Безнең тәкъдир балтасыз сап түгелдер…

Айрат Тәлгать улы Суфиянов 1958 елның 26 мартында Башкортстанның Балтач районы Усман авылында туа. 1985 елдан бирле Чаллы шәһәрендә яши. «Кылычлы җил» (2006) шигъри җыентык авторы. 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

IMG_0226

Бишек

Cиләсендә сәмави нур

Уйнаган көйле бишек…

Ак биләүдә сабый йоклый

Төш күреп, тирләп-пешеп.

Аллаһ белән бәйләнеше

Өзелмәгән җаны – бай.

Тешсез авызы елмаеп

Ачылган таң таҗыдай.

Татлы җәннәт җимешләрен

Сузамы фәрештәсе!?

«Сөбханалла, күз тимәсен!»

Дип, пышылдый әннәсе.

Уянып китә дә сабый

Биләвен чишеп ата.

Һаман хәтере багында

Бәйсезлек чәчәк ата…

Күгәрченнәр гөр-гөр килә

Нарат өй кыегында.

Киләчәк яшәр шикелле

Сәгадәт куенында.

…Көн күзендә ил-көн көткән

Көләч кояш кабына.

Ашлы болыт кәрваннары

Ага кыйбла ягына.

Безме сабыйлык сафлыгын,

Җир үземе сагына?

…Силәсендә сәмави нур

Уйнаган бишек аша,

Үткән, бүгенге, киләчәк,

Мәңгелек аралаша…

 

 

Туган телеңә бассалар…

 

Күп югалттык… Өстебезгә

Хәрабәләре ава.

Ил-йортыңны корытканнар

Кавеменнән ут ява.

 

Йомарлана баскан туфрак,

Кысыла сулар һава.

Аяу көтеп, эзләргәме

Дәгъвасызлыктан дәва?..

Кем бирер төгәл җавап?

 

Зинһарлап сорыйм, милләтем

Иттифак орлыгын тап.

Үз йөрәгеңнең ярасын

Үз учың белән син яп…

 

Мөнбәргә менсен гаделлек

Чәчкән Сүз – Галиҗәнап.

Калмасын безнең йөзләрдә,

Эзләрдә җуелмас тап.

 

Сәфәр чыктык… Безнең тәкъдир

Түгелдер балтасыз сап…

…Туган телеңә бассалар,

Елан булсаң да – савап…

 

 

Телне саклау – җанны саклау

 

Чикләнсә, телем чикләнсә,

Бикләнер зиһен-ишек.

…Матчадан төшәр өзелеп

Мин тирбәлгән тал бишек…

 

Җиде бабам рухы үксер,

Кушылыр атам, анам.

Илсез туар, телсез корыр

Сөтле, имле тантанам…

 

Тел-көбәсез калсам, мине

Өзгәләр һәрбер көчек.

Телне саклау – җанны саклау,

Җансыз яшәрмен ничек?

 

Шигырьгә күчкән җанымның

Телен киссәләр әгәр,

Йөземне каплар кәфенлек

Булыр, канлы күләгә.

 

Телем – баскыч, югарыга,

Яктылыкка үрләргә…

…Теле өчен кемнәр әзер

Гомре белән түләргә?..

 

Телем – ачкыч… Дошманым да

Ашкынмасын җирләргә.

…Насыйп әйләмә, Ходаем

Телдән язып үләргә…

 

 

Торналар тавышы

 

Зәп-зәңгәр күкләрдә

Торналар тавышы.

Кайталар!.. Саулары

Яз белән кавышыр…

 

Җил исә елмаеп

Таң туган яклардан.

Кайларда яшьлекнең

Чәчәге сакланган..

 

…Яз үтәр, җәй җитәр,

Көз килер тагын да.

Өзелер яфраклар

Сап-сары табынга.

 

Сагаер гомернең

Сагышлы агышы.

Яңгырар күкләрдә

Торналар тавышы.

 

Китәләр… Китәләр

Диярмен тын гына.

