Бишлек яки бердәм йолдызлык

Биш замандаш, биш яшь шагыйрь: Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, Рәдиф Гаташ, Гәрәй Рәхим, Рөстәм Мингалим әдәбиятка бергә килеп керәләр. Заманында алар остазлары Сибгат Хәким белән фотога төшәләр…

DSC02657 2015 ел илебездә игълан ителгән Әдәбият елы уңаеннан, Татарстан Язучылар берлеге бүгенге аксакал шагыйрьләребезнең яшь чакларын мәңгеләштереп калдыру максатыннан, әлеге иҗади дуслыкның бер дәлиле булган фотосурәтне үрнәк итеп алып, рәссам Эдуард Мәүләтовтан аларның күмәк портретларын ясатты.

Бу сурәттәге шәхесләрнең иҗади язмышы кызыклы да, гыйбрәтле дә. Фотосурәттәге ул вакыттагы яшь шагыйрьләрнең барысы да Татарстанның халык шагыйрьләре, язучылары дәрәҗәсенә иреште. Яшьлек хатирәләрен яңартып, иҗатларының чишмә башы турында аксакал әдипләребез менә ниләр сөйләде.

 РЕНАТ ХАРИС (1941) – Татарстанның халык шагыйре (2004), РСФСРның Дәүләт, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премияләре (1996) лауреаты. 1968 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Минем 1970 елларда Татарстан Язучылар берлегенең җаваплы сәркәтибе булып эшләп йөргән чагым. Безнең ул вакыттагы рәисебез – шагыйрь, гаҗәеп оста оештыручы, батыр йөрәкле Зәки ага Нури. Сибгат ага Хәким Язучылар Берлегенә (хәзерге Бауман урамы, 19 йорт) ике көннең берендә диярлек килеп йөри иде. Ул килгәч яшь шагыйрьләр дә, урта буын вәкилләре дә, өлкәнрәкләр дә – барчабыз җыелып алабыз. Берьюлы егетләр белән очрашкач, Сибгат агага: «Без сезнең белән горурланабыз, үзебезнең остазыбыз дип саныйбыз. Сез һәрвакыт безгә ярдәмгә киләсез, төпле киңәшләрегезн бирәсез. Бергәләп фотосурәткә төшик әле», – дип әйттек. Ул ризалашты. Бу елларда Бауман урамында берничә фотосалон бар иде. Шунда барып, Сибгат аганы уртага утыртып, барыбыз бергә фотосурәткә төштек.

Без – әлеге фотосурәтнең яшь геройлары – бишебез биш төрле кеше. Әмма уртак сыйфатларыбыз да булгандыр, күрәмсең. Әдәбиятка биш бармактан торган йодрык булып килдек. Йодрык ачыла-ачыла, биш бармак биш тарафка карый башласа да, без бүгенге көндә бер әдәбиятка килеп тоташканбыз, бер кул булып яшибез. Безнең йодрык бүгенге көндә дә кирәкле вакытта төйнәлеп, нәрсәнедер дөмбәсли, йә кем беләндер исәнләшер өчен рәхәтләнеп ачыла, матур һәм җылы итеп кемнеңдер учын кыса. Әле бу йодрык дөнья белән саубуллашырга җыенмый.

DSC03225РАВИЛ ФӘЙЗУЛЛИН (1943) – Татарстанның халык шагыйре (1999), Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1978), Татарстан Фәннәр академиясенең почетлы академигы (2007). 1966 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Бүгенге көндә «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры киңәшчесе.

Язмышыбызга рәхмәт! Чөнки татар әдәбиятында 40 яшькә дә җитмичә, бик яшьли киткән шагыйрьләр бар: Г. Тукай, М. Җәлил, Г. Кутуй… Алар татар әдәбиятының алтын тарихын язып калдырды. Әлеге фотосурәттәге алты кешенең һәммәсенә дә Аллаһ Тәгалә байтак гомер бирде. Сибгат ага – 75 яшьтә, Рөстәм Мингалимов 77 дә вафат булдылар. Без исәннәр дә җитмештән уздык инде. Әгәр халкыбыз, иҗатыбызны аңлаган укучыларыбыз булмаса, мондый дәрәҗәләргә ирешә алмас идек. Бөтенебез дә – Тукай премиясе лауреатлары һәм халык шагыйрьләре. Мондый хәл, мөгаен, бүтән әдәбиятларда юктыр да. Бу бит уникаль күренеш. Аллага шөкер, дүртебез әлегә исән-сау, актив хәрәкәттә, эштә… Бөгелеп төшәргә бер дә исәбебез юк әле!

