Биек тауның башларында дөнья матур күренә

Читкә китү безнең татар өчен яңалык түгел. Күченергә тормыш үзе мәҗбүр иткәнлеген дә беләбез. Нужа куып, Донбасс, Новокузнецк, Воркута, Төмән, Себер кебек бик ерак якларга киткән милләттәшләребез…

Мөгаен, олы юлга чыгучылар арасында романтика дулкыны кузгаткан тынгысыз йөрәкләр дә булгандыр.Һәрхәлдә, торгынлык чоры – узган гасырның җитмешенче еллары яшь буынына дөнья күрү мөмкинлеге тәтеде. Тел төбемне сизенгәнсездер инде: үзем күргәннәр белән уртаклашасым килә биредә.

Читкә китүемнең сәбәбе гади үзе. Минем ул чакта иң көчле теләгем – дөнья күрү иде. Үзебездәгегә охшамаганны. Себергә менә шул теләк очырды фәкыйрегезне.

ТАУГА МЕНГӘЧ КАУШАУ

Укуны бетереп инженер дипломын алгач, юллама буенча Красноярск ягына – Себернең нәкъ үзәгенә үк барып чыктым. Күңелем эзләгәнгә юлыктым дип әйтә алам. Моңарчы ишетмәгән-күрмәгән гел яңа дөнья ачылды миңа анда. Хәер, бер мин генәме соң андый хыялый!

Эштән бирелгән тулай торакта яшәүче егет-кызлар белән танышкач, үзем ишеләрнең шактый икәнлеген күреп гаҗәпкә калдым. Хәтта Мәскәүдәге яисә Ленинградтагы тәртипле-матур кала уңайлыкларын кыргый карурманлы табигать тылсымына алыштырганнар да очрады араларында. Их, тынгысыз яшьлек!

Кеше бирегә килгәч, Себер табигате белән танышуын «Красноярск баганалары» дип аталган кыя-тауларны караудан башлый икән. Кызык, андыйларны яшьләр үзара дүрт төркемгә бүлеп йөртә иде. Әлеге «баганалар»га беренче адымнарын ясаучыларны, «тапкырлау таблицасын өйрәнүчеләр», дип үчеклиләр. Анысын да үтеп, карурманны мөмкин кадәр ераграк кереп айкап чыкканнар «сәяхәтчеләр» дигән исемгә лаек була. Карурманнарда йөреп тәҗрибә туплаганнар елга буйларына да сәфәр кыла. Енисей елгасына Саян тауларыннан агып төшкән Кан һәм Ман исемле елгалар кушыла. «Сәяхәтчеләр» карурман аша шул елгаларга бара һәм саллар ясап Енисейга агып төшә иде. Мондый сынауларны да үтә алган егетләрне хөрмәтләп «таёжник» дип йөртәләр. Һәм, ниһаять, кышын да карурманга сукмак сала алганнарны «чын себер кешесе» дип олылыйлар… Моны әлеге дә баягы тулай торактагы күршеләрем сөйләде. Минем дә кешедән калышасы килмәде. Һәм беренче елда ук менә шул атаклы «баганалар»ның үрләрен яулый алдым. Карап танышу – читтән күзәтеп йөрү дигән сүз түгел икәнлеген аңлатып тормасам да ярыйдыр. Билгеле инде, һәр егет тә тауның түбәсенә менәргә ашкына.

Яз җитеп җир кипкәч, май аенда йөри башладык ул якка. Әйе, ялгыз йөрмиләр карурманда. Әлеге «баганалар»ны күрергә теләүчеләрдән төркем оештырып, бер ял көнне иртән иртүк кузгалдык. Төркемебезгә минем кебек яңалар да һәм, үзләренчә әйтсәк, «карт»лар да кергән иде. Билгеле, әзме-күпме тәҗрибә туплаган «карт»лар сәяхәтебезнең әйдаманнары булды. Сигез кеше җыелдык, арабызда ике кыз да бар иде. Таулар дөньясын ачканым, энәсеннән җебенә кадәр дигәндәй, бөтен нечкәлекләре белән хәтердә.

Алдан ук искәртәсем килә: тауның матурлыгы түбәсенә менеп җиткәч ачыла икән. Безнең яктагы үлән-куак баскан үрләргә гел охшамаган себернекеләр. Таштан коеп ясалгандай алар. Төрле зурлыкта һәм төрле биеклектә үзләре.

Мәшһүр табигать ни көч табып кылангандыр биредә?.. Карурман эчендә махсус эшләп, берәм-берәм таш-бетоннан биек тау өеп кыяга охшатып катырып куйган диярсең… Әйе, «Красноярск баганалары»н беренче тапкыр барып күргәч, андагы ташлар гаҗәпкә калдырды мине.

