Блоглар

Кем гаепле?

Нигә өлкәннәр яшьләрне тәрбиясезлектә, каты күңеллелектә тәнкыйтьләргә ярата? Игелекле яшьләр фикеренчә, мондый фикергә өлкәннәр үзләре дә гаепле. Әби-бабайларга хөрмәт һәм кешечә мөнәсәбәт үзе үк аларны гаепләүгә нигез була икән.

Алга таба

Шагыйрь янында ярты көн…

Соңгы бер ай эчендә Татарстанның Халык шагыйре Равил абый Фәйзуллинның “Аккош күле”ндәге йортында ике тапкыр булырга туры килде. Икесендә дә сыналдым. Икесендә дә сынатмаска тырыштым. Шулай да беренчесендә авыргарак туры килде.

Алга таба

раган1

Гарасат…

Бәла-каза гел көтмәгәндә килә. Бигрәк тә табигать “шаярулары” шулай. Көтсәң, әзерләнер идең дә, ничек тә булса каршы торырга өйрәнер идең. Шул ук вакытта быелгы кызу җәйнең хәерле тәмамланасына артык ышаныч юк иде.

Алга таба

Илме? Яумы?

«Татар игосының» коточкыч тәэсире хакындагы бүлекне әйтеп тә тормыйм. Яңа бердәм дәреслектән бу төшенчә төшеп калган, имеш. Бу юлы татарлар да, монголлар да түгел, ордынецлар (урдачылар) кыерсыткан бугай урысны…

Алга таба

Үгиләр

Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун. Тагын бер гаепсез баланың гомере өзелде, ике өлкән кеше вафат. Ничә кешенең гомере кыл өстендә… Аллаһ Тәгалә балаларның һәм өлкәннәрнең әти-әниләренә, якыннарына һәм барыбызга да бу хәсрәтне күтәрергә сабырлык бирсен.

Алга таба

064_ХЕл буки-Т=P-1

Ни пешсә дә пеште, бездән бурыч төште…

Әдәбият елына чират. Нәрсә булыр, нинди үзгәрешләр көтелер? Язучыларга игътибар артырмы? Матбугат рәтләнерме? Мәрхүм (ассызыклыйм!) классикларыбызның китаплары, күптомлыклары чыгармы? Архивлары тәртипкә китерелерме? Йөз илле еллык юбилеен бәйрәм иткән Милли китапханәгә яңа бина бирелерме?

Алга таба

imgB

Әйтегез әле, Габдулла әфәнде…

Бүгенге көннең мөһим сорауларына үткәннәрдән җавап эзләү – табигый хәл. Әһле каләм, гадәттә, гади генә фикерне дә, берәр гали исем белән сипләп, саллы яңгырашка өмет баглый. Гап-гади Мөхәммәдәминнең сүзе гавамга әллә ни тәэсир итми, ә инде шул ук мәгънәдәге фикерне Мөхәммәд галәйһиссәлам әйтеп калдырса… ул инде хәдис дип атала.

Алга таба

Татарга да русча җыр кирәк…

Сәйдә “Голос. Дети” проектының алдагы этабына юллама алды. Татарча җырлап башлаган кызыбыз алдагы этапка русча җырлап, шуның белән татар халкының да мәхәббәтен яулап кына уза алды. Мәхәббәтен яулап дигәнем бәлки чагыштырмачадыр, әлбәттә.

Алга таба

Дуслаштырган һәм дошманлаштырган апрель

Апрель – ул Тукай ае. Бөек татар шагыйре шул айда туганга һәм үлгәнгә генә түгел. Тукайның шәхесен, иҗатын шул айда бигрәк тә зурлаганга гына да түгел. Шагыйрь исеме белән бәйле премия ияләре дә апрельдә атала.

Алга таба