Блогерлык милләткә хезмәт итү теләгеннән башлана

Интернет көннән-көн популярлаша бара. Тиз үзгәрүчән һәм тиз агымлы бүгенге көн шартларында татар блогерларының барлыкка килүләре һәм шактый популярлашып китүләре гаҗәп хәл түгел. Хәер, блогерлар әле генә барлыкка килмәгән. Элек тә, хәзерге күзлектән блогер дип аталырлык җурналистлар, сүз осталары бар иде.

Шундыйларның берсе – “Идел” журналының “чишмә башында” торучы журналист, җәмәгать эшлеклесе һәм блогер Римзил Вәлиев. Ул бүген Татмедиа бинасында “Татар блогерларының киләчәге бармы” дигән сорау астында уздырылган матбугат конференциясендә әлеге күренешкә карата үз фикерен әйтте.

IMG_4748

– Мин блогерларның динозавры. Дөресен генә әйткәндә, мин блогер да түгел, мин ирекле журналист, ә блогерлар белән журналистлар арасында аерма әлләни күп тә түгел. Аерма бары шунда – журналистлар алар четерекле темаларны да үзләренә зыян китермичә генә күтәрә ала, чөнки үзенең хокукый культурасын белеп эшли. Журналист кеше үз фикерен белдерергә дә, аның өчен җәза алмаска, штраф та түләмәскә тиеш. Яшьләргә дә төймәләрен ычкындырып, иркенрәк сулыш алырга кирәк, – диде ул.

IMG_4794

Блогерларның мэтрыннан кала әлеге конференциядә инстаграм, Вконтакте биләрендә һәм телеграм каналларында меңнәрчә укучы туплый алган, бүгенге көндә шактый танылган блогерлар – Илназ Габидуллин, Ринат Галиәхмәтов һәм Динара Зиннәтова да катнашты.

IMG_4714

Илназ Габидуллин Вк группасында юморлы контент ясап 174200 кеше җыя алган “Кызык-мызык” паблигы хужасы. Аның Инстаграм битендә дә 174200 язылучы бар. Ул бүгенге көндә иң күп укыла торган, иң күп караулары булган блогер. Илназ татар блогерларының киләчәге бар дип саный. Эшләрен башлап кына килүчеләргә кыюрак булырга һәм үзләренә кызык булган әйберләргә игътибар итәргә киңәш итә. ВКда төркем ачып җибәрсәләр дә, пост язар алдыннан үз-үзләренә: “Ә бу пост минем үземә кызыклы булыр идеме, мин аңа үзем лайк куеп репост ясар идемме һәм дусларыма җибәрер идемме?”– дигән сорау бирергә кирәк диде.

IMG_4778

Конференциядә катнашкан бердәнбер хатын-кыз блогер – 26577 кеше җыйган “Че гуглит татар кызы” паблигының башлап җибәрүчесе үзенең яңа телеграм каналы популярлыгы серләре белән уртаклашты. “Вк, инстаграм битләре ул җиңелчә, юморлы материал өчен булса, телеграмда җитдирәк, акыллырак, җитлеккәнрәк кешеләр утыра. Аларның җитдирәк әйберләр укыйсы килә. Әлегә татарча мондый каналлар күп түгел. Гомум, кызыклы контент тудыру гына җитми, бу контент кешеләрне берләштерергә дә тиеш.

Динара, блогенг белән шөгыльләнгәндә, инде популяр булган пабликлардан ярдәм сорап, реклама сатып алуы турында да әйтте. Һәм гомумән, яшь блогерларга, нәрсәдер эшлисе килгән кешегә ярдәм итәргә, булышырга әзер булуын белдерде. Бу инициаливаны башка блогерлар да хуплады.

IMG_4776

Беренче татар инста видео Ринат Галиәхмәтовның – Татар малай исеме белән билгеле блогерының интаграмында язылучылар саны 70 меңгә якынлашып килә. Ул да татар блогерлыгының киләчәге бар дип саный. “Яңа проектлар, яңа мөмкинлекләр көн дә чыгып тора. Безгә игътибар һәм хөрмәт күп булуы, мондый конференция кебек чараларның булуы эшләгән эшебезнең җаваплылыгын тоярга мөмкинлек бирә. Яшьләрне шулай ук нәрсәдер эшләргә этәрә” – диде Ринат.

Блогерлык белән акча эшләргә теләүчеләр өчен начар яңалык та бар. Блогерлыкта әлләни акча эшләп булмый. Конференциядә чыгыш ясаган һәм блогерның төп эше бар, ә пабликлар алып бару, видео төшерү ул бары тик хобби гына. Әлбәттә, рекламада бераз акча эшләп була. Язылучылар күбрәк булган саен реклама бәясе дә арта, әмма барыбыр кесә акчасы гына, күп дигәндә аена 10-13 меңләп акча эшләп була.

IMG_4765

“Блогерлык эшен без акча эшләү максаты белән башламадык, безнең нәрсәдер эшлисе, ниндидер файда китерәсе, милләткә хезмәт итәсе килде. Шуңа күрә, блогерлык – милләткә хезмәт итү теләгеннән башлана дип саныйм мин” – диде Динара.

Комментарий язарга