Блоглар

Чабата, тула оек…

Бауман урамында күптән булганым юк иде, беркөн йөрдем әле. Атлаган саен сувенирлар сатыла торган кибет икән анда хәзер. Өч ел элек берсендә бик матур бәләкәй чабаталар күреп калган идем, шуны эзләп табарга уйладым. Кайсында сатылып беткән, кайсында бөтенләй булганы юк. Алга таба

3

Фәрид Мифтахов «Мең рәхмәт» хәйрия концертында катнашты (ВИДЕО)

12 февральдә Тинчурин театры бинасында бик күп җырлар авторы Ирек Габдрахмановның беренче иҗат кичәсе узды. «Җырлы язмыш» исемле хәйрия концерт Татарстан һәм Башкортстан артистларын бер сәхнәгә туплады. Алга таба

Инстабитсез калгач

Кинәт инстаграмым ваттылар. Белмим әллә вирус керде, әллә, берәрсе максатчан – анысы икенче мәсьәлә, әмма факт бер: минем еллар буе тупланган фото китапханәм кемнеңдер кулында. Бер җепкә сузылган тормыш икенче борылыш ала болай булгач…

Алга таба

Кәҗә тыкрыгы, яки «бөке»дә туган уйлар

Соңгы вакытта «Салават күпере» микрорайоны турында массакүләм мәгълүмат чараларында күп язылды. Югары басымлы газ торбасының йортларга якын булуы, ниндидер йортның уртасында ярык барлыкка килүе, йортларның вакытында тапшырылмавы турында дисеңме – берсе дә калмады.

Алга таба

An Egyptian vendor, third right, leans on his car decorated with Teddy bears to attract customers on Valentine's Day, in Cairo, Egypt, Tuesday, Feb. 14, 2012. (AP Photo/Muhammed Muheisen)

Кыйммәткә төшүче Изге Вәли

Тиздән чәчәк кибетләре  күпләп акча эшлиячәк. Чөнки нәкъ менә Гашыйклар көнендә дөньяда 50 миллионнан күбрәк роза чәчкәләре сатыла икән. Христианнарда Валентин, бездәге Вәли кесәгә катырак суга шул.

Алга таба

Дучмак белән кырык карталары истә…

Күземне йомсам, иң тәмле хатирәләр арасында язгы авыл күренеше калка. Исе, чебеннәре, кош-кортлары һәм башкалары белән күңелне иләсләндерә, рәхәткә чумдыра. Ирексездән балачакка кайтасың…

Алга таба

Оятсыз бүләк тә — бүләк!

14 февраль – Гашыйклар көне якынлаша. Изге Вәли көне дә диләр әле. Йөрәгендә мәхәббәт яшәгән һәркем өчен көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе бу. Студент елларында бу көн аеруча кызык уза, бүләк әзерләү хәстәрен дә алдан күрә идек. Ни дисәң дә, яшь чак – җүләр чак. Хисләргә бирелеп, иләсләнеп йөргән еллар…

Алга таба

Дулый буран

Икенче көн буран котыра. Исең киткән икән, буран дулаганны күрмәгәнмени, диярсез… Шулай да… Бездә берәз генә кар күбрәк яуса да, урамнар, ишегаллары маҗарага әйләнә бит. Иртәдән социаль челтәрләр аша йөзләгән фотолар күчеп йөрде. Кайсында автобуска керә алмый азапланган пассажирлар көтүе, метродагы тыгым, кайсында кар ерып эшкә омтылучы “трудоголик”, кайсында тимер атын кар астыннан көрәп азапланган машина йөртүчеләр. Яна интернет!

Алга таба