Флюра Илдарханова: «Биш парның дүртесе аерылыша»

Илдәге үзгәреш җилләре-давыллары гомергә изге саналган, гасырлар дәвамында яшәп килгән гаилә кыйммәтләрен дә туздырып ташлады. Никахны саклау, бер-береңә тугрылык, бергә — гомергә, ир хакы, хатын хакы, бала, әти-әни хакы дигән төшенчәләр кыйммәтен югалтып, искелек калдыгы дип кабул ителә башлады.

Нәтиҗәдә, рәсми саннар күрсәткәнчә, өйләнешүчеләрнең яртысыннан артыгы аерылыша. Бу — загста теркәлгән парларга кагылышлы саннар. Моннан тыш рәсми кавышып яшәмәүче, торып карыйк әле, аннан күз күрер дип бер түбә астында гомер итүче “ясалма гаиләләр”, төрле сәбәп белән тол калып, бербөтеннән яртыга әйләнгән яки бөтенләй юкка чыккан гаиләләр бар. Шуларга бәйле рәвешле ярымятим, дөм ятим балалар бар… Татарстандагы гаиләләрнең хәлләре ничек, балалар күп туамы, азмы, яшьләр гаилә турында ни уйлый — Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәген ун ел җитәкләгән социологик фәннәр докторы Флюра Илдарханова белән шулар хакында сөйләшеп, бик киң колачлы гаилә темасын бераз яктыртырга омтылдык.