Менә шул ярыйсы гына шома таш кыяга күтәрелер өчен без бердәнбер җайланма – резин галош алган идек. Барып җиткәч озаклап каранып йөрмичә, аяк киемнәрен алыштырдык та, беренче баганага менеп тә киттек. Күңел ашкына, тизрәк тау башын күрәсе килә. Әмма, һәр нәрсәнең үз тәртибе, дигәндәй, монда ашыгырга-кабаланырга ярамавын алдан ук кисәттеләр. «Карт»лар безгә сабак биреп алды. Рәткә тезелеп күтәреләсе икән. Беренче булып тәҗрибәле иптәшебез кузгалды. Мин аның артыннан иярдем, минем арттан бүтән иптәш… Биредә кечкенә генә ярык та, бер кул гына сыярлык уентык та һәм хәтта бармак кына сыярлык тишек тә аякка – баскыч, кулга – тотка яисә таяныч итеп файдаланыла. Һәркем алда барган иптәшеннән күзен алмый атлый. Атлыйбыз дигәч тә, бик үк хак әйтмим әле мин: безнең хәрәкәт күп урында шуышып үрмәләүне хәтерләтә. Турыдан гына менеп булмый: текә тау битеннән кыеклатып шуышабыз да, аның читенә җиткәндә кул белән тартылып берәр метр чамасы өскә күтәреләбез. Һәм тагын кыеклатып шуышабыз… Бездән эз калса, ул, өскә таба кыеклатып, уңга-сулга сызылган сызыклар булыр иде, мөгаен. Тәртип саклап ипләп кенә баргач, тауның уртасына ярыйсы гына тиз менеп җиттек. Шунда, үзем дә уйламаганда, минем аркада үрне яулавыбыз туктала язды.

Копия 1 нче багана

…Сулга таба чираттагы сызыкны сызып килдек тә, алдагы иптәш кискен хәрәкәт ясап өскә талпынды. Аннары миңа борылып ничек эшләргә икәнлеген аңлатты. Көчле генә талпынырга да, уң кулың һәм уң аягың белән югарыдагы уемтыкларга эләгергә кирәк иде. Аннары суырылып шунда бөтен гәүдәңне тартып аласың. Әмма мин, ул өйрәткәнчә кузгалсам да, өстәге уемтыкларга җитә алмадым һәм шуып төшә башладым. Сул кулымны ычкындырмаган идем әле – шуның ярдәмендә тартылып, элекке урынга җиткәч туктала алдым. Шулчак алгарак карап баксам, ни күрим! Сул кулым белән тотынган урыннан тау текә уелып китә, карамыйча тагын бер атласам аска очасы икәнмен… Биш катлы йортның түбәсенә менеп аска карагандай булдым. Текәлеге дә, биеклеге дә шундагыдан ким түгел, билләһи! Ташка бар көчемә елышуымны үзем дә сизми калдым. Арка тирләп чыгуын тойдым. Торам шулай ябышып каткан хәлдә. Минем арттан атлаучы да туктап калды. «Нәрсә булды? Нәрсә булды?» диешә-диешә башкалар да тукталды. Әмма мин урынымнан кузгала алмыйм гына бит. Кулны да, аякны да аерасы килми. Биеклектән курыкмыйм үзем. Бәләкәй чаклардан авылдагы биек өянке агачларына менеп чарланган малай бит мин. Әмма ни хикмәттер, биредә менә кулымны да, аягымны да аера алмыйм инде… Моны күрептер, алдагы иптәш кире борылды. Ул сорашмыйча гына минем уң кулымны тотты да – әйдә, дип өскә тартты. Мин, аягым белән талпынып, тиешле урынга менеп кунаклавымны сизми дә калдым. Шөкер, озак тоткарланмадым – кеше алдында хурлыкка калмадым. Әнә юлдашларым янә хәрәкәткә килде. Мин тагын алга таба җиңел генә үрмәли-шуыша башладым. Каушап калулар бүтән кабатланмады.

Ниһаять, менеп җиттек. Без – өстә! Күңел күтәренке. Әйтерсең, ниндидер мөһим ярышта җиңү яулаганмын – сөенечтән авызым ерык. Хәер, бер мин генә канатланмыйм икән. Әнә, күтәрелеп җиткәч һәрберсе елмаеп җибәрә, тирә-якка карап: «Ай-яй нинди биектә без!» дип шакката. Бәлки, менә шулай куанып алыр өчен күтәрелергә кирәктер биек тау башына? Бәлки, ерак офыкны күзәтер өчен… Әнә бит нинди күренеш ачыла югарыдан! Бөтен күз күремен яшел карурман биләгән. Таулардан тора икән үзе. Якын-тирәдә яшеллек сыек әле. Май уртасы бит, агачлар яфрак яра башлаган гына чак. Әнә, безнеке белән янәшә калыккан тау башында ничектер үсеп чыга алган каен агачы игътибарымны җәлеп итте. Талымсыз да соң каен агачы – менә нинди ташлы тау башында да тамыр җибәргән ул! Шактый гына күзне ала алмадым ак каеннан. Вак яфракларын бүген генә чыгарган шикелле иде ул. Сыек яшелгә төренгән каен шундый матур иде ки – әйтерсең лә, агач, бизәнәсе килеп, үзе өстенә яшькелт яфраклы җәймә бөркәнгән…

Язгы табигать матурлыгы белән хозурлануымнан янымдагы иптәш аерды. «Ничә сәгать күтәрелдек икән?» дип сорады ул. Мин кул сәгатен алырга түш кесәмнең төймәсен чиштем. Беләктә калдырсаң – комачаулый ул, дип, аста ук салып кесәгә тыгарга киңәш иткәннәр иде тәҗрибәле юлдашлар. Сәгатьне чыгардым да, аптырап киттем. Күземә күренәме әллә? Пыяласы үрмәкүч пәрәвезенә охшап чатнап беткән… Нидән ватылган ул? Әллә соң тегендә тукталып калгач ваттыммы? Кыя читенә килеп җиткәч бөтен көчем белән тартылган идем бит ташка… Бу хәлне башкалар да шуңа юрады: «Менә нинди көч белән ташка сыенган булгансың – сәгать пыяласын да сыткансың бит. Димәк, яшәү теләгең көчле!» Чыннан да шулайдыр. Бәрелеп-сугылып йөрмәдем бит инде мин. Менә нинди икән кешенең табигый инстинкт көче!

