Без — Туфан якташлары!

Декабрь — Хәсән Туфан ае. Шагыйрьнең туган көненә багышланган чаралар аның туган ягында — Аксубайда башланып китте. Район үзәгендәге мәдәният йортында «Туфан укулары» конкурсының II зона бәйгесе булып узды.

Бәйгене оештыручы, Аксубай төбәген өйрәнү музее директоры, Татарстан рәссамнар берлеге әгьзасы, «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе – Әлфия ханым Нурхаметова әйтүенчә, әлеге конкурс зональ этапта 2016 елның декабреннән үткәрелә башлаган. Бәйге 4 номинациядә уза: 1 – Х. Туфан шигырьләрен сәнгатьле итеп уку; 2 – үзиҗат шигырьләре; 3 – Х. Туфан тормыш юлы һәм иҗаты буенча презентация; 4 –  сынлы сәнгать (Х. Туфан шигырьләре буенча иллюстрацияләр ясау). 3 яшь категориясендә үтә: 1. 7-12 – кече төркем; 2. 13-16 – урта төркем һәм соңгысы 17 яшьтән алып олы яшьтәгеләр.

Әлфия ханым: «Узган ел 48 бала катнашырга теләк белдергән булса, быел аларның саны 92гә җитте. Былтыр күбесенчә «Кайсыгызның кулы җылы», «Агыла да болыт агыла» кебек танылган шигырьләр яңгыраган булса, быел катнашучылар Хәсән аганың яңадан-яңа матур шигырьләрен тәкьдим иттеләр. Узган ел белән чагыштырганда, конкурсның географиясе дә киңәйде. Быел Чирмешән, Норлат, Яңа Чишмә, Чистай шәһәрләреннән дә килүчеләр бар. Узган ел Язучылар берлеге рәисе Данил әфәнде Салихов тарафыннан әлеге бәйгене республикакүләм масштабта үткәрергә кирәк дигән тәкьдим яңгырады, ләкин әле, минем уйлавымча, «багаж» җитеп бетми. Элек конкурс шагыйрьнең музеенда гына үтә иде, хәзер Туфан дәвамчылары музейга гына сыймый инде. Аның географиясен киләчәктә тагын да зурайтырбыз дигән өметтә яшибез».

Х. Туфан иҗаты үзенең лириклыгы, музыкальлеге белән аерылып тора. Гаҗәп түгел, аның күп кенә шигырьләре көйгә дә салынган, халык күңелендә «халык җырлары» дигән зур ихтирам белән аталып та йөртелә. Бәйрәмнең Х. Туфан шигыренә иҗат ителгән «Әйткән идең» җыры белән башланып китүе моның ачык һәм бәхәссез икәнен күрсәтеп торган бер билге.

Филология фәннәре кандидаты, «Идел» журналының баш мөхәррире – Радик Сабиров; Татарстан язучылар берлеге әгьзасы, С. Сөләйманова исемендәге премия лауреаты –   Рушания Низамова; Халык мәгариф отличныгы, РФнең мәгариф өлкәсендә мактаулы хезмәткәр –  Гөлнур Идиятова; Милли мәгариф буенча методист –  Рәмзия Зайдуллина; Ветераннар Советы рәисе – Бобкова Галина; Татарстан рәссамнар берлеге әгьзасы, «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе, Аксубай төбәген өйрәнү музее директоры – Әлфия Нурхаметова; Аксубай мәдәният бүлегенең җитәкчесе – Алексей Тимирясовтан торган мәртәбәле жюри укучыларны бәяләде.

