Болыннарда тургай бар

Июнь аеның кояшы бик иртә уяна. Әле иртәнге алты гына, ә кояш инде дилбегә буе күтәрелгән. Җәй быел бик эссе килә, ахрысы. Яңгырлары да булып тора үзе. Вакытында ява, артыннан ук елмаеп кояш чыга.

Печәннең беренче катын чабып, көнендә җыеп та бетерә алдылар. Кояшы кыздыра. «Печән сәнәк очында җилли», – диләр мондый вакытта авыл агайлары. Артыгын җир өстендә яткырырга ярамый. Каты кипкән печән җыйган вакытта сынып, таралып бетә, сәнәккә дә керми.

Бәрәңге төбен өйделәр инде. Алга таба да шундый яңгырлы җылы көннәр дәвам итсә, быел көз бик уңышлы буласы икән. Саматның әбисе, «Алла бирса» – дип әйтергә куша кушуын.

Авыл урамы буйлап чыбыркысын иңенә асып барган Самат күтәрелеп кояшка карады. Иртәдән үк кыздыра башлый бит, әй. Ул инде көне буе болында шортик белән, авылча әйтсәк, «шуртик» белән генә йөреп, кара чутыр булып янып бетте инде. Елмайса, ап-ак тешләре генә ялтырып ала.

Авыл халкы күптән капка төпләренә чыгып баскан. Олысы-кечесе көтүченең, чыбыркы шартлатып, мал җыйганын көтә. Көтү кайчак ярты сәгатькә соңга да калгалый. Бу инде көтүченең чират буенча кемдә иртәнге ашны ашавыннан тора. Бүген – берсе, иртәгә икенчесе көтүчене ашата-эчертә, көндез ашарына күтүмкәсен тутыра. Кемдә күпме сыйлана көтүче – анысы хуҗаның күпме малы көтүгә чыгуыннан билгеләнә.

Зарланмый Самат, чөнки аларны кунак сыйлаган кебек сыйлый авыл халкы. Төрле-төрле мичтә пешкән камыр сыйлары, өчпочмак, кыстыбый, пәрәмәч, дигәндәй. Тавык шулпасы да эләгә, ә инде укытучы яки берәр, әйтик, авылның зыялырак кешесенә керсәң, ят ризыклар да булгалый. Әй лә, ике көн элек Фәрит абыйларда иртәнге ашны ашадылар. Аларның киленнәре – Казан кызы. Ире белән бергә җәйге ялга кайтканнар. Яшь килен, бер дә шәһәр кызы димәссең, иртәнге биштә торган да «пицца» дигән нәрсә пешергән көтүчеләргә. Әллә нәрсәләр салган эченә. Болай тәмле кебек күренгән иде ашаганда. Тик ахыры яман булды. Андый ризыкка ияләнмәгән авыл малаеның ашказаны бик тиз бунт кузатты. Авылны көчкә чыгып җитә алды Самат. Урам уртасында ук оятка кала язды. Көтүне ут чаптырып урам буйлап куган өчен, урам халкы артларыннан сүгеп калды.

– Артыгызга ут капкан мәллә, кая шуның кадәр куасыз малларны, сарыкларны сыерлар таптап бетерә бит хәзер. Чаптырмагыз!

Берәүнең дә сүзен колакка салмады көтүчеләр. Көтү белән бергә чабышып, авылны чыктылар да икесе дә ерганакка сикерде. Әй рәхәтләнде соң маллар кукуруз басуында! Бер сәгать тирәсе рәхәтләнеп сыйландылар. Куып чыгаручы булмады. Ерганактан башларын гына чыгарып:

– Кая бара, борыл! – дип кычкырып утырган малайларга исләре дә китмәде малларның. Соңыннан рәистән яхшы гына эләкте үзләренә.

Бүген менә начар булмады иртәнге аш. Чират буенча Сәхия әбидә ашадылар. Әбинең дүрт кәҗәсе бар, мал саныннан исәпләсәң, көтүче аена бер көн була Сәхия әбидә. Үзе генә яшәп яткан кортка бик риза аңа, ичмасам, аена бер кунак керә, сөйләшеп алыр кешесе була. Кияүгә чыкмый картайган, үз баласы юк әби көтүче малайларны бик яратып каршы ала. И-и-и, ниләр генә әзерләп бетерми ул аларга, кәнфитнең генә бер җиде төрлесе буладыр өстәлдә. Менә иртүк тәлинкә тутырып мичтән яңа чыккан өчпочмаклар табынга куйды. Көтүчеләрне кайнар ризык белән сыйлар өчен, дүрттә үк торып эшкә керешкән бит. Билгеле инде, аркага аскан капчыгыңа сый-нигъмәтне кызганмый, мулдан тутырган. Күтәреп барырга авыр дип, Самат аны Сәхия әби капка төбендә калдырып торды. Көтүне куып алып килгәндә юл уңаеннан алып китәр әле.

Көтүченең эше чыбыркы шартлатудан башлана, дип сөйләргә яраталар, беләләр, пычагым. Көтүченең иң беренче вазыйфасы, урам буйлап барганда, һәрбер кеше белән исәнләшеп чыгудан башлана. Авылда шундый гадәт, кем очрый, исәнләшергә кирәк. Әллә каян читтән кайткан таныш түгел кеше очраса да, исәнләшеп үтәсе. Матур гадәт, әлбәттә.

Менә әле дә Самат шул эш белән мәшгуль, капка төбендә көтү җыйганны көтеп утырган авылдашлары белән исәнләшеп бара.

– Исәнмесез, исәнмесез, исәнмесез…

Олысы да, кечесе дә аңа шулай ук җавап бирәләр.

– Сәләм егет, киттекме?

– Киттек.

– Күтүмкәң кая?

– Сәхия әби капка төбендә калдырып тордым.

– Ә-ә-ә, Сәхия әбидәмени сез?

– Ие, шунда.

– Алайса, ике атнадан миңа чират җитә икән.

Һоп, менә бу капка төбендә утыручы юк, йоклап калмасыннар тагын. Самат иңеннән чыбыркысын төшерде дә селтәп шартлатып җибәрде. Ша-а-а-а-рт! Авыл өстенә чыбыркы тавышы яңгырады.

– Самат, йокламый ул. Сәкинә әле генә капка төбендә иде, берәр йомышы булып кереп кенә киткәндер.

Малай чыбыркысын кабат иңенә асып, Шакмак очына таба юлын дәвам итте. Авылның ул башында зур гына калкулык бар. Шунда капма-каршы дүрт өй тора, «Шакмак очы» атамасы шуннан. Урам башындагы өйләргә зәңгәр калайга урам исемнәрен язып кадакласалар да, халык аларны барыбер үзе белгән атамалары белән атап йөртә. Әйтик, авылга бик ерактан кунак кайтып төште, ди. Аңа шушы авылда торган кемнедер табарга кирәк. Каршына очраган шушы авыл кешесеннән ярдәм итүен үтенә.

Дәвамын журналның июнь санында укый аласыз.

Комментарий язарга