Гаҗәп, тау уртасында тоткарланганнан соң мин бик җиңел менә башладым бит, бүтән төртелеп тормадым, уйламый-нитми генә җиңдем кыен текәлекләрне. Әйтерсең лә, биеклек сынавына йомшап та һәм аны җиңеп-ныгып та өлгердем шул чакны… Тукта әле, ә нишләп бүтәннәр бирешмәде икән соң андый чиргә? Югыйсә, минем кебек яңалар иде бит бу үргә менүче ярты төркем… Хәер, сораша алмый калдым – кире аска төшәргә җыендык. Һәм шулчак көтелмәгән хәл булды.

Биеклектә һәркем дә каушап калырга мөмкин икән. Биредә беренче тапкыр сыналучы иптәшләремне дә урап узмаган иде чир. Өскә менгәч күрсәтте ул үзен, төгәлрәге, төшәбез дигәч. Кинәт кенә каушап китте яңалар. Кызларыбызны әйтәсе дә юк инде. Түбән таба карап-карап алып: «Төшкәндә ялгыш ычкынып китсәң… Аска шуган саен тизлегең арта барачак һәм эләгеп калу мөмкинлегең кимегәннән-кимиячәк!..» – дип аһ иттеләр. «Курыкмагыз, менеп җиттегез бит әле!» – дип үгетләүләр дә тәэсир итмәде. Басып торган уңайлы җирдән аякларын аерырга теләмичә гел менә ябышкандай катып калдылар. Бераз гына астарак мин дә шундый хәлдә идем…

Нишләргә соң? Бергәләп уйлашкач җаен таптык кебек. Миннән алда барган иптәш беренче булып кузгалды. Текәлектән ул оста гына төшеп тә китте һәм өстән күренеп торган ярыкка җиткәч, тукталып безгә карады. Аннары мин кузгалдым һәм аның җилкәсенә басып кулларым белән ташка ябыштым. Тагын ике тәҗрибәле сәяхәтче, бер-бер артлы төшеп, безнең белән янәшә басты… Шулай итеп тере баскыч хасил булды һәм аска таба кузгалырга кыймаучылар, безгә тотына-тотына, беренчебез тукталган уентыкка тезелделәр. Аннары тере баскыч тагын аскарак күчте… Шулай итә-итә кыя-тауның итәгенә якынлаштык. Җиргә баскач сөенешүләребезне күрсәгез иде!

…Кызык, юлдашларыбызның берсе, киләсе атнада тагын «багана»га менәргә киләбезме, дип сорагач, каршы килүче булмады. Шимбә көнен өзелеп көтеп алдык һәм «тапкырлау таблицасын өйрәнүне» дәвам иттердек. Мавыктырды бу безне. Теге каушаулар бүтән кабатланмады. Бер-бер артлы «Красноярск баганалары»ның түбәләренә менеп, дөньяны югарыдан күзәтеп алдык без. «Каурыйлар» дип йөртелгәненә генә менә алмадык, анысын шунда туып, шунда үскән егетләр генә үз итә икән. Төзелешләре дә, биеклекләре дә бер-берсеннән нык аерыла аларның. Биредәге халык арасында телгә кергән атамалары да үзенчәлекле шул: «Беренче багана», «Икенче багана», «Кытай стенасы», «Такмак», «Бабай», «Арыслан», «Каурыйлар»… Нәрсә мавыктырды безне? Тау башыннан табигать матурлыгын күзәтеп сокланасы килдеме? Әллә соң, биеклек каушатуларын җиңә алуыбыз дәрт бирдеме?.. Өздереп кенә әйтә алмыйм.

ЮЛГА ЧЫКСАҢ, ЮЛДАШЫҢ ҮЗЕҢНӘН ЯХШЫ БУЛСЫН

…Карурман дип аталган чиксез урманга сәяхәт кылучыларга бердәмлек таләбен дә куя кырыс себер табигате. Бу таләпнең мөһимлеге менә шул беренче үрне яулаганда ук күренде. Таш кыяларның һәрберсендә диярлек кара буяу белән ясалган квадрат сурәтләренә дә игътибар иттек без. Биек кыядан егылып һәлак булган кешенең исем-фамилиясе сызылган икән ул кара рамда… Кырыс табигать куйган таләпләр кан белән языла диләр себердә яшәүчеләр.