Биредә Хәсән аганың иҗатына мөкиббән киткән, шигырьләрен генә түгел, ә тормыш юлы турында да мәгьлүматлы булган укучылар һәм өлкән яшьтәге апа-абыйлар җыелган иде. Кемнән генә сорасаң да, алар горурланып: «Хәсән Туфан – безнең якташыбыз!», – дип җавап кайтардылар. Рус милләтеннән булган егет-кызларның катнашуы аеруча күңелне күтәрде. Кайберәүләр, мәсәлән, Фәнис Низамов бу көнне ике номинациядә үзен сынап карады: Х. Туфанның шигырен сәнгатьле уку һәм шагыйрьгә багышлап иҗат иткән үз әсәрен жюри әгьзаларына тәкьдим итте. Х.Туфанның 100 еллык юбилее уңаеннан Кармәт авылында музей-йорты ачылганда иҗат иткән «Туфан өе» шигырен укыды. Аксубай лицеенда татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче һәвәскәр шагыйрә Әлфирә Галиева да шагыйрьгә багышлап язган «Пар каеннар көтмәделәр түгел…» шигырен укып узды. Әлеге шигырьне язуга нәрсә этәргеч булды дигәнгә Әлфирә ханым: «гомумән, Туфанга багышлап шигырь язганда бернинди авырлык та тумый, чөнки шигырь юллары үзеннән-үзе туа. Ул үзе – шигырь кебек», – дип җавап бирде.

Х. Туфанның туган авылы Иске Кармәттә урнашкан музей-йортының эшчәнлеге турында аның директоры Тәгьзимә ханым Низамова белән әңгәмә корып алдым. «Х. Туфанга музей 2000 нче елның 9 декабрендә шагыйрьнең  100 еллык юбилее хөрмәтенә ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев та катнашты. Ел саен яңа идеяләр, проектларны тормышка ашырабыз. Быел музей төшерелгән календарь һәм буклетлар эшләдек, бүген алар җиңүчеләргә тапшырылачак. Музейның ишекләре ел дәвамында ачык. Районыбызга килгән бер генә кунак та музеебызга кермичә китми. Х. Туфан музее Аксубай районының – бренды, йөзек кашы. Биредә шагыйрьнең шәхси әйберләреннән тупланган 1500 экспонат саклана. Туфан укулары җитсә, һәр елны буран була һәм бу вакытта музейда икенче атмосфера хөкем сөрә, хәтта моңарчы туктап торган сәгать тә, тиктомалдан, йөреп китә. 2015 нче елда Хәсән аганың 115 еллык юбилеена әзерләнгәндә шагыйрьнең икетуган сеңлесе Сәгыйдә апа музейга абыйсының үз куллары белән тотып укыган Корьән китабын, ике язу машинасын, язу карасын бүләк итте. Биредә шулай ук шагыйрьнең 500 китаптан артык шәхси китапханәсе, кәнәфиләре, өс-баш киемнәре һәм, хәтта чаңгы ботинкаларына кадәр саклана».

Залда Х. Туфанның шигырь китапларыннан, шулай ук аңа багышлап язган җыентыклардан тупланган күргәзмәне оештыручы, Аксубай үзәк китапханәсенең халыкка китапханә хезмәте күрсәтү бүлеге мөдире Фәймә ханым Гатина әйтүенчә, әлеге бәйрәмгә әзерләнгәндә укучылар китапханәдән чыкмыйча, бик күп китап киштәләрен актарганнар. Фәймә ханым, быелгы конкурс үзенең оештыру ягыннан да, катнашучыларның күплеге белән дә башка еллардагыга караганда үзгә булуын ассызыклап үтте.

