Мәскәү-Казан поездына билетлар калмаган

Футбол җанатарлары Мәскәү-Казан юнәлешендәге поездларга билетларны сатып алып бетергәннәр. OneTwoTrip сәяхәтләр сервисы экспертлары шундый нәтиҗәгә килгәннәр, дип яза «Татар-информ».

Поезд, Казандагы футбол матчы башланырга 2 сәгать кала, Татарстан башкаласына килеп җитә. Экспертлар Казандагы матчларга бер көн кала кузгала һәм уеннар башланганчы ике сәгать алдан килә торган поездларда буш урыннар саны турындагы мәгълүматны анализлаган. Шулай итеп, 15 июньдә кузгала торган поездга билетлар калмаган. 16 июньдә Казанда Франция-Австралия матчы узачак. Моннан тыш, 20 июньдә Иран-Испания мачларын карарга теләүчеләр өчен поездга 10 билет калган.

Казан тимер юл сәфәре өчен Мәскәүдән артык ерак түгел. Татарстан башкаласына поездда килергә теләүчеләр саны күп булу шуның белән аңлатыла.

Мәскәүдән Казанга самолетта килергә теләүчеләргә 9-17 мең сум түләргә туры киләчәк. Автобуста килүчеләр өчен юл бәясе 1500 сум тәшкил итә. Автобусның юлда булу вакыты якынча поездныкы кадәр.

Футбол буенча дөнья чемпионаты Россиядә 14 июньнән 15 июльгә кадәр уза. Мундиаль уеннарын барлыгы 11 шәһәр кабул итәчәк. Казанда Франция – Австралия (16 июнь), Иран – Испания (20 июнь), Польша – Колумбия (24 июнь), Көньяк Корея – Германия (27 июнь) матчлары, шулай ук сигездән бер (30 июнь) һәм дүртән бер финал (6 июль) уеннары узачак.

муса

Комментарий язарга