Атаклы «Красноярск баганалары»н барлап чыккач та, сәяхәткә йөрүебезне дәвам иттек. Тулай торакта оешкан әлеге төркемебез таралмады, җәй уртасында отпускага чыгып туган якларга кайтып килгәч кабат җыелдык. Кыя-тауларга йөреп, ныклап танышып-дуслашып беткән идек инде. Гаҗәп, моңа кадәр таныш та түгел идек бит әле. Кем әйт- мешли, сигезебез – сигез каладан… Бүген моңа беркатлылык дип көлеп караулары да бар, әлбәттә. Хәзер дустанә оешу юк, индивидуализм заманы бездә. Кеше бер-берсен белми, белешсә дә, дәүләте булу-булмауга бәйле рәвештә кызыксына күршесе белән. Их замана, их замана!..

Хәер, заманга тел-теш тидерәсе түгел – безнең яшь чакта да очрады шайтан таяклары…

…«Себер табигате» дигәндә, тайганы күз алдында тоталар. Карурман диләр аны бездә. Гәрчә ул шулхәтле кара да, караңгы да түгел үзе. Таулы-таулы куе урман. Гел бездәге кебек нарат, чыршы, каен агачлары күп очрый анда. Тау төбендә аккан инеш буенда котырып үскән кура җиләге һәм кызыл карлыган куаклыклары да гел безнең яктагы әрәмәлекләрне хәтерләтә… Шулай да себер урманының хуҗасы – эрбет агачы. Мәһабәт төзлеге һәм алагаем биек булуы белән хөрмәт иттерә ул үзен.

Җәен – бер, көзгә таба гел башка ул урман. Җәйге куе яшеллек август урталарында төрлеләнә башлый. Тау өстенә менгәч күзгә чалына әлеге үзгәреш. Яшеллек дәрьясында урыны-урыны белән сары төс пәйда була. Гүя табигать кырыс кышка әзерләнеп, яшел киеменә сары ямаулык өсти…

Шушы гаҗәеп үзгәреш тартамы, бу чакта кеше бигрәк тә күп йөри урманга. Гомумән, андагылар табигать белән дус. Ниндидер табыш өчен генә дә түгел. Һәрхәлдә, яшьләр шулай. Безне, мәсәлән, карурманга нәрсә йөртте соң? Әле бит ике ял көне генә җитми, кайвакыт берәр атнага чыгып китә идек сәяхәткә. Аркага атналык ризык һәм йокы капчыгы тутырылган авыр биштәрне асып, гадәттә, җомга көнне төштән соң кузгалабыз. Кайберәүләр кебек, якын-тирәдә генә кунаклыйсы килми безнең, мөмкин кадәр ераграк, урман эченәрәк керергә омтылабыз. Ашыгабыз. Көн үзе ашыктыра. Кич җиткәнче беренче тау сыртын узып, икенчесенең түбәсенә менеп маңгай тирен сөртергә өлгерергә кирәк. Анысының теге як итәгеннән инде караңгылык белән бергә төшәргә туры килә. Ә аста чишмә кадәрле генә инеш ага. Менә шуның янында кунабыз беренче төнне.

Копия Каурыйлар

Карурманда кешене такыр сукмак көтми. Аның эче ауган-сынган агачлар белән тулы. Нишләптер, төбе-тамыры белән умырылганнар күп. Иләмсез дәү әзмәвер, әйтерсең, котырынып китеп, агачларны йолкый-йолкый уйнап алган… Юлда җайсыз яткан бүрәнәләрне үрмәләп тә, мүкәләп тә һәм, ачуым бер килмәгәе, шуышып та узарга туры килә. Аркадагы биштәр беренче тауны үткәндә комачаулый гына әле. Икенчесенә үрмәләгәндә инде, үзен нык сиздерә, җилкәләрне каера башлый. Ниһаять, тау сыртына менеп җитеп, төпкә төшә башлаганда дөньяга караңгылык иңә. Ялны уйларга вакыт җитүен дә белдерә ул.

Чылтырап аккан су тавышы – караңгыда безгә маяк кебек. Инешкә җиткәч, беренче эш итеп учак ягабыз. Аруга бирешү юк. Өчләтә авырайган биштәрне аркадан аерып җиргә салуга, искиткеч җиңеллек биләп ала сине. Тагын яңа тауга менеп төшү берни дә тормас шикелле. Ә инде учак янында утырып кайнар чәй эчеп алгач, җилкәләрнең биштәр баулары кысып авырттырган урыннары да языла. Йокы капчыгына кереп ятуга, сеңеп йокыга китәсең.

Ничек әвен базарына чумуыңны да, нәрсәдән уянуыңны да сизми каласың дияргә ярый. Иртән күз ачуга биредәге тынлыкка аптырап каласың. Гаҗәп тын дөнья ул – карурман. Шәһәр ыгы-зыгысы үзенең тавышлары-исләре белән әллә кайда калган. Без бөтен барлыгыбыз белән табигать кочагында.

Тәмам уянып беткәч тә йокы капчыгыннан чыгасы килми әле. Чалкан яткач, ирексездән, тирә-юньдәге агачларны буйга үлчәгәндәй буласың. Ай-яй биек икән мондагы чыршы-наратлар!.. Эрбетләр исә аларны да уздырган. Төз һәм биек булып үскән агачларга сокланмый мөмкин түгел. Беравык аларны күзәткәннән соң, бүтәнгә карыйсың килгәндәй, башны боргалап аласың. Әһә, әнә ул эзләгән әйбер! Яктылыкка тартыла икән күңелең. Ылыслылардан бераз читтәрәк ак каенлык дөньяны ачкан. Дөресрәге, сары төскә буялган ул төш. Булдыра алган кадәр каерылып, озак карап ятасың каеннарга. Карурман эчендә яктылык бигрәк тансык шул.

