Безнекеләр башкортларның «Журфест» бәйрәмендә

Бүген Башкортстанның Караидел районындагы «Йолдызлы» («Звездный») физкультура-тернәкләндерү комплексында журналистларның «Журфест-2018» Сабан туе гөрли.

Фестивальнең төп темасы бик зур һәм җитди: «Тел, мәдәният, этносны саклау коралы буларак – милли матбугат». Милли матбугатның бүгенге хәле һәм киләчәге турында чыгышлар да шактый кимәлле: Россия Журналистлар берлегеннән, Башкортстан Республикасы Корылтае җитәкчеләре һәм башка республикалардан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша.  Түгәрәк өстәл җыеннары турында соңрак бяән итәрбез.

60а

Башкортларның «Журфест» фестивале быел сигезенче тапкыр уздырыла. Аның кысаларында уңышлы эшләгән журналистларны  бүләкләү, Башкортстан Журналистлар берлегенә яңа яшь каләмчеләрне кабул итү дә каралган.

60п

Комментарий язарга