Бишәү чыктык ерак юлга!

Зур сәяхәтләр кечкенә адымнан башлана. Иртәнге кояш, өйдә ятмагыз, офисларыгызны үзегездән, үзегезне тынчу офислардан ял иттерегез, дип әйтә сыман. Ничек инде андый сүзләргә колак салмыйсың?  Без, «Идел» журналы редакциясенең 5 бөртек кешесе 13 июль көнне шәһәрне бераз үзебездән ял иттерергә булдык. Безне «Сәләт Биләр 2017» форумы көтә иде. Бер кулда — журналлар, икенчесендә журналистларның иң кирәкле әйбере — телефон. Кулчатыр, калын носкилар, җылы свитерларны да эләктердек. Һава торышы бигрәк «капризный» бит. Белмәссең.

Ерак юлларны яратам. Тәрәзәдәге күренешләр бер-берсен алмаштыруын күзәтеп барасың, йокыңны да туйдырасың, хезмәттәшләреңне дә яхшырак белә башлыйсың. Мин хәзер Радик абыйның (Сабиров Радик Рәшит улы турында сүз бара) балачак тормышының ишеген ярык кына булса да ачып  караган кеше.

Татфак укучылары иң күп яшәгән авылны да, кайсы җырчы кайда яшәвен дә беләм. Бик күп борчак ашасагыз, интегеп тормастан нәрсә эшләргә кирәклеген Басыйрова Энҗедән сорый аласыз. Мин ул сөйләгән картиналарны күз алдыма китереп әле дә көләм. Lol.

Шулай итеп, бишәү чыкты ерак юлга. Кем өчендер бу юллар балачак сукмакларын тагын бер тапкыр үтү, кемгәдер кызыклы хәлләр төшеп калган истәлекләрне җыю булса, минем өчен яңа дөньяны ачу, туган ягыбызга сокланып карау хисе уяткан сәфәр булды ул. Ә хәзер сәяхәтебезнең иң матур урынына килеп җитәбез. Казан-Биләр арасында булсагыз, Чулман елгасы буенда туктарга онытмагыз.d3NughOhd0k

Игътибар! Хәзер лирик чигенеш булачак!

Юл буенда җил йөгерә. Әле бер машинага килеп бәрелә ул, әле икенчесенә. Ялгыш адашып, «юлдан яза», балакаем. Нинди генә юлга әле! Ике яктан ромашкалар үсеп утырган, каршысына киң колач җәйгән Чулман елгасының бер канатына килеп эләгә җил. Безне Чулман буена нинди җил ташлады дисәгез,  нәкъ менә кояшлы чәчәкләр исенә исергән, бал кортларының дирижеры булган җил китерде. Исе, төсе, күзләргә сыеп бетмәс матурлыгы! Гомерең буе шул ромашкалар янында торсаң да табигатенә сокланып туймассың, билләһи. Табигать кенә шулай сокландыра ала. Табигать кенә.

Барыр юлда шәмәхә төсле үләннәргә тап булдык. Гөлүсә апа аны «люпин» дип атады. Люпин! Аңлыйсызмы? Гарри Поттердагы профессор Люпин искә төште. Гади генә үләннәрдән дә тылсым исе килә башлады бит, җәмәгать. Кая әле минем тылсымлы таягым?!

Вингардиум Левиоса!

Биләргә беренче баруым булганга, Радик абый, бу бала кая барганын белми калмасын дигәндәй, бу җирләрнең кыскача тарихын да сөйләп барды. Минем пәриемә бу бик ярап куйды инде. Күз алдымда без үткән юлларда атларның тояк тавышлары, колыч чыңлавы, ук сызгырулары ишетелә башлады. «Менә нинди тарихи урыннарда йөрим икән», дип китапларның геройлары да күз алдымда пәйда булдылар. Ә Гөлүсә (Закирова)ның керпесе һаман да «Ой рәхәт, ой рәхәт», дип үлән арасында йөгереп йөри сыман.

Ә «Сәләт Биләр форумы» турында күп, озаклап һәм тәмләп сөйләп була. Иң кызыклы мизгелләргә генә тукталам.

Без менә шундый велосипедларга тап булдык.HVDA7XQO1oU

Урыныңнан кузгалмый гына велосипедта җилдерәсең, ә ул телефоннарга зарядка биреп тора, утларны кабыза. Җиһазларга да файдасы бар, үзебез дә файдасын күрдек. Без бик тырышып педальләргә бассак та, 1-2 ут кына күзләрен кыскалады. Ә бу велосипедларны карап торучы «чудо-егет» булып чыкты. Тимер атка менеп атланып, педальләрне бер-ике генә әйләндерде — бөтен утлар кабызылды. Әттем бит монда тылсым бар дип! Люмус!

Әлбәттә, форумның кульминацион өлеше президентыбыз Рөстәм Миңнеханов белән очрашу булды. Палаткалы шәһәрчек территориясендә Рөстәм Нургалиевичны Сәләт аланнары сөрәннәр белән каршы алды.