Ул тирәдәге сары төсне каен агачы яфраклары бирә. Алар гүя шушы тынлыкны тыңлап тынып калган. Кояш нурын сеңдереп сарыга буялган яфраклар болытына карап торгач, тирә-юнь җылынып киткәндәй була. Гаҗәп, яфраклар көзге төскә керсә дә, коелмаган әле. Бездә булса, җил-яңгырлар күптән тарап төшергән булыр иде аларны. Ә монда җил исми бит. Себердә җил, гомумән, сирәк кунак. Шуңа күрәме, табигатьнең уйга баткандай тынып калуына комачаулаучы юк.

И, мөкатдәс табигать! Биредәге үзенчәлекле матурлык байтак тик кенә яткыра сине. Бераздан гына карашың бүтән төс эзләп, агач араларын капшый башлый. Агач түбәләреннән сикерә-сикерә тау башына менеп җиткәч кенә шәйләнә анысы. Ул – зәңгәр күк. Төгәлрәге, аның агач ботаклары капламый калдырган кисәкләре. Нинди саф зәңгәрлек һәм ул нинди биектә!.. Дөресе шулдыр: без түбәндә. Ике тау арасында, төптә ятабыз ич. Ә таулар бихисап алар. Биеккә менгәч, бер мизгел карап торганым булды: шундый ук урман сырган тау сыртлары исәпсез күп икән. Әйтерсең, тунын кирегә әйләндереп кигән әзмәверләр бер-берсенә ышыкланып торалар.

Күңел күзе дә бу гаять зур урман дөньясын офыкка хәтле генә чамалый ала. Ә аннан ары нәрсә? Офык читен үтеп булмый, билгеле. Шуңадыр, күз алдына география картасы килеп баса. Андагы киңлек! Каян кая кадәр сузылган карурманнар! Аның бөтенесен дә күрер өчен нинди биеклекләргә күтәрелергә кирәк?! Һәм менә шул урманнар арасында югалган билгесез ике тау кысрыгында, аның төбендә без ятабыз. Нинди кечкенә икән кеше! Нокта хәтле генә. Галәм һәм без. Аның бер тузаны.

Карурманга тартылуыбызның сәбәпләре төрле, билгеле. Минем ише читтән килгәннәрне, күп очракта, биредәге кабатланмас табигать матурлыгы белән хозурлану теләге йөрткәндер, мөгаен.

Менә бу сүзләрне яздым да, күңелемдә сорау туды: хәзергеләргә кызыклымы икән соң кыргый табигать күренешләре? Шулай интегә-интегә йөргәч, анда нинди дә булса керемле эш оештырсаң, заманча булыр иде шикелле. Яки, һич югында, нәрсә дә булса төяп кайтырга кирәктер аннан…

…Берсендә шулай эрбет агачлары үскән таудан аска таба төшеп киләбез. Ул агач бик биек булып үсә, аскы өлешендә ботаклары юк – ылыслы ботаклары очында гына аның. Күркәләре дә шул ылыслар арасында. Агач аларны гүя яшереп куя – астан күренми күркәләр. Чикләвекләре өлгергәч, күркәләр үзләре өзелеп төшә. Алда әйткән таудан төшкәндә, көтмәгәндә, бер тәбәнәк эрбеткә туры килдек без. Аның яшел ылыслары арасында күркәләре дә күренеп тора иде: үрелеп кенә аласы! Купшы ылысларының матурлыгы шундук игътибарыбызны җәлеп итте – моңа кадәр очраткан юк иде әле андый бәләкәйне… Ике япькә аерылып үсеп киткән дә, бүтәннәр белән буйга узыша алмаган мескен агач. Янына төшеп җиткәч аңлашылды анысы. Гаҗәп, гарип булып үссә дә, чикләвекләр өлгерткән үзе. Шунда бер иптәшебез, агачка менеп тә китте, шапылдап егылып та төште. Агачның корыган ботакларына баса-баса җәһәт кенә күтәрелә башлаган иде ул, шуның берсе сынып китте һәм ул тотынып өлгермичә егылды. Җиргә җиткәч, таеп киткәндәй, яны белән ауды җитмәсә… Без аның янына ашыгып җыелдык. Ул тормакчы булып кузгалган иде дә, аягына баса башлауга, ах, дип кычкырып ауды. «Аягың сынган, кузгалма!» – диде аңа бер юлдашыбыз. Шулчак һич көтелмәгән хәлдә калдык. Уйлаган саен чарасыз кыенлыкта булуыбызны тирәнрәк төшендек. Табиб ярдәме кирәк иптәшебезгә, тик «Ашыгыч ярдәм» машинасы бирегә килә алмый, аны чакырып та булмый бит әле! Нишләргә соң? Үзе бер адым да атлый алмый ич ул… Бергә киңәшләшкәч, яралыны күтәреп алып кайтырга булдык. Ике таяк кисеп алып чалбар каешларыннан һәм башка әйберләрдән носилка шикелле ятак әмәлләдек тә, дүрт чатыннан дүрт кеше тотып күтәрдек. Калган өчебезгә безнең әйберләр тәтеде.

