Блоглар

Хэния

Хәния хатлары яки “Сөю гөлем сулмасын!”

Иртән 4.10да Хәния төшемә керде…Моңсу гына тальянын тартып, баскычта көйләп утыра…биек баскычның башы күренми…Өстендә ап-ак ромашкалар сибелгән җиңел күлмәк…
Мин сүз башлаганчы,миңа таба борылды да:
-И ,Гөлнур җаныкаем, бер үкенеч калды әле күңелдә,менә бу җырны эшләп чыгарга һич вакыт җитмәде… Алга таба

img _6053

Мифтахов Фәрид «Кече Ватаныбызны үстереп, без дәүләткә ярдәм итәбез»

29 июльдә Чүпрәле районы Мунчәли авылында “Авыл көне” узды. Быел ул милли гореф-гадәтләрне саклау ниятеннән,  Мунчәли авылы мәчетенең 20 еллыгына багышланды.  «Авыл көне» 6нчы ел рәттән уздырыла торган Мунчәли укулары белән башланды. Алга таба

xyJharop_rU

Бишәү чыктык ерак юлга!

Зур сәяхәтләр кечкенә адымнан башлана. Иртәнге кояш, өйдә ятмагыз, офисларыгызны үзегездән, үзегезне тынчу офислардан ял иттерегез, дип әйтә сыман. Ничек инде андый сүзләргә колак салмыйсың?  Без, «Идел» журналы редакциясенең 5 бөртек кешесе 13 июль көнне шәһәрне бераз үзебездән ял иттерергә булдык. Алга таба

43509627

Лилия Сәлахетдинова «чикләрне сөртте» — коляскада Санкт-Петербургны әйләнеп кайтты (ФОТОЛАР)

Физик мөмкинлекләре чикле дин кардәшләребезнең, батырланып, рухын җыеп, сәяхәткә чыгып китүе, коляскага утырган килеш чикләрне үтүе мине гел кызыксындырып килде. Алга таба

Шул халыкныңмы хокукка хакы юк?

Соңгы арада халык белән очрашканда безгә иң еш бирелә торган сораулар, күбрәк Россия белән ике арадагы Шартнамә, Президент атамасы хакында булды. Әмма, ни кызганыч, безнең бу сорауларга анык һәм ачык итеп җавап бирү өчен җитәрлек мәгълүматыбыз, дәлилләребез, төпле нигезебез юк иде. Ә теләсә-кайсы кеше өчен, хәтта тулаем бер халык өчен дә киләчәк язмышын күзаллый алмаудан, билгесезлектән дә авыррак рухи халәт була алмый торгандыр.

Алга таба

ЯРАТУ НОКТАСЫ: РӘМИС АЙМӘТ

Әле дә хәтеремдә: «Мәдәни җомга» газетасының «Шигырь нечкәлек билгесе белән языла» дигән сәхифәсе иде ул. Башта – исеме сихерләде: Рәмис Аймәт. Аннары – фотосына юнәлде игътибарым: плащ якасына ике кулы белән ябышып төшкән егет сурәте… «Карт түгел…» – дигән уй йөгереп узды башымнан. Алга таба

РЗ12

Ркаил Зәйдулланың яшьлегенә сәфәре

Узган ял көннәрендә шагыйрь Ркаил Зәйдулла яшьлеге белән очрашты: үзе укыткан Иске Татар Адәм суы авылында кунакта булды. Бу авыл мәктәбендә ярты ел гына эшләвенә карамастан, аны монда өч-дүрт ел укыткан дип фаразлыйлар. Ярты ел эчендә димәк өч-дүрт елга җитәрлек хатирә калдырган булып чыга.

Алга таба

Югалткач кына кадерен аңлыйбыз…

Аллаһы Тәгалә җирләрне-күкләрне бар итте һәм әйтте: “Җир-күкләрне һәм алар арасында булган бөтен нәрсәләрне адәм баласы өчен аңа хезмәт итәр өчен яралттым”. Аллаһ Раббыбыз Адәм баласы өчен яралтканнан соң: “Мин Адәм балаларын бу дөньяга сынар өчен яралттым, акыл бирелгән икән, акылның зәкәтен намаз белән түләгез”, диде.

Акыллы кеше өстенә намаз йөкләтелгән, ул аңа фарыз, Сәламатлек бирелгән икән, сәламәт кешегә намазга өстәп ураза да фарыз. Шулар өстенә тагын байлыгыбыз да бар икән, зәкәт тә безгә фарыз була. Адәм баласы дөньяда яши, сынала. Төрле авырлыклар да күрәбез, авырып та китәбез, кайгы-хәсрәтләр дә килә. Бу очракларда тырышабыз, бик сынатмыйбыз, Әмма Аллаһы Тәгаләнең иң зур сынавы бар. Ул нигъмәтен байлык белән бирә һәм шуның белән сыный. Кыямәт көнендә байлык турында ике төрле сорау булачак: байлыгыңны нинди юллар белән таптың һәм икенчесе: аны нинди урыннарга сарыф иттең?

Аллаһы Тәгалә “Ибраһим” сүрәсенең 7 аятендә: “Мин биргән нигъмәтләргә шөкрана кылсагыз, арттырып бирермен. Әгәр биргән нигъмәтләремә шөкрана кылмасагыз, газабым каты булыр”, — дип әйтте.