Президент «Университет талантов» оешмасының күппрофильле практик юнәлеш бирүче «Профессии будущего» кампусында да булды. «SeletStore» проекты җитәкчесе Рөстәм Миңнехановка Сәләт толстовкасын бүләк итте. Сюрпризлар моның белән генә бетмәде әле. «Милли ашлар» остаханәсендә бертуган Зариповлардан татар кухнясы ашларыннан авыз итте. «Бәләкәч» чатырында ул Форумның иң нәни катнашучылары – Сәләт гаиләләре балалары белән танышты.

ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Сәләт Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты вәкилләре тәкъдим иткән Биләр шәһәрчеген камилләштерү концепциясен Рөстәм Нургали улы әйбәт дип тапты.

Газета-журналларны да игътибарсыз калдырмады. Безнең «Идел» нәкъ президентыбыз кулына барып керде! Ничекме? Коллегабыз, «Казан утлары» журналы хезмәткәре, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев үз шигырьләре, теләкләре белән аны Рөстәм Миңнехановка бүләк итте. vQRe0DJ8VdY

Ә безнең Биләрдәге сәфәребез дәвам итә. Чишмәләрдән салкын суларны эчеп көч туплаганнан соң, без «Изгеләр тавы»на юл тоттык. Бу чишмә сулары безнең өчен эликсир булды.  Ә көч безгә чынлап та бик кирәк иде. Агачлар арасында салынган баскычлар буенча без югары үрмәләдек. Бу сезгә Шаулинь тауларына гына менү түгел (Анда барганым юк, тик миңа шулай тоелды) . Аяклар калтырый, сулыш буыла, баш әйләнә икән, димәк сез «Изгеләр тавы»на менеп маташасыз. Хәлкәйләребезне аңларга тырышып карагыз инде 🙂LIqS3bneggQ

Биеккә менгән саен, тарих җилләре ныграк исә башлый. Үзең дә сизмәстән белгән догаларыңны укый башлысың, ә йолалар яфрак арасыннан пышылдый. Хәзер агач арасыннан Аксак тимер гаскәре түгел, ә динозаврлар чыгар шикелле. (Кич белән укыган «И грянул гром» әсәренең тәэсире инде бу) Анда да билгеләнгән юлдан тайпылырга ярамый. Куелган сукмактан читкә китсәң, киләчәкне үзгәртәчәксең. «Эффект бабочки» барлыкка киләчәк. Шундыйрак уйлар белән югары атладык. Үзебез белән алган чишмә сулары эликсирдай уңай тәэсир иттеләр.

 Менеп җиткәч, үзегезне чистарындыгыз дип санагыз.

Ә өстә безне «яңа ел» чыршылары, кара ташлар көтә иде. Ташлар тирәсендә 7 тапкыр әйләнергә кирәк икән. Нишлисең, йоласы шул. Күп кеше монда шуның өчен менә дип аңладым. Ә карасаң, ул ташларны нефтьчеләр куйган булып чыкты. 8JX_Jcn8zSs

xyJharop_rU

Мин авылдан чыксам да, авыл миннән чыкмаган әле. Чыкмас та инде ул.

Монда килгән һәр кеше чишмәнең салкын суларын өстенә коймыйча китми икән. Без дә ким мени?! Коенабыз, дигән карарга килдек! «Ничек коенабыз соң?», — дигәч, Ландыш (Заһретдинова) үзе дә чын күңелдән ышанып, җитмәсә, мине дә ышандырып, «Чишенмичә үк өстебезгә коябыз»,- ди. Бераз куркуга калсам да, чишмәгә барыр юлда, ничегрәк коенырмын икән, дип планнар корып йөрдем. Ландыш: «Бүген эссе, кояз тиз киптерәчәк», диеп, ә Энҗе «Безнең бит алыштырырга калын киемнәребез бар», — дигәч,  бөтеләй тынычландым инде. Мин генә андый хәлгә калмаган янәсе 🙂

Әлбәттә! Әлбәттә,  коену өчен махсус әзерләнгән урыннар бар иде.

Менә нәрсә, дуслар! Биләргә барсагыз, өстегезгә 1, ммм, 2, юк  3 чиләк су салып чыгыгыз һәм чинагыз. Соңгысы бик мөһим! Үземнән чыгып әйтәм. Салкын Биләр суларын өстеңә сипкәннән соң үзеңне Брюс Всемогущий дип тоясың.

Шуны әйтә алам: минем кебек Нарния, Хогвартс, пегас, феялар дөньясыннан башка яши алмаучыга Биләрнең шайтани тылсымы тиде. Рәхәтләнеп ял иткән 1 көн, гомерлеккә истә калырлык булды. Шундый сәфәрләр тагын булсын иде. Хезмәттәшләремә мондый матур яллар өчен рәхмәт!

 

 

Комментарий язарга