Бездә кояш сурәте бар

Иксөяр Иксанова Лаеш районы Саралан авылында дөньяга килә. Студент елларында Мөхәммәт Мәһдиев җитәкләгән «Әллүки» әдәби түгәрәгенә актив йөри, иҗат эше белән җитди шөгыльләнә, шигырьләре көндәлек матбугат битләрендә еш күренә.

Университетны тәмамлагач, республика газета-журналларында хезмәт куя. «Ышанасы килә», «Кышкы канәферләр», «Син – язган язмышым», «Кырык кыл» китапларында дөнья күргән шигырьләренең төп нигезен кеше язмышы, хатын-кыз гаме, гаилә, мәхәббәт турында фәлсәфи уйланулар, күңел кичерешләре тәшкил итә. Хисләре ихлас, моңсу-сагышлы аһәңле.

Җир. Яңгыр. Яз.

Ак биләүдән чыкты инде,

Артта калды сабый чагы.

Күңеленә бар да сыя –

Шәрран ачык җир кочагы.

 

Тамчы-тамчы алка такты,

Киде нәфис яшел күлмәк.

Җанда ярсу омтылышлар –

Бу җанына нидер кирәк.

 

Йөзеп кенә килде берәү,

Килеп керде күңеленә.

Назлы хисе җир җанына

Әй түгелә, әй түгелә…

 

Болыт булып килде сөю,

Мәхәббәте ташып акты.

Бөтен хисен койды җанга.

…Ә җир иртән чәчәк атты.

 

 

***

Тигез иде дөнья кар астында –

Ап-ак иде күз күреме ара.

Язгы ташкын килде бөтерелеп –

Ташкын сулар актарылып ага.

 

Өскә чыга,

Чыга калкып бары:

Кипкән яфрак,

үлән,

чүбе-чары…

Ап-ак иде дөнья кар астында.

Чуарланды.

Эреп бетте кары!

 

***

Яз инде, яз…

Төксер тауларында

Уяндымы икән умырзая?

Боз кузгала микән Иделемдә?

Бозлар булып еллар ага кая?!

 

Кая китә

Умырзая төсле

Гаҗәпсенеп карау бу дөньяга?

Умырзая булсаң икән кабат!

Йөрәк инде миләш булып яна…

 

***

Гөрләвекләр кузгалдылар,

Кузгалмый күңел генә.

Әзер идем кайчан гына

Ташкын күк түгелергә.

 

Ага сулар, актарылып,

Мин генә торып калмам.

Ташкын сулар уртасында

Боз булып агып барам.

 

***

Урамда яз.

Якты. Җылы. Чытлык.

Челтер-челтер көлә…

Йөгерә…

Гөрләвекне сикреп чыккан төсле

Үтеп булса шул Яз иленә! –

Яз күк чытлыкланып көләр идең –

Сипкелләрдә Кояш уйнатып.

…Моңсуланып язга карап торам,

Тал песиен җанда уятып.

 

***

Баскан саен, эзгә яфрак төшә,

Баскан саен, эзгә кар ята.

Каплап кала, имеш, яраларны,

Мине, имеш, шулай юата.

 

И табигать, бу риясыз хисең

Яраларын җанның яңарта.

Кар эретеп, сары яфрак куып

Барыбер бит кабат яз кайта.

 

Яз кайта да…

Кайтмый үткән гомер.

Ышанычлар – язгы суларда.

Баскан эзгә яфрак төшә,

Ак кар…

Сөенгән бул, күңел, шуларга!

 

Күмелеп калды, диген, яраларым

Сары яфрак, ак кар астында.

Язлар килер аннан…

Гөрләвекләр

Суга салыр, салыр барсын да…

 

Быелгы яз

Офыкларның шундый якын чагы

Кул сузымы ара.

Канатларың каерылган килеш,

Син шул офыкларга җитеп кара!

 

Офыкларның шундый якын чагы.

Ара – кул сузымы.

Шуңа күрә икеләтә ачы

Бәгырьнең сызуы…

 

Хатын-кыз

Без бит – Алма.

Аңламыйча калма безне,

Дөнья!

Ташлар булсаң,

өзеп алма безне,

сөйгән яр!

Без бит – Алма.

Бездә кояш сурәте бар.

 

Без бит – Алма.

Аңла:

Алма – татлы,

җылы тойса,

Алма – ачы,

суык тисә…

 

Яз. Хатын-кыз.

Һавалар – зәңгәрдән-зәңгәр.

Күзләр – төпсез кое.

Чыгырга җил кагылса да,

Түгелергә уе.

 

Мин – хатын-кыз

Каурый болыт булып күккә аштым,

Тамчы булып тамдым гөлләргә, –

Йә, кемнәрнең җаны кипкән иде,

Җылы яңгыр кирәк кемнәргә?

 

Язгы үлән булып күтәрелдем,

Яфрак булып шыттым бөредән, –

Йә, кемнәрнең ачылмаган язын

Ак кыраулар сугып өлгергән?

 

Ал таң булып офыкларга кундым

Һәм көн булып төштем өзелеп.

Шагыйрь, диеп сокландылар бар да, –

Мин хатын-кыз идем иң элек!

Комментарий язарга