…Мәңгелек иреге

Ягылыр тыныма…

 

 

Сагынырсың

 

Милли үзаңың җуйсаң, тел калмый,

Дулкынланмас та ваемсыз каның.

Йөрәгеңне дә тоташ боз каплар,

Ятлардан җылы теләнер җаның.

 

Ятлар өчен син – уйнаш курчагы.

Ятлар алдында юк синең саның.

Ятларның түре, – кадагына да,

Тиңләшә алмас, туган тупсаңның.

 

Ләхет алмый да, кәфенсез килеш

Җирләп сөйрәлсәң, кавемең данын,

Күкләр эндәшмәс, әгәр сорасаң:

«Мин кеме диеп,бу замананың?»

 

Хәтерсез манкорт, карыша алмас,

Кортлар имсә дә, халкының сутын.

Көт, сагынырсың, кояшка тиңләп,

Үз күкләреңнең, хәтта, болытын.

 

Үкенерсең дә, сүндергәнеңә

Халкыңа бәйле газизлек утын.

…Ятим баладай, күкрәге сөтле

Анаңны эзләр соңгы минутың…

 

 

Ярый әле

 

Гомеремнең ахырына еракмы?

Ярый әле, күрәзәче түгелмен.

Алдан белсәм, сөендермәс шикелле

Гонҗәләрен ачу туган телемнең.

 

Күрмәс идем мәһабәтлек йөзен дә,

Тапмас идем кояшын да күгемнең.

Җазибәле гүзәллекнең үзендә

Сайрый-сайрый очмас иде бүгенгем.

Ярый әле, күрәзәче түгелмен.

 

Кысар иде төшенкелек – тар калып,

Бер эшкә дә бармас иде кулым да.

Гатәләттән исән килеш таркалып,

Торыр идем мордар китү юлында.

 

Ярый әле, Раббы безне саклаган,

Һәр мизгелгә яшәү ямен өргән дә.

Кем соң уйлап, изалансын, китәм дип

Җиргә әле ныклы басып йөргәндә.

 

Гомеремнең баешына еракмы?

Ярый әле, күрәзәче түгелмен.

Сәмави нур агылганда җиһаннан,

Гел яшәреп, яшәренә ышанган

Җырым эзли үлемсез моң телемен.

 

 

Күк йөзендә шул ук ай көлә

 

1

…Читкә кактым кырыс чынлыкны –

Өркетмәсен зәңгәр тынлыкны…

Күк йөзендә тулган ай көлә.

Зөһрә-кыздан нурлар бөркелә.

 

Без үскәндә шул ук ай иде…

Тойгыларга күңел бай иде.

Кешни-кешни кыйбла ягына

Томылыплар чапкан тай иде.

 

Тормыш безне ярата иде…

Сафлык исен тарата иде.

…Нәрсә булды? Бар да үзгәрде,

Алдыбызда – арата инде.

 

Элек күккә баккан күзләрне

Язмыш түбән карата инде…

Матурлыкка тугры сүзләрне

Йа Илаһым, каралта инде.

 

Югалтканнар кайтып безләрне

Юатыр дип көттек күпме без?

Түбәнәйде инде күгебез,

Илгә кирәкмибез, үгибез,

Каршыларбыз ничек көзләрне?..

 

2

Юккамы соң бәхет эзләдек?

Муеннарда – камыт эзләре…

Уй җигелде тамак хакына.

Хәләл дә юк хезмәт халкына.

 

Алга өндәп чыбыркылылар,

Без – атларны, чыбыркылыйлар.

…Абагалар күңел түрендә,

Хәтта инде хыял үрендә

Чәчәк коеп үксеп елыйлар…

 

3

…Урап кайтсын иде тай чаклар,

Тойгыларга күңел бай чаклар!

…Сүнмәгәндер кебек җилләрдә,

Тәпи баскан туган җирләрдә

Без кабызып киткән учаклар…

 

Өметсезгә юлдаш – качаклар…

Өметлене – фәрештә саклар…

…Күк йөзендә тулган ай көлә.

Карашыннан нурлар бөркелә…

 

 

Комментарий язарга