Безнең вакыт әле үтмәгән!!!

Эзли күзләрем ямьле карашың
Саф-дөрес сөю, син җанымда…
Киләчәген көтәм бик язмышның
Ялгышмассың кил яннарыма

Киләчәккә сәяхәт итик
Бирче кулыңны, сөеклем
Урман, тау-сулар аша үтик
Ямнәрен тоеп гөмернең..!

Көтәм сине, эзләмә башканы
Авырлыкта бергә гел булдык
Алдагы юлга атлыйк шатланып
Уртасында юлның айрылмыйк

Киләчәккә сәяхәт итик
Бирче кулыңны, сөеклем
Урман, тау-сулар аша үтик
Ямнәрен тоеп гөмернең..!

Бәхетле көннәр көтәдер алда
Калдырып үпкә- ялгышларны
Саф мәхәббәт белән,җаным җанда
Урыйкла уртак язмышларны..!

Киләчәккә сәяхәт итик
Бирче кулыңны, сөеклем
Урман, тау-сулар аша үтик
Ямнәрен тоеп гөмернең..!
Безнең вакыт әле үтмәгән!!!

Комментарий язарга