Блоглар

Бәлки без аерым галәмдә яшибездер?

Рәмис Латыйповны кыю фикерле, акыллы журналист буларак нык хөрмәт итәм. Әмма соңгы вакытта мәгълүмати интернет сайтларга хас булганча, караулар, уникаль кулланучылар саны артыннан куу шаукымы Рәмисне дә сенсацион сүз кычкыру, интернет дөньясында шау-шу тудыру эйфориясенә алып кереп китте кебек.

Алга таба

Әдәби телнең ни гаебе бар?

“Рәмис татар милли сүз сәнгатен аяк астына салып таптаган. Юк, гади телдә языйм әле: татар әдәбиятын нәҗескә буяган… Нәҗес дигәне дә әдәби булды бит әле…” – Рәмис Латыйповның әдәби телнең тормоз икәнен ачкан язмасын укыгач та, фейсбукта әнә шулай язарга маташкан идем дә, язган сүзләремне кире сызып ташладым. Татар фейсбугы шундый инде ул: монда пычрак, монда яла ягу, кешене батыру, изү, мәсхәрәләү…

Алга таба

Кер юу кешене тәртипкә өйрәтә…

Арагызда минем кебек җыештырырга яратмаганнар булса, кем әйтмешли, кулларыгызны күтәрегез ??‍♀️??‍♂️Минемчә, җыештырырга яратмау ул әле ялкау дигән сүз түгел. Мин үзем, кәнишне, ялкау, бәлки сезнең кайберләрегез ялкау да түгелдер, әмма да ләкин җыештырырга яратмыйсыздыр. Бу киңәшләр нәкъ менә шундыйлар өчен.

Алга таба

Ирдәүкәләр ил даулый…

…Сабан туе гөрли. Мәйдан уртасында көрәш кызганнан-кыза. Кулына ак сөлге урап тоткан ике хатын-кыз, аякларын аерып басып, билләрен бөккән хәлдә уртада бөтереләләр. Аркалары буйлап аккан ачы тирдән футболкалары тәннәренә сыланган, култык аслары юешләнгән, чәчләре бүселеп чыккан. Мышкылдаган тавыш ирләрнекеннән ким түгел.

Алга таба

Ирекле, ләкин… бәхетлеме?

Юньле нәрсәне «матриархат» дип атамаслар иде инде. Илдәге ир-атларның, хәер, хәзер инде күпчелек хатын-кызларның да «мат» белән сөйләшү рәвешен искә алсаң, бу «ана культы»ннан рәт чыкмавы күренә. Сәер фикерлим, шулаймы? «Җәннәт аналарның аяк астында» дип әйтергә тиеш ләбаса мин. Аллаһтан һәм Пәйгамбәрдән соң итагать итәсе кеше дә ана кеше, диелгән түгелмени?

Алга таба

38 юанең бармы, яки 8 нче мартка ни бүләк итәргә?

Яз… Күңелләрнең назга төренер чагы. Бар табигать тирә-якны нурга, гүзәллеккә төреп акрын гына уяна башлый. Кояш нурларының җылысы йөрәкләрне ешрак тибәргә мәҗбүр итә… Халыкара хатын-кызлар бәйрәменең дә нәкъ менә әлеге ел фасылында уздырылуына гаҗәпләнәсе юк, аларның һәр икесе дә — матурлык символы.

Алга таба

Яратмыйм. Бетте-китте.

Дустым шалтыратты… Озак сөйләшелмәгән булган. Гомумән, дусларым бихисап күп минем. Тик, гомер узган саен, алар белән аралашу түгел, хәтта хәл сорашу өчен вакыт кысыла икән… Әллә күңелләр кысыла — кем белсен… Элегрәк иркенләп сузылып, чәй арасына шәй кыстырып, көлешеп-шаярышып, уйнап кына ачуланышып, таңга хәтле ләчтит сатып ничек утырылган икән?

Алга таба

Гөнаһлы тау сере

Әй, рәхәт тә булды соң бу бәйрәм яллары! Дөнья мәшәкатеннән азга гына булса да арынып, үз көеңә генә ял итүгә ни житә? Бала-чаганы да, әти-әниләрне дә рәхәт басты. Ни дисән дә, әче таңнан торып, ачылып бетмәгән кузләренә «шырпы кыстырып» кайсын мәктәпкә, кайсын бакчага урнаштырып, шәһәр бөкеләрен ерып эшкә чабу «әпипә» көенә бию белән бер ләбаса…

Алга таба

Без кечкенә чакта укыган китаплар

Без кечкенә чагында дөнья бөтенләй башка төрле булып тоела иде. Кышлар суыграк, карлырак, җәйләр кояшлырак, бәйрәм күңеллерәк, ашаган азык тәмлерәк иде кебек. Дуслар да чын, әти-әни дә яшь, укыган китаплар да кызыграк, матуррак иде кебек.

Алга таба

Китсәң иде армиягә сөйгән ярларың белән…

Язгы-көзге чакырылыш җитү белән, авылларда яшь егетләрне армия сафларына озату мәшәкатьләре башлана. Егет яшәгән йортка авыл яшьләре, туганнар җыела. Туганнар, алъяпкыч итәгенә күз яшьләрен сөртә-сөртә, энекәшләренә матур теләкләрен җиткерәләр. Авыл егетләре дә калышмый. Рюмкадагы аракыларын түгә-түгә: “Брат, исән-сау әйләнеп кайт инде…” – дип, “озын”, “эчтәлекле” тостлар әйтәләр алар. Бераз кыза төшкәч, җырларга да исәп итәләр әле.

Алга таба