Блогерлар яшьләр министрын тәнкыйть утына тотты

Татарстанның яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан ачык форматта оештырыла торган «14..30» очрашуының чираттагысы КФУның Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбендә узды.

Экспертлар, матбугат чаралары вәкилләре, студентлар яшьләр өчен махсус массакүләм мәгълүмат чаралары булдырырга кирәкме һәм мәгълүмат кырында яшьләр сәясәте нинди урын алып тора дигән темаларга фикер алышты. Чарада ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, КФУның Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбен директоры Леонид Толчинский, КФУ Медиа-үзәге җитәкчесе Илдар Кәримов, “Инде” интернет-журнал мөхәррире Юлия Туранова, “Enter” баш мөхәррире Данил Гобәйдуллин, блогер, төп инстаәни Алинә Гымалтдинова, видеоблогер, “ГромкиеРыбы” каналын уйлап табучы Тимур Исмаев, медиаменеджер Ярослав Муравьев һәм Татар-малай буларак инстадөньяда кызык-кызык видеолар урнаштырып барган Ринат Галиәхметов катнашты. Алар үз эшчәнлекләре белән таныштырды, интернет мәйданында ничек “подписчик” җыюлары турында сөйләде, аудиторияне тотып тору серләре белән уртаклашты.

02881a38-5858-4f90-bb3b-01d32b4505e1

Шик юк, аудиториянең яшенә карамастан, медиа актуаль булырга һәм кешеләрнең сорауларына җавап бирергә, фикерне төрле яклап яктырырга тиеш, – дип башлады сүзен Дамир Фәттахов үзенең чыгышында. – Медиа төрлелеге һәм күплеге кирәк, сайлау мөмкинлеге булсын. Икенче мөһим мәсьәлә – медиада эшләүчеләрнең һөнәри осталыгы һәм аларны әзерләү. Минем өчен журналист һөнәре башка хезмәтләр кебек үк җитди эш – сүз үстерә дә, үтерә дә. Массакүләм мәгълүмат чараларының дәрәҗәсе исә җәмгыятьнең мәдәниятен һәм белемен күрсәтә».

Очрашу «Self-Made Media» (SMM) продюсерлык үзәге концепциясен презентацияләүдән башланды. Киләчәктә әлеге мәйдан медиа юнәлешендә эшләүчеләр өчен кирәкле коралга әйләнергә мөмкин икән. Чөнки аралашу вакытында да үз эшен белеп башкарган кешеләр җитешмәве проблемасы күтәрелде. Бу хакта сүз чыккач, “Enter” баш мөхәррире Данил Гобәйдуллин хәтта яшьләр министрын тәнкыйть утына тотты. Ул аның йөзенә бәреп: “Беренче итеп матбугат сәркатибегезне алыштырыгыз”, – диде. Әлеге вазыйфаны үтәүче кыз төрле чараларга чакыру җибәргәндә, тәҗрибәсезлеге сәбәпледер инде, тулы мәгълүмат күрсәтми, шалтыратып сораганда да төгәл җавап бирә алмый икән. Ахыр чиктә “Enter” редакциясе хезмәткәрләре министрлыктан килгән электрон хатларны турыдан-туры “спам”га җибәрә торган итеп көйләп куйган.

Комментарий язарга