РӘДИФ ГАТАШ (Гатауллин, 1941) – Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2008). 1966 елдан СССР язучылар берлеге әгъзасы.

Равил Фәйзуллинның бер шигырендә шундый юллар бар: «Бер бөтерелеп без дә яшәп алдык…». Инде әдәбиятка килгәнебезгә дә шактый вакыт узган икән: 45 ел! Без бишәү генә түгел, шактый күп идек. Чөнки мохит шундый иде. Ирешелгән уңышларыбыз белән без Сибгат ага Хәкимгә мәңге бурычлыбыз. Чөнки ул безгә фатихасын биреп китте. Күп кенә кичәләребезне, чыгышларыбызны оештыручы кеше Батулла булды. Иң беренче Такташ кичәсен үткәрдек, аннары Гәрәй Рәхим, Рөстәм Мингалим, Ренат Харис иҗатларына багышланган очрашулар булды.

Арабыздан иң беренче тәнкыйтьчебез – Ренат Харис. Равил Фәйзуллинның беренче китапларына тәнкыйть мәкаләләрен нәкъ менә Ренат язды. Аннан соң Рафаэль Мостафин, Тәлгат Галиуллин тәнкыйтьчеләребез булды, соңыннан бу исемлеккә Нурмөхәммәт Хисамов, Марсель Бакиров, Хатыйп Миңнегуловлар килеп кушылды. Без бер мохиттә кайнап, бергә «үстек». Марсель Галиев әлеге дуслыкны, остазыбыз белән башкарган эшләрне әдәби әсәр итеп язып та чыкты. Соңыннан безнең арага яшьрәкләр: Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов, Зиннур Мансуров, Роберт Миңнуллин, Фәннур Сафин, Разил Вәлиевләр килеп кушылды. Бу – табигый процесс. Чөнки бер шагыйрь дә ялгыз гына яшәп иҗат итә алмый.

Әлеге сурәттәге биш шагыйрьнең хыяллары уртак иде:

«Алтмышынчы еллар! Шигъри табында

Без, «биш йолдыз», тостлар чөйгән чагында,

Ант эчтек бит – һаман тугры калырга

Гасыр ахырында һәм… аргы ягында?!

ГӘРӘЙ РӘХИМ (Григорий Родионов, 1941) – Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1984), 1968 елдан СССР язучылар берлеге әгъзасы.

Әлеге картинага карагач, күңелдә сагыш туа. Чөнки ул – безнең яшьлегебез. Фотосурәтне картина итеп ясаткан Язучылар берлегенә, рәссамга зур рәхмәт. Без инде шактый гомер яшәдек. Ә бу картина без киткәч тә калачак. Мондагы биш шагыйрьнең барысы да бер ата балалары, игезәкләр шикелле. Әмма шигърияттә бер-берсенә охшаган, бер-берсен кабатлаган кешеләр түгел, бөтенләй үзгә шәхесләр без. Һәм шуның белән отабыз да дип уйлыйм.

Сибгат ага Хәким аксакал һәм укытучыбыз гына түгел, ул безнең дустыбыз да иде. Атабыз кебек һәрберебезне якын күрде. Бер хатымда: «Мин сезне әтием кебек якын итәм, әтиемә охшатам», – дип яздым. Чөнки аларның холыклары охшаш. Ул да әти кебек сабыр, акрын, тормышның бөтен төпкелләрен, дулкыннарын, дөньяны тота белгән ир кеше иде. Сибгат ага белән мин Мәскәүгә китеп эшли башлагач, күп хатлар язышты. Шул вакытта Опера һәм балет театрында «Кара йөзләр» дип исемләнгән операм куелды. Ул шуның афишаларын күреп, шатланып Мәскәүгә хат юллый: «Гәрәй, чын күңелдән котлыйм сине. Казанда зур-зур афишаларга зур хәрефләр белән синең исемеңне язып куйганнар». Шундый эчкерсез, изге күңелле кеше иде ул.

Комментарий язарга