Карурманда такыр юл юк дигән идем бит. Таулы урман эче аркылы-торкылы ауган агачлар белән тулган. Яраланган кешене күтәреп кайтуы бик кыен иде. Тиздән носилканы җилкәләребезгә күтәрдек. Ялга тукталгаладык анысы, әмма озаклап утыра алмадык. Носилканы җиргә куйгач, авыру иптәшебез, бер көе генә ятып ялыккангадыр инде, кымшана башлый һәм шундук авыртып ыңгыраша. Без, ашыгып, тагын кузгалабыз… Алҗытты, билгеле. Шуңа өстәп, бер юлдаш «мөгез» чыгарып куйды. Соңгы үргә күтәрелә идек инде.

– Туктагыз, тукта! Җилкәм каерыла хәзер! – дип кисәк кенә кычкырып туктатты безне минем артта баручы кулдашыбыз. Аны тыңлап носилканы җиргә куярга мәҗбүр булдык.

Барыбыз да әлсерәгән идек анысы, әмма аның сүзләре сискәндерде. Чиккә җиткәндәй, артык кычкырып дәште шул ул. Алай гынамы, әнә носилканы да, ипләп кенә куясы урында, ташлагандай итеп ычкындырды егет.

– Көне буе шуны күтәреп интегеп беттем! Нәрсә, мин иза чигәргә тиешме? Шуның аркасында ял көнем мәгънәсез үтте! – диде ул, һич көтмәгәндә кызып. Әйберләрен алып безне урап узды да, сукмактан китеп тә барды.

Бу хәл шулхәтле кинәт килеп чыкты ки, без, телебезне йоткандай, дәшә алмыйча, тораташ булып катып калдык. Бераздан гына берәвебез:

– Котырганмы әллә ул? – дип үзенең мөнәсәбәтен белдерде.

Мондый тискәрелекне тормышта, йөзгә-йөз дигәндәй, беренче тапкыр очратуым иде, шуңадыр инде, гаҗәп тә авыр тәэсир итте ул миңа. Хәтта эгоистлыгын өстен чыгарган ул адәмне бүтән вакытта күргәндә, ничектер кыенсынып, исәнләшмичә, читкә тайпыла идем. Хәер, аны башкалар да читләтте һәм ул безнең бергә йөргән сәяхәтләребездә катнашмады инде. Ә теге яраланган егетебезне, ничек итсәк иттек, шәһәргә алып кайтып табибларга тапшырдык. Чынлап та аның аягы сынган булып чыкты һәм шуңа өстәп ике кабыргасы да чатнаган икән… Тиз төзәлде үзе, алай имгәнеп калмады. Әгәр ялгызы гына булса нишләр иде ул? Менә шулай, дуслар, карурманда җәрәхәтләнү-имгәнүләрдән сакланырга кирәк. Һәм бергә сәяхәткә чыккан иптәшләрең авыр чагында ташламый торган, ышанычлы булсын, дигән киңәш тә артык түгел, килешерсез.

КАРУРМАНДА… КЕШЕДӘН САКЛАН!

Себергә җыенганда, анда бит котып суыгы, дип кисәттеләр мине. Алар хаклы иде. Инде барып урнашкач, карурманга сәяхәт кылу турында сүз чыгарганда, анда ерткыч аюлар бар бит, дип кисәтүчеләр дә булды. Алар хаклы иде.

Әле карурманга барганчы ук ышандым бусына. Безнең шәһәрдә зоопаркка охшатып җәнлекләр почмагы оештырылган иде. Нигездә аюлар тотыла андагы тимер читлекләрдә. Бик кечкенәсеннән алып, җитлеккән зурысына кадәрле шактый гына ерткыч тупланган үзләрендә. Җәнлекләрне каян алуларын Тәлгать исемле якташ абыйдан белдем. Аучылар тулыландырып тора икән ул зоопаркны. Аю атарга алар кыш ахырында йөри башлый, кышкы йокыга талган җәнлекнең өне яхшы беленә ул чакта. Әгәр ана аю эләксә, күп очракта, оясында балалары да була аның. Олысын аткач, кечеләрен тотып алып кайталар икән…

Үзем эшләгән предприятиедә таныштым мин якташым белән. Уфа татары ул. Тәлгать абый хәрби офицер булган, лаеклы ялга чыгар алдыннан безнең шәһәрдә хезмәт иткән. «Хәрби хезмәтне тәмамлагач союзның теләсә кайсы шәһәренә китә ала идем мин, әмма Себер табигатеннән аерыласым килмәде!» – дип сөйләде абый үзе турында. Хәрби формасын граждан киеменә алыштыргач, безнең предприятиенең сак хезмәтенә эшкә кергән. Читтә якташларга тартыласың, әлбәттә. Шуңа өстәп, ул – аучы да, балыкчы да икән. Вакытын карурманда яки елга буенда үткәрә. Алда әйткән елга буйларына менә шул Тәлгать абый белән йөри башладым мин.

Гаҗәп, тәҗрибәле сәяхәтчеләр карурманга барганда ерткыч җәнлекләрне гел искә дә алмый. Ә менә карурманда очраган кешедән сак бул, дигән киңәшне әйткәлиләр. Алар хаклы. Берсендә, Тәлгать абый мине Енисей буена балыкка алып барды. Җәй уртасы иде. Көннәр җылынып чын-чынлап җәй башлангач, кеше карурманга йөрмәскә тырыша. Черки һәм шуның ише вак канэчкечләрнең иң котырган чагы бу. Сәяхәт яратучылар ул чакта елга буйларына йөреп кинәнә.