Жюри әгьзалары катнашучыларны бәяләгән арада, мин Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, С. Сөләйманова исемендәге премия иясе Рушания апа Низамова янына ашыктым. Аның Хәсән ага турында сөйләгән истәлекләре аеруча кызыклы. Рушания апа үзенең истәлекләрен: «мин Хәсән абый белән беренче тапкыр Казанда, трамвайда барганда, очраштым. «Исәнмесез, Хәсән абый. – Исәнме, кызым, исән-сау килдеңме? Бәрәкалла, мине каян белә икән бу дип уйлап куйдым, ә ул барысы белән дә шулай сөйләшә икән. Аның белән сөйләшеп, хәтта билет алырга да онытканмын. Контролер килеп, билет сорагач: «борчылма, кызым», – диде дә, кесәсеннән ике билет чыгарып, компьюсерга тыгып бастырды. Ул билетны мин әле дә саклыйм», – дип сүзен дәвам итте Рушания апа. «Икенче тапкыр язучылар сьездында очраштык. «Ул: ничек тә Кармәт башына кайтырга», –  ди. Мин: кайтсагыз миңа ничек тә хәбәр итсәләр иде, мотоцикл белән ничек тә барып алып кайтам, – дип җавап бирдем». Рушания апа яныннан бер дә китәсе килмәде, аның хәтирәләре аша шагыйрьнең холык-фигылен күз алдымда барлап утырдым. «Туфан эчендә бернинди усаллык, мәкер, башкалардан көнләшү кебек сыйфатлар бөтенләй булмады. Ул үзенә җәлеп итеп тора иде. Иҗатында да гел йомшак хәрефләрне кулланды, шигырьләре таудан шуган кебек бара. Урал шахталарында йөргән вакытларында Такташка ияреп язса, ә йөрәккә үтәрлек шигырьләре төрмәдән кайткач язылды», – дип сүзен йомгаклады Хәсән аганың якташы.

Шул арада 2017 нче елгы «Туфан укулары» ның җиңүчеләре дә билгеле булды. «Әйткән идең» җырын башкарганы өчен, Сөләйманова Алия «Идел» журнылына бер елга язылу бүләгенә лаек булды. 7-12 яшькәчә төркемдә 3 нче дәрәҗә җиңүче дипломы белән Кузюрова Рузалия, 2 нче дәрәҗә җиңүче дипломы белән Черникова Регина, 1 нче дәрәҗә җиңүче дипломы белән Саттаров Тимур бүләкләнде. Ул шулай ук « Идел» журнылына  бер елга язылу мөмкинлегенә дә ия булды. Сәнгатьле уку номинациясенең 13-16 яшькәчә урта төркемдә Нәбирә Гыйматдинованың махсус бүләгенә Минникиева Алинә лаек булды. 3 нче дәрәҗә җиңүче – Непомнящий Иван, 2 нче дәрәҗә җиңүче – Җамалиева Алсу, 1 нче дәрәҗә җиңүче – Камалетдинов Динар. Ул «Идел» журналына бер елга язылу бәхетенә дә иреште. Өченче төркемдә:  3 нче дәрәҗә җиңүче – Исхакова Лилия, 2 нче дәрәҗә җиңүче – Ислямова Зөлфирә һәм 1 нче дәрәҗә җиңүче – Низамов Фәнис. Үзиҗат номинациясендә җиңүчеләр: 3 нче дәрәҗә җиңүче – Зайдуллина Сөмбел, 2 нче дәрәҗә җиңүче – Борисова Ангелина һәм Низамов Фәнис, 1 нче дәрәҗә җиңүче Ханова Әдилә һәм Әлфирә Галиева. Презентация номинациясендә 1 нче дәрәҗә җиңүче дип Җәләлетдинова Ләйсән лаек булды. Сынлы сәнгать номинациясендә 1 нче дәрәҗә җиңүчеләр – 6 яшьлек Хәйретдинова Мәликә һәм Итимуратов Рәсим лаек булды.

Гөлнур Идиятова: «бүгенге кичә Хәсән Туфаныбызны олылау бәйрәме булды, барлык оештыручыларга, катнашучыларга да үземнең зур рәхмәтемне җиткерәм. Укытучының укыту дәрәҗәсеннән укучының белеме тәңгәл килүенә тагын бер кат инандык», – дип конкурска йомгак ясады.

Кая гына барсак та Туфан күләгәсе астында без җылынабыз, үзебезгә юаныч табабыз. «Без — Хәсән Туфан якташлары», – дип кычкырып түгел, ә горурланып әйтәбез!

Туфан Туфан1 Туфан2 Туфан3 Туфан4

Комментарий язарга