“Ураза вакытында без су һәм ризыкның кадерен белә башлыйбыз”, – диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

«Әйбәт әйбернең кадерен югалткач кына сизәсең, ә бар чагында ул күренми дә», — дигән әңгәмәләренең берсендә танылган язучы Марат Кәбиров. Әйе, тормышыбыз бихисап табу һәм югалтулардан тора. Бәхетнең ни икәнен ишегебезне бәхетсезлек шакымый торып белмибез. Яхшыга ияләшү — кешегә хас сыйфат. Әйберне, кешене үзеңнеке иткәч, тынычланасың һәм бу мәңге шулай булыр дип уйлый башлыйсың. Кадерсезләү дигән сыйфат та үзен озак көттерми. Сәламәтлегең ташып торганда авырып китәрмен дип уйламыйсың, акчаң күп булганда аның кыйммәте югала, ә ул аз калгач яки бөтенләй беткәч, тиеннәр дә бик зур акча кебек тоела башлый.  Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә дә күзәтелә андый күренеш. Күңелеңә ошаган кешегә читтән сокланып йөргәндә, аның игътибарын яуларга тырышканда — бер хәл, ә ул синеке булгач, кавышып, аны көн саен күрә башлагач, бик чибәр кешенең матурлыгына да күзләр ияләшә, ул элеккечә кызыктыргыч булып тоелмый башлый. Мәхәббәтнең дә, дуслыкның да, туганнар арасындагы мөнәсәбәтләрнең, үзара хезмәттәшлекнең дә дошманы — кадерсезлекне тою. Кайсыдыр бер мизгедә шушы хисне тотып алган кешенең кәефе кырыла, канатлары киселә, ихласлык югала. Нәтиҗәдә, җимергеч көчкә әверелә.  Югалткач, соң була. Үкенеп, гафу сорап,  барысын да элекке хәленә кайтарырга була. Акыллы кеше өчен зур сабак була бу. Ләкин югалтуны бик авыр кичерсә дә, горурлыгын җиңә алмыйча, гомере буена эченнән сызып яшәүчеләр дә бар. Еш кына гомерләр өзелү, төзәтә алмастай ялгышулар да була шул. Әлеге табу-югалтулар кешегә ни сәбәпле җибәрелә соң? Бу дөньяда бернәрсә дә юкка түгел. Чагыштырып карау өчен, сабак алу өчен, холкыңны төзәтү өчен. Ураза тотуны да әлеге күренешнең кечкенә генә  үрнәге дип кабул итәм. Бернәрсәнең дә чиксез була алмавын күрсәтә. Ходайның бүләгенә шөкер кылмасаң, аны югалту ачысын да татырга мөмкинсең. Бер ай дәвамында үзеңне ясалма рәвештән күп нәрсәләрдән мәхрүм итәсең.

«Ашаган белми, тураган белә», «Эшләмәгән кеше генә хаталанмый» дигән гыйбарәләр дә бар бит әле. Бөтен җаваплылык, оештыру эшләре кемгәдер йөкләнелеп, башкалар озак вакыт дәвамында бары уңай нәтиҗәсен генә куллана икән, шулай ук кадерсезләү, үзеңне иркен тоту башлана. Авырлык үз җилкәңә төшмәгәч, барысы да үзеннән-үзе, җиңел барлыкка килә кебек тоела. Бу процесс та чиксез була алмый, әлбәттә. (Гадәттә, җаваплы кешегә йөк мулдан өелә. Ләкин кешенең иңнәре галәм кебек түгел, берзаман, вазыйфаларның сыймый башлаганнары, артыклары коела башлый). Мәхрүм калгач, андый кешеләр гаеплеләрне эзли башлый… һәм таба да. Андый вакытта фикерен гадәттә төче генә итеп җиткерә торганнарың теле чишелә, каләмгә илһам иңә. Ярсу — хисләрнең иң көчлесе, килешәм. «Комфорт зонасы» бетте бит, ничек инде ачуланмыйсың?! Шушы проблеманы җигелеп тартуга алынган очракта гына ул «тураган» кешенең хәлен аңлый башлый. Бу гадәти күренеш. Еш кына бу кискен үзгәрешләрнең сәбәбе ачыклангач, ваклану, мәгънәсез эш белән йөрүгә кайтарып калдыралар. Гади кешенең көндәлек тормышында барлык әйберләр дә вак детальләрдән башлана, шуннан үсеп китә. Цунами, гарасат, «кар дәрьясы» гына кискен һәм күп микъдарда ишелеп төшә. Кеше бит үзе дә кечкенә генә яралгыдан әкренләп җитешә. «Соңгы тамчы» дигән төшенчә дә күпләргә таныш. Бу дөнья бик катлаулы, серле, әмма гадел. Нәрсәләрне кайчан, ни рәвешле табачакны, югалтачакны  белмибез. Кайчак, үзең теләгәнгә ирешүгә, язмыш безгә тагын да кадерлерәк булганны тартып ала («Бригада»сериалындагы бер эпизод истә калган: Александр Белов үзенең сайлауларда җиңүен белде һәм икенче мизгелдә исә аңа үч итеп иң якын дусларының үтерелүен хәбәр иттеләр). Һәм,  киресенчә, барысы да бетте, фаҗига дип тетрәнеп алганнан соң, үзең өчен бик кыйммәтле тәҗрибә, зур мөмкинлекләр, этәргечкә ия булуыңны аңлап шаккатасың. Тормыш фәлсәфәсенә төшенеп, кылган гамәлләребез, әйткән сүзләребез турында уйланып, Ходайның бүләге булган гомеребезне үкенечләрсез, мөмкин кадәр саф күңел белән кичерергә насыйп булсын!!!

Аксубайда мөселман балалары Сабан туе үтте

25 июльдә Аксубай районының Иске Кыязлы авылында мөселман балалары Сабан туе узды. Әлеге бәйрәм Камаарты зонасына кергән сигез район — Аксубай, Яңа Чишмә, Чирмешән, Нурлат, Чистай, Алексеевск, Әлки, Спас районнары балаларын бергә туплады.

Алга таба