Без дә Енисей буена киттек. Башта машинада электр станциясенең сусаклагычы буйлап югарыга таба юл тоттык. Өчәү идек без. Өченче иптәшебез – Тәлгать абыйның ауга-балыкка бергә йөри торган Алексей исемле дусты – шушы якныкы булып чыкты. Аның туганнары эшли торган леспромхозга җиткәч, машинаны көймәгә алыштырдык. Алексейның абзасы үзенең көймәсенә безгә дигәнен тагып, безне Енисейның теге ягына ук чыгарды. Бензинны янга калдырып мөмкин кадәр ераграк бару өчен, Тәлгать абый әйтмешли, табигатьнең цивилизация кагылмаган өлешенә барып җитү өчен шулай иттек. Юлдашыбызның көймәсенә күчендек тә, моторны кабызып елга буйлап тагын югарыга таба юл алдык. Алексей көймәне ярга якын тотарга тырышты. Бераздан мин аны аңладым шикелле. Енисей биредә бик киң, карурманлы таулар арасын тутырып ага. Тирә-якны күзәтеп бара башлагач, аны диңгезгә тиңлисе килә башлый. Елганың суы мулдан булуын бөтен баш миең белән аңлап, бөтен тәнең белән тойгандай буласың. Мондый зур суда безнең көймә, катер дип аталса да үзе, бик кечкенә булып күренә шул… Шактый озак бардык, инде аръяк таулары да якыная башлаган кебек булды. Ниһаять, Енисейга кушылган бер тар гына елгага борылып кереп киттек. Инеш саеккач, тукталып моторны күтәрттек тә көймәне өстерәп бардык. Елга кискен борылыш ясаган тирәдә тукталырга булдык.

Без ошаткан яр буе тигез иде, үземнең туган як – Ык елгасының аръягындагы печәнлек болынын да хәтерләтте ул миңа. Печән чапканчы таптамыйлар бит болынны. Биредә менә куе һәм биек булып үсә икән үлән. Ярдан менгәч, үзен хәтта кул белән ерып йөрергә туры килде. Чапсаң, никадәр печән чыгар иде монда… Беренче итеп, учак яктык. Корыган ботак-сатаклар арасына каен тузы салгач тиз кабынып китте ут. Күмер төшә башлагач, өстенә бер бәйләм яшел үлән салдык – төтен чыгарырга бусы. Черки ише канэчкечләрне куа ул. Югыйсә, үзәккә үтә башлаганнар иде инде. Гел кара болыттай өерелеп ябырылалар кешегә. Гаҗәп, елга буйлап йөзгәндә алай бимазаламаганнар иде…

Шул болында төпләндек. Агачлардан куыш ясадык. Учак яктык. Учакта утны өзмәскә тырыштык. Төтене өчен. Әлеге дә баягы, бәйләнчек канэчкечләрдән котылып торырга мөмкинлек бирә иде ул.

Икенче көнне минем иптәшләрем ауга китте, ә мин балык тоттым. Аучы түгел мин, мылтыгым юк. Әмма балык тотарга яратам. Ике кармакны җайлап алдым да, башта ялтыравыклысы белән тотып карарга булдым. Яр буена якынайгач, йөзгә җиләс һава бөркелде, рәхәт булып китте. Иртә булса да, кояш нык кына кыздыра башлаган иде инде. Шуңа өстәп, черкигә талатмас өчен, кожанканы да кигән идем әле… Җайлабрак бастым да кармакны суга аттым. Блеснаны уйнатыйм дип тарткан гына идем кармагымның авыраюын сиздем – каптыдамы әллә?! Җәһәт кенә тартып чыгарсам, су өстендә ак балык күренде. Бәрде бит бу! Анысын алып үлән арасына куйдым да, шул тирәне чамалап, кармакны тагын аттым. Бусында да көттермәде, тиз җөмләде кармакны. Шатлыгымнан, ур-ра, дип, кычкырып куйдым. Бар бит монда балык! Мин яр төбендә ташлы комны чокып чокыр ясадым да, шунда су кертеп балыкларны салдым. Үзем тагын кармакны суга аттым. Бу юлы да кармагым тиз авырайды… Салган саен – шулай! Әле нинди балык эләгә диген: бәрде үзе! Ул бит салкын сулы себер елгаларында гына яши… Мин гел дөньямны онытып балык каптыра башладым. Салам – алам. Ничектер үземә җиңел дә булып китте кебек. Бер җирем кычытмый, кашынмыйм ләбаса! Аптырап, үз-үземә күз йөртеп чыктым. Менә сиңа мә! Моңа хәтле теңкәгә тигән черкиләр өере юкка чыккан икән бит! Шунда аңлап алдым: салкын сулы елга өстендә һава да суыграк – шул кертми, күрәсең, канэчкечләрне минем янга. Әһә, каһәр төшкәннәрдән котылу чарасы да табылды! Бер адым елга эченә кереп басу да җитә икән лә. Әмма озакка бармады сөенүем – аяк туңа башлады. Тиз агымлы суда яланаяк басып торам ич. Үзәккә үтә башлагач, чыгарга булдым. Елганың әлеге борылыштан соң киңәеп китеп акканын күргән идем инде. Аскарак төшеп карарга булдым. Анда да тездән суга кереп бастым. Биредә, чыннан да, су җылырак иде. Балык шулай ук тиз чиртте, әмма бусында чуртан эләккән иде. Икенчесендә дә безгә таныш балык капты… Шулай итеп, астагы ташлыкта – чуртан, ә борылыштагы тирәнлектә бәрде эләктерә башладым. Әбәд вакыты җитеп узгач, аучылар да кайтты: байтак кына кош атканнар иде алар. Кеше аяк басмаган җирдә бары да шулай җиңел эләгә, күрәсең.

