Айвар көрәштән китми!

Айвар Билалов көрәштән китми! «Мин туганнан бирле көрәштем, көрәш белән яшәдем, шуңа да көрәштән китү һич кенә мөмкин түгел».

Әлеге язма үзенең чиратын дүрт ай көткән икән. 1 июль көнне, Биектауда Сабантуй булган көнне соңгы дистә елның иң яхшы һәм иң якты көрәшчеләреннән берсе Айвар Билалов мине чакырып алды да, «белдерү ясыйсым килә» диде. Аптырап калсам да, эшнең нидә икәнен сиздем алай да. Хәтерләсәгез, узган көрәш сезоны башында җаны-тәне белән Әлмәт егете көрәшмәде, ләкин Татарстан чемпионатына кайтты, җиңде, аннан Россия чемпионатында да бик ышанычлы җиңү яулады. Барыбыз да аның Россия җыелмасы составында дөнья чемпионатында катнашуын көткән идек. Тик… Россия чемпионатыннан соң инде аның янә аягы җәрәхәтләнүен белдек. Шуннан соң рәсми ярышларда келәмгә чыкмады инде. Дөрес, Әлмәттә Сабантуй батыры булып танылды.

Биектауга әйләнеп кайтыйк.

  • Рәсми ярышларда чыгыш ясаудан туктарга булдым. Егерме ел көрәштем. Яшьләр арасында таныла башлаган идем, олылар арасында да шактый җиңүләр яуладым, Аллага шөкер! Беләсең, соңгы вакытларда аяклар еш борчый башлады. Бер операция ясаткан идем бит, хәзер тагын берсен көтәм. Шуның өстенә бил дә авырта. Вакыты җиткәндер инде дип уйлыйм. Әти белән уйлаштык та, шундый карарга килдек. Төп сәбәп — җәрәхәтләр. Көрәшкән кеше генә җәрәхәтләрдән курка-курка юньләп күнегүләргә йөреп булмавын да, курку барлыгын да, көрәшеп булмавын аңлый торгандыр.
  • Беренче җәрәхәтең белән син көрәшеп йөрдең бит әле…
  • Әйе, 2015 елда Татарстан чемпионатында Марат Гайнетдинов белән көрәшкәндә мениск килеп чыккан иде. Шуның белән көрәшеп бетердем, чемпионатны оттым. Ләкин мин үзем аңа игътибар бирмәдем, Россия чемпионатына да бардым әле. Данил Галиев турнирында инде связкалар өзелде.
  • Ни өчен әтиең белән киңәштең?
  • Чөнки әтием — ул минем беренче һәм гомерлек остазым да, киңәшчем дә, җанатарым да, кыскасы, мине аннан да якынрак белүче кеше юк башка. Ул мине аңлады, җитәр, улым, яшәргә кирәк, балалар үстерергә кирәк, диде.
  • Әтиең, танылган көрәшче, танылган тренер Ильяс абый Билаловны беләбез. Туганнарың да көрәште. Сине дә соңгы елларда күп кенә яшьләр кумир буларак кабул итте. Үзеңнең дә малай бар бит әле…
  • Әйе, Аллага шөкер, бер кызым, бер улым бар. Ә инде малаемның көрәшерме, юкмы икәнен әйтә алмыйм. Бар да үзеннән тора. Абыйларның малайлары да бар әле. Әле барысы да кечкенә, спортзалга безнең белән килеп, йөгереп йөриләр әле. Көрәшкә киләләр икән, каршы булмаячакмын. Киресенчә, ярдәм генә итәчәкмен. Шуңа да мин көрәштән китү дип әйтү дөрес тә булмас, бер көрәшкән кеше шунда кала инде ул. Гомергә.
  • Егерме ел көрәштем дисең. Төп көндәшләреңне атый аласыңмы?
  • Әлбәттә, келәмгә чыккан һәр көндәш — ул синең шул вакыттагы иң төп көндәш ул. Шулай да еш очраша торганнары да булды. Әйтик, Раил Нургалиев белән 80 кг.да көрәшә башлаган идек. Олылар арасында мин  шул авырлыкта көрәшә башладым. Башта нәкъ менә Раилгә оттыра идем. Ринат Хәйретдинов, Ришат Гайнетдинов, Муса Галләмовлар белән хәлиткеч очрашуларда еш очраштык.
  • Соңгы Татарстан һәм Россия чемпионатларын да син тәҗрибә хисабына оттың бугай. Элеккедәй матур алымнар бик күренмәде кебек.
  • Беренчедән, операциядәң соң бер генә ел узган иде әле. Әнә, футболчылар да нинди технологияләр белән әле связкалардан соң бик озак аякка баса.  Җитмәсә, Татарстан чемпионатында миңа башта ук төп көндәшләр белән очрашырга туры килде: Ришат Гайнетдинов, Илнур Курамшин… Бер ел көрәшмәгәч, сигез ай гомумән спортзалга йөрмәдем, ышанычлык кими үзеңдә. Ике айда Татарстанга әзерләндем.
  • Яшьләргә нинди киңәш бирер идең?
  • Иң беренче чиратта, максат куя белергә кирәк. Келәмгә, мәйданга болай гына, көрәшеп алыйм әле дип кенә чыгу һич ярамый. Безнең вакытта, әйтик, Татарстанның спорт остасы булу — зур максатларның берсе иде. Хәзер Россиянең спорт остасы булу — шундый зур максатларның берседер. Авыр, әлбәттә, ләкин тырышсаң бар да була. Мин үзем көнгә икешәр тапкыр күнегүләргә йөрдем, бер күнегүне дә калдырмадым. Шөгыльләнсәң генә ниндидер нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Көрәштән куркырга кирәк түгел. Куркасың икән, берни дә килеп чыкмый, тәннәрең-мускулларың да тыңламый хәтта. «Мандраж» дигән нәрсә булырга мөмкин, ә менә курку һич кенә булырга тиеш. Барыбыз да кеше, барыбыз да хаталанырга мөмкин, чык та көрәш һәм җиңү яула!

Уңышлар, Айвар! Тормышта да, келәмдәге кебек, зур җиңүләр яуларга язсын үзеңә!

2 2-2 2-3

Комментарий язарга