— Үзәкнең эше нидән гыйбарәт?
— Ун ел эшләү дәверендә гаиләләрне һәм гаилә төзергә җыенучыларны төрле яктан өйрәндек һәм өйрәнәбез. Социаль, матди хәлләреннән алып, дингә, телгә, БДИ бирүгә мөнәсәбәткә кадәр. Әйтик — аерылышулар. Гаиләләр таркалуга беренче сәбәп — эчкечелек, икенчесе хыянәт дип фаразлаган идек, ә тикшерү бөтенләй бүтән нәтиҗә күрсәтте. Аерылышкан ирләрнең һәм хатыннарның күбесе “бер-беребезне аңламадык” дип җавап бирделәр. Кайберләре хәтта бер ел да яшәми, “холыкларыбыз туры килми, берберебезне аңламыйбыз” диләр дә, аерылышалар. Элек өйләнешкән апалар, абыйлар иллешәр-алтмышар ел ничек аңлашып яшәделәр икән соң? Аерылышуга китергән икенче сәбәп — матди кыенлыклар, өченчесе — хыянәт, дүртенчесе — эчкечелек һәм бишенчесе — туганнарның гаилә эшенә тыкшынуы.
Гаилә корган яшьләр ни өчен аңлашып яши алмый, холыклары нигә туры килми дип җентекләп өйрәнә торгач шул ачыкланды: бик катлаулы туксанынчы еллардан соң гаиләдә бердәнбер бала булып тулы бер буын үскән. Аларның дүрттән бере диярлек әниләре белән генә, йә рәсми рәвештә өйләнешмичә яшәүче гаиләдә үскән балалар.
Ягъни, күбесе — гаилә корырга, кем өчендер җаваплылык алырга әзер булмаган, матур үрнәк күреп үсмәгән яшьләр.
— Барлык яраштыра, юклык талаштыра, ди халык. Аерылышуларга китергән икенче сәбәп — яшәргә акча җиткерә алмау икән… Укып белүемчә, сез яшь гаиләләргә күбрәк ярдәм кирәк, дигән фикердә.
— Әйе, яшь гаиләләргә эзлекле ярдәм кирәк. Элек җиңелрәк иде. Беренчедән, дәүләт чират буенча бушлай фатир бирә, икенчедән, кредитлар бик арзан иде. Мин кияүгә чыкканда икебез дә студент идек. Фатирга барлык җиһазны, хәтта балаларга пианиноны да кредитка алдык. Ә хәзер бала үстерү бик кыйммәткә төшә. Балалар бакчасына түләүне генә алсак та, бер балага аена — өч, ике балага алты мең сум түләргә кирәк. Унбиш мең сум хезмәт хакы алучы әти яки әни кешенең ярты акчасы диярлек бакчага түләргә китә дигән сүз. Элек мин 120 сум хезмәт хакы ала идем, бакчага түләү 10 сум иде. Аннан соң хәзер азык-төлек бик кыйммәт. Мин балалы гаиләләргә соцпакет — иң кирәкле ашамлыклардан торган азык-төлек җыелмасы бирергә кирәк дип саныйм. Әле күптән түгел бер әти кеше белән сөйләшергә туры килде. “Өч балабыз — кызыбыз һәм игезәк малайларыбыз бар, хатын балалар белән өйдә утыра, хәзер кызыбызга өч тулганны көтәбез, ул бакчага китәчәк, ә малайларга әлләни ярдәм юк, яшәү шулкадәр кыйммәт, тормышны тартуы бик авыр”, — дип әйтеп торды. Чыннан да, балалар үстерүче парларга җиңел түгел. Күбесенә әти-әниләре булыша. Яшь гаилә өчен иң төп мәсьәлә — торак. Әле Пенсия фондыннан яңа гына мәгълүматлар килде: республикада ана капиталы алучы гаиләләрнең 80 проценты диярлек ул акчаны торак ипотекасын түләүгә тоткан. Шулай ук “Яшь гаилә” дип аталган торак программасын дәвам итәсе, җәелдерәсе иде. Бюджет өлкәсендә эшләүче яшьләргә социаль ипотека программасы бар-барын, әмма, процентлары аз булса да, балалар үстерүче яшьләргә аны түләү дә бик авыр шул.+
Дөрес, соңгы вакытта дәүләт яшьләргә ярдәмне сизелерлек арттырды. Русия президенты Владимир Путинның быелдан беренче балаларын табучы әниләргә яшәү минимумы күләмендә акча түләргә дигән карары — искиткеч зур ярдәм. Димәк, безнең республикада быелдан беренче балаларын табучы әниләр балаларына яшь ярым булганчы ай саен 8 мең 490 сум акча алып торачаклар дигән сүз.
— Статистика илдәге 1000 парның 700е аерыла ди. Шулай укмы?
— Алай гына да түгел, һәр биш гаиләнең дүртесе таркала. Күбесе беренче биш ел эчендә аерылыша. Биш ел яшәсә, гаилә яшәп китә. Аерылышуга гаризаны күбесенчә хатын-кызлар бирә. Аерылышкан парлар арасында сораштыру үткәргәч, аларның өчтән беренең “баланың тулы гаиләдә үсүен телим”, “бәлки җайланып китәр әле”, “мин хатынымны (иремне) һаман яратам бит” дип, гаиләне саклап калырга омтылганнары ачыкланды. 41-55 яшьлекләр арасында аерылышуның төп сәбәбе — эчкечелек. Аерылулар элек тә булган ул һәм бу сан һаман арта барган: 1960 елда 100 парның 12се, 1985 елда — 41е, ә 2005тә инде 57се аерылган. 2009 елда 100 гаиләнең инде 58е таркалган. Хәзер бу сан тагын да зур. Гаилә таркалу — бала ятим калу дигән сүз бит әле ул. Русиядә ел саен 500дән 1 миллионга якын бала әтисез яки әнисез кала. Бүгенге көндә инде 10 миллион бала тулы булмаган гаиләдә яши.+
— “Хәзер милли никахлар арта” дип укыган идем, шулаймы?
— Әйе, соңгы вакытта татарларның татарлар, русларның руслар, чувашларның чувашлар белән гаилә коруы күзәтелә башлады. Бу диннең торгызылуы, көчәя баруы белән аңлатыла, егетләр, кызлар гомер юлдашлары белән бер генә диндә булырга телиләр.
Гомумән, хәлләр ничек кенә аяныч күренмәсен, соңгы вакытта гаиләгә карашның әкренләп үзгәрүе сизелә башлады. Дәүләт тә ярдәм итү юлларын эзли, булыша. Җәмгыять тә бик активлашты, халык хәзер проблемаларга битараф түгел. Бик тату яшәүче, акыллы балалар үстерүче үрнәк гаиләләр шактый. Миңа мәктәп укучыларының: “Гаиләне син ничек сурәтләр идең, синең өчен нәрсә ул?” — дигән сорауга биргән җаваплары бик ошаган иде: “Гаилә — иң тыныч, рәхәт, уңайлы, ышанычлы җир ул”, — диделәр. Чыннан да, гаилә хуҗа да, хуҗабикә дә, балалар да яратып, ашкынып кайта торган, һәркемгә игътибар, хөрмәт күрсәтелүче җылы, якты, тәртипле, рәхәт оя булырга тиеш.
82abc03242ac7ae3ee4374090bae10bb_758_454
Назилә САФИУЛЛИНА
Татарстан яшьләре

Комментарий язарга