Бу сугыш бетсә дә, үтмәде…

Без, фронтовик балалары, ул сугышны әтиләрдән ишетеп үстек. Мин 1941 елның 17 ноябрендә туганмын, әтием Мирсәет, мин туып бер ай үтүгә Мәскәү янында, Волоколамск юлында, үзе йөрткән танкта тереләй янып үлә.

Дустым, сыйныфташым Р.М. Халиковка багышлыйм

Русия өчен ай-һай авыр бу заманнарда илгә аяз күк, тыныч тормыш алып кайткан ветераннарның әле һаман исән булуы – бик зур бәхет. Бүген алар туксанның теге ягында, чәчләре көмешләнгән, әмма һәр Тугызынчы май иртәсендә беләкләре кабат ныгый, гәүдәләре төзәя, күзләрендә салют очкыннары кабына. Без аларга карап кайчандыр бик бөек, зур булган дәүләтнең тере тарихын күргәндәй булабыз. Берүк, берүк Аллаһ озын гомер бирсен үзләренә! Аларның исәнлеге йөрәк төбендә генә пыскып яткан горурлыгыбызга сүнәргә бирми, без Ватаныбызның мәгърурлыгын, халкыбызның куәтен, аның каһарманлыкларын яңадан хәтергә төшерәбез…

Без, фронтовик балалары, ул сугышны әтиләрдән ишетеп үстек. Мин 1941 елның 17 ноябрендә туганмын, әтием Мирсәет, мин туып бер ай үтүгә Мәскәү янында, Волоколамск юлында, үзе йөрткән танкта тереләй янып үлә. Сугыш беткәннән соң әни бик яхшы кешегә – авылдашы, фин кампаниясен үтеп, Рейхстагка имзасын куеп кайткан фронтовикка кияүгә чыга. Минем кайбер хикәяләремдә үги әти сөйләгән вакыйгалар кулланылган. Өстәвенә, әдәбиятка аяк баскан вакытта янәшәмдәге өлкән-олпат язучыларның байтагы сугышны ерып чыккан кеше иде – Мостай Кәрим, аның иң якын дусты Муса Гали, мин бик нык яратып укыган һәм хәтта «Черная знать» тетралогиясендәге төп каһарманыма аның исемен кушкан татар әдәбияты классигы Әмирхан Еники. Алар Иҗат йортында күрешкәләгәндә сугыш турында сөйләшми калмыйлар иде.

Мостай Кәрим аеруча оста хикәяләүче булып истә калган. Ул да сугышны башыннан азагынача үткән, сөйләгәннәренең бик күбесен эшкәртмичә-үзгәртмичә дә теләсә-нинди журналга бастырып булыр иде, әмма ул аларның берсен дә китапларына кертмәде, һәрхәлдә, мин күрмәдем. Муса Гали дә хатирәләре белән еш бүлешә иде. Ул кавырсыны да ныгымаган унсигез яшьлек егет килеш иң алгы сызыкка эләгеп, танкларга каршы бара, дистәләп километрга бетон дот һәм дзотлар белән ныгытылган текә Днепр ярын ала. Әле һаман каннан кызарган Днепр төшләремә кереп йөдәтә, дигәне дә истә. Әмма аның да сугыш турында язганнары күп түгел.

Мөгаен, аларның истәлекләреннән генә дә мин байтак әсәр иҗат итә алыр идем. Әмирхан Еники бөтен сугышны артиллериягә йөк ташып уздыра. Һава торышы нинди генә булуга карамастан – яңгырмы, кармы, җепшекме, суыкмы, пычракмы, бомба явамы – аларга ун-унбиш атны бергә җигеп алгы сызыкка авыр, фәләнчә тонналы артиллерия коралларын, йөзәрләгән тартма снаряд илтергә туры килә. Әмирхан Еники бу эшнең бер генә кинода да дөрес күрсәтелгәне юк, дип әйтә иде – моны хәтта тыныч тормышта да «уйнап күрсәтеп» булмый. Беркем дә ризалашмаячак – ни кадәр генә акча вәгъдә итсәң дә! Чөнки төягәндәме, бушаткандамы – барыбер, кем дә булса аста калып сытылачак, яисә атлар куркып чабачак та, тонна-тонна кораллар солдат өстенә коелачак. «Бездә, – ди иде ул, – дошман пулясыннан кырылуга караганда, баткак юлларда тәгәрәгән корал яисә бомбалар шартлавыннан башы-күзе тонган атларның тояк астында калып үлүчеләр күбрәк булгандыр».

Ләкин мин үзем каннан кызарып аккан Днепрны да күрмәдем, гакылын җуйган атларның да карлыккан килеш кешни-кешни сазлыкта югала барганын, янәшәдә нишләргә белми йөгеренгән солдатларның авазларын, аларның ничек тә баш бәясе торган пушканы булса да саклап калырга тырышуларын, һичьюгы, берәр атны коткарып калырга ташланганнарын да күрмәдем. Ә бу хисләрне үзең татымыйча, бу куркулар аша үтмичә, сугышны һәм андагы кешене төгәл сурәтләп булмыйдыр ул. Шуңа күрә әлеге темага иң яхшы әсәрләрне сугыш тәмугын баштанаяк кичкән яшь лейтенантлар иҗат иткәндер дә инде: Г. Бакланов, С. Бондарев, К. Воробьев, В. Быков, В. Богомолов, В. Некрасов, Б. Васильев – алар сугыштан алган тәэсирләрен сүрелдермичә, бер генә кечкенә хис-кичерешен дә җуймыйча язып калырга өлгергән.

Сугышка башын бер тыгып алган һәркем үзе генә татыган, үзе генә белгәнне сөйли аладыр – кояшны юкка чыгарып торган биш минутлык артиллерия явымымы ул, әллә һәрберсе гүя сиңа төбәп төшкән бомбалар яңгырымы. