Блоглар

Фото элдем челтәргә…

Ай-яй, бигрәк «добрый» инде безнең интернетта утыручы халык!.. Айгөл Бариеваны «Артистлар ру» сайтына шушы фотоны куйганы өчен «ашап-кимереп» бетерә яздылар. Бик гүзәл ханым, фото да бик романтик рухта, миңа бик ошый.

Бариева1

Мондый фотолардан «Люди под солнцем» дип аталган фотокүргәзмәләр дә оештыралар әле. Җырчыбыз бер нюансны гына исәпкә алмаган. Әмма аның өчен алай таптап изәргә ярамый. Берничә көн элек Замирә Рәҗәпова да социаль челтәрдәге үзенең битенә әлеге фотоны урнаштырып, «Пошла женить!» дип язып куйган иде.

Замира

Ул фотоны күргәч минем котым ботыма төште, нишләтәләр инде моны хәзер, дип… Шундый тантанага Замирә бюстгалтерын кияргә онытканмы дип торам. Комментарий язучыларның күбесе нәкъ минемчә уйлаган. Ярый әле Замирә вакытында «Күлмәкнең вытачкалары ул», дип язып өлгерде. Менә шундый хәлләр…

Иделия

Иделиянең Инстаграмыннан: «Минем яңа яраткан күлмәгем… бу ялларда кияргә менә дигән». Башка җырчыларыбыз да сәхнә костюмнарын сайлаганда  үтәкүренмәле  тукыманы яратмый дип әйтеп булмый:

Бариева2

Бариева

L

Олимпиада

Олимпиада җиңүчеләренә миллионер булу «яный»

5-21 августта Рио-де-Жанейрода старт алачак XXXI җәйге Олимпия уеннарында җиңү урын яулаган Татарстан спортчыларына күпме акча түләнәчәге ачыкланды. Әлеге сумма ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә билгеләнә.

Алга таба

ашлар2

“Тәмле календарь” авыз суларын китерде…

Бервакыт зифа буйлы булу, эчтәге майны бетерү, ябыгу, ашау-эчү турында сөйләшеп утырганда хәтәр зур гәүдәле бер танышым: “Иртәгәдән ашауны киметәм, җитте, ябыгам, дип гомерем узды инде”, – дигән иде. Шуның кебек дөрес туклану һәм ябыгу “Идел” редакциясендә дә гел яңгырый торган тема.

Алга таба

Киемеңә карап… озаталар…

Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар дигән гыйбарә яши татарда. Бүгенге көндә исә киемеңә алдан карап каршы алалар, киемеңә арттан карап озаталар. Тормыш иптәше сайлаганда да беренче акылына, тәрбияле булуына түгел, ә нәкъ менә киенә белүенә, зәвыгына карап сайлый хәзер яшьләр. Кыйммәтле сәгать, затлы телефон, танылган дизайнерлардан алып кигән “брендлы” кием-салым хуҗасының нинди булуы хакында “кычкырып тора”. Шушы күрсәткечләргә алданганнар да җитәрлек. Шул җирлектә туган көлкеле хәлләрне, комедия итеп төшерелгән фильмнарны интернетта да, телевизорда да еш очратырга мөмкин.

Алга таба

мәхәббәт шагыйре Рәдиф Гаташ

“Божественная искра” кирәк!

Бүген искиткеч энергияле, мөхтәрәм шәхес, мәхәббәт шагыйре Рәдиф Гаташны күрергә насыйп булды. Кызыксынуым көчле иде, “Соңгы арада ниләр иҗат итәсез?” дигән соравымны бирдем. Шагыйрь, ашыкса да, җавап бирергә вакыт тапты:

“Мәгъҗан Җомабаев дигән Бөек шагыйрьнең китабын чыгарган идем инде, шуның яңа әсәрләрен тәрҗемә итеп бетердем. Язар өчен генә язу белән түгел… Гашыйк булып мавыгып,  шашып йөрсәң табигый була, ул башка. Язу өчен генә утырып язсаң, язасың, уртача килеп чыга. “Божественная искра” кирәк. Шигъри сүзне хәзер болай да язучылар күп.  Киләчәктә мәктәпләрдә шигырь язу фәнен дә кертергә мөмкиннәр. Кирәк ул.

Хатын-кыз – илаһи зат.  Шул хатын-кызны, гали затны гасыр буе иң авыр эшләргә куштылар. Аллага шөкер, хатын-кыз күтәрелеп килә.  Ирләр төшеп бара: эчүгә бирелә, ялкаулык…  Хатын-кыз бөтен эшне үз өстенә ала. Электән үк бик көчле, лидер хатын-кызлар булган. Мәгъҗан яраткан Өммегөлсем  Камалова шундыйлардан.  Беренче Балкан сугышында шәфкать туташы булып катнашкан.  Ул Исхакый белән дә хат алышып торган. Тукайга гашыйк булган.  Революция булгач, Казахстанга китә. Шунда Мәгъҗан белән таныша… Мәгъҗанның аңа багышланган искиткеч шигырьләре бар. Совет чорларында илгә кайтып, Мәскәүдә, Казанда яшәп, сөргеннәрдә булып,  илленче елларда (1957?) вафат булган. Менә шул турыда китап язам. “Сөембикә”нең соңгы саннарында Атнабай белән Гөлчәчәк Атнабай (педагогика фәннәре кандидаты) турында мәкаләм чыкты…”

мәхәббәт шагыйре Рәдиф Гаташ

Гөлсем ханымга

Бута күз, сихерле сүз, Гөлсем ханым!
Аерым җирдә уздырсак та гомер таңын,
Кайвакыт күзегезгә күзем төшсә,
Китә нигә алгысынып, уйнап җаным?

Бута күз, сихерле сүз ханым, Гөлсем,
Күктә Көн көлмәсен, Гөлсем көлсен.
Гөлсем – Кояш, күктә әкренйөзүен белә,
Сөйдереп көйдергәнен каян белсен?!

Бүген болай, иртәгә тегеләй, яки татар теле кемгә кирәк?

Берничә ел элек Түбән Кама шәһәрендә бер марҗа “без Россиядә яшибез, нигә безгә татар теле”, дип балаларына татар телен укыттырмый башлаган иде. Янәсе, әлеге кирәкмәс телдән башка да сабыйларына авырга туры килә. Аның бу гамәлен, “эш” ясап, мәхкәмәгә юллаганнар. Ул “эш” ничек тәмамлангандыр, миңа мәгълүм түгел. Ул бичара балалар татар теле дәресләренә кереп утыра башлаганнардыр. Әлбәттә, моннан беркемгә дә фөтүәт юк. Җенең сөймәгән телне беркем дә өйрәтә алмый.

Алга таба

Алдан кычкырган күкенең башы авырта

Россия футболчылары тагын адәм хурлыгына калды: вакытыннан алда Европа чемпионатыннан кайтып китте. Өметләр зурдан иде, югыйсә. Алда – Россиядә узачак дөнья чемпионаты… Тагын ярык тагарак алдында калмабызмы?

Алга таба