Кеше аяк басмаган җир диюем бик үк дөрес түгел икән анысы. Өченче көнне иртән ачылды чынбарлык.

…Иртән учак янында чәй эчеп утырабыз шулай. Кәефебез күтәренке. Тирә-якта тынлык тора. Учагыбызда да ялкын дөрләми инде, анда кызарып күмер төште. Аннан бөркелгән кайнар һава черкиләрне якын китерми. Елга ягыннан су аккан тавыш тонык кына ишетелә ишетелүен, әмма ул тынлыкны бозмый. Урманда кошларның тавыш биреп алуы да кызыклы итә бу тын иртәне. Һәркем үз уена бирелеп әкрен генә чәй каба.

Шунда каршымда утырган Тәлгать абыйның йөзе кисәк кенә җитдиләнеп китүен абайладым. Ул да булмады, кискен хәрәкәт ясап, кулын янәшәдә генә бүрәнәгә чабып куелган балтага таба сузды. Шунда ук, артымда: «Тукта!» – дип боерган тавыш ишетелде. Ул кулын кире алды. Бу тынлыкта яңгыраган ят кеше тавышы, үзе үк аяктан егардай көчкә ия иде. Әлеге боерык миңа каршы якта да үзгәреш кертте: җирдән өч кеше торып басты. Өчесе дә мылтык тоткан иде. Нишләптер, коралларының каешлары салынып торуына игътибар иттем. «Кузгалмагыз – атабыз!» – дип боерды тагын минем арттагы теге. Нәрсә бу, кем болар? Сорыйсы – беләсе килә, әмма минем өлкән иптәшләрем сүзсез калып утыралар. Димәк, миңа да кыймылдарга ярамый. Утырабыз шулай берни аңламый мылтык көпшәсенең кара тишегенә карап. Бездә корал юк, аучы иптәшләремнең мылтыклары куышта калган. Алдан да, арттан да мылтык төбәлеп торганда бернәрсә дә эшләп булмый. Менә араларыннан берсе безнең куышны карап чыкты. Тирә-якларны айкап алды, үләнне ерып куаклыкларга да барып килде. Нәрсәдер эзлиләр иде булса кирәк. Тикшеренеп йөргәне әйләнеп килде дә, башын селкеп алды – тапмады ахры эзләгәнен. Шуннан калганнары мылтыкларын төшерделәр һәм бире таба атладылар. Ике яктан өчәр-өчәр – барысы алты ир-ат килде яныбызга. Чолгап алган булганнар икән безне… Учак янына җитеп, кайберсе утырып кырын ятты, кайберсе – чүгәләде. Без аларга балык шулпасы һәм чәй тәкъдим иттек. Чәй эчкәндә әкренләп сөйләшеп киттек.

Таулар арасыннан аккан елга буйларында алтын эзләүче бригада булып чыкты алар. Бездән югарырак Енисейга койган инеш буенда тукталганнар икән. Безнең янга балык ятьмәсе эзләп килеп чыкканнар. Иртән эшкә киткәндә, инешкә ике ятьмә куеп калдыра торган булганнар. Соңгы көннәрдә шуннан кемдер балыкларын урлый башлаган. Кичә исә бөтенләй ятьмәләрен дә алып киткәннәр. Менә шуларны тапмакчы булып иртүк ауга чыгулары икән боларның…

Аларны тыңлагач, бик тиз тынычландык. Һәрхәлдә, мин үзем. Дөресен генә әйткәндә, куркып та өлгермәдем бугай. Ә бит мылтыклары корылган һәм алар безгә төбәлгән иде. Инде аңлашып беткәч, Тәлгать абый: «Әгәр ятьмәгезне бездә тапсагыз, нишләр идегез – чынлап та атар идегезме?» – дип, шаярткандай, сорап куйды. «Сезне атып дөмектерер идек тә, елгага ташлар идек. Енисей бик тирән – эзегез дә калмас иде!» – диде мылтык тоткан алтын эзләүчеләрнең берсе. «Карурман – закон. Аю – прокурор!..» – дип иптәшенең сүзләрен куәтләгәндәй көрсенеп куйды икенчесе… Әйе, шаяртмый иде алар, ауга чыктык диделәр бит әнә.

Кеше йөрми торган тын карурманда менә шундый хәлгә юлыктык без. Шуннан соң, минем иптәшләр ауга икәүләп китми – алмаш-тилмәш йөри башлады. Сакланырга булдык. Кемнәр йөрмәс. Менә бит бу кораллыларның үзләрен дә талап киткәннәр…

Комментарий язарга