Без кечкенә чакта укыган китаплар

Без кечкенә чагында дөнья бөтенләй башка төрле булып тоела иде. Кышлар суыграк, карлырак, җәйләр кояшлырак, бәйрәм күңеллерәк, ашаган азык тәмлерәк иде кебек. Дуслар да чын, әти-әни дә яшь, укыган китаплар да кызыграк, матуррак иде кебек.

Кайчакта кулга кечкенә чакта укыган килеп керсә, аны шул чактагы кебек йотылып укыйсы килә.

Хәтерлим, 3-4 нче сыйныфларда укыганда, кулыма Николай Носовның «Белмәмешнең айга сәяхәте» китабы килеп эләкте. (Татарчага Кыям Миңлебаев тәрҗемә иткән. Монысын соңыннан, үсеп, югары белем алганда гына белдем). Ул китап бездә әле дә бар, ләкин инде укыла-укыла бик таушалган, тышлыгы да таркалып бетә язган, ябыштырылып куелган.

Китап укырга яратуны шул әсәр “турырды” арысы.
китапнезнайка

Соңрак, «Кеше бул, Баранкин» дигән әкияти фантастика белән таныштым. Шулай ук татарчасын укыдым. Үзеңне Баранкин урынына куеп карау, биш кенә минутка булса да чыпчык, йә һич булмаса кырмыска булып карыйсы килде.

КитапБаранкин

Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» да кечкенә чакта яраткан китапларым арасында иде. Аны укыгач, абага турында дусларга сөйләп, соңыннан бергә урманда абага чәчәге эзләп йөргәнне хәтерлим.

309543_original

Китапханәдә кызык берәр китап сорагач, Кир Булычевның «Сто лет тому впедёд» китабын биргәннәр иде. Китап тиз укылды. Һәм мин китаханәгә кергән саен, шул авторның берәр әсәрен сорадым. Китаптагы рәсемнәр дә шул хәтле кызыклы булып тоела иде.
 

 

Хәзер, бу рәсемнәрне карагач, шул китапларны яңадан алып укыйсы килә.

Ә сезнең бәләкәй чакта яратып укыган китапларыгыз бармы? Сезнең әдәби сәяхәт кайсы китаптан башланды?

Рәсемле әдәбият тарихы. Татарча комикслар укыр идегезме?

 

Комментарий язарга