми». «Сәнгать юк…» Яшьләргә киресен сөйләгез, әйдәгез! Булдырыйк! Әдәбиятын да, театрын да, сәнгатен дә, фәнен дә, башкасын да… Соңга калганчы. Ятып калганчы. Татар акылы турындагы сүзләрне ишеткәнче…

Яшьләр укырга яратмый, яшьләр газета-журналлар алдырмый дип тә зарланабыз. Укыганы укый аның. Укый да, тормышын да алып бара, бизнес та кора, газета-журналын да алдыра. Фикерлесе, төплесе, милли җанлысы… Тагын иң беренче абзацтагы картина күз алдына килде. Казанның җиде районында җиде татар мәктәбе булса, андыйлар саны күпкә, бик күпкә артыграк булыр иде.

Әлбәттә, яшьләр өчен бүгенге көндә экран аша уку, мәгълүмат алу җиңелрәк тә, җайлырак та. Интернет – барлык өлкәдәге диярлек мәгълүматның туплану урыны. Кешеләр биредә үзара аралаша, белем ала, уйный, күңел ача, ял итә, эшли… Үзара аралашуның иң популяр чараларыннан тагын берсе – ул социаль челтәрләр. Бу өлкәдә дә ел саен үсеш-үзгәреш, динамика күзәтелә. Баштарак аерым сайтларны социаль челтәрләр алмаштырды, алары камилләште, Вконтакте, Одноклассники, Twitter, Facebook, Instagram кебек яңадан-яңалары барлыкка килде, шулар урынына соңгы елларда мессенджерлар уйлап табылды. Кыскасы, бу өлкәдә көн саен яңалык барлыкка килә дип әйтсәк тә, дөреслеккә хилафлык китермәбез.

Менә инде утыз елга якын «Идел» яшьләр журналы да телебезне, мәдәниятебезне, милләтебезне саклау һәм яклау буенча зур эшләр башкара. Әлбәттә, кәгазь вариантка өстенлек бирүчеләр арасында туксанынчы елларда туучылардан өлкәнрәкләр күпчелек. Без аларга бик рәхмәтле! Аннан кайсы гына авыл яки район китапханәсенә килеп кермә, анда да таушалып беткән журналларыбызны күрү – бик куанычлы хәл. Таушала – димәк, укыла дигән сүз!

Татарча укысаң, татарча фикерлисең, татарча сөйләшәсең дигән сүз. Ә телнең – кечкенә генә тоелган бер элементның кеше, милләт, дәүләт тормышында никадәр зур роль уйнаганын аңлый башладык кебек…

Без исән!

РС

Ихтирам белән, «Идел» журналы баш мөхәррире Радик Сабиров

Комментарийлар

  1. Рифат
    Янв 09, 2018 @ 16:54:58

    Афәрин, Радик абый! Фикерегезне хуплыйм! Асылда, андый мәктәпләр Казанның бөтен мәктәпләренең яртысын алып торырга тиеш. Шул вакытта азатлык турында да уйларга булыр иде.
    Әлбәттә, тормышта андый камиллек үрнәкләре күп була алмый. Ул мәктәпкә дә көн саен һөҗүм барадыр мөгаен…

  2. Рүзәл
    Янв 09, 2018 @ 17:07:19

    Өченче шагыйрьнең алтмышынчы елларда язылган шигырен дә искә төшерикче: «Мин халкыма үткәннәрдән түгел, Киләчәктән урын барлыймын»

  3. Динара
    Янв 14, 2018 @ 06:32:37

    Шәп мәкалә, Радик абый! Ә Кадрия апаны милләтебезнең йөзек кашына тиңләр идем. Шундый фидакарь, милли җанлы шәхесләребез күбрәк булсын иде ул! Аллаһ Тәгалә аңа сәламәтлек, озын гомер насыйп итсен! Без — яшьләргә үрнәк көчле рухлы ханым.
    Ә килеп чыккан вәзгыять, иншаАлла, безгә файдага гына дип кабул итик. Чынлап та, соңгы вакыйгалар күпләрне уянырга, бераз булса да уйланырга сәбәп булды дип саныйм. Уйлануларыбыз хәерле кирәкле гамәлләребезгә әверелсен иде дә, халкыбыз үсешенә китерсен иде. Амин!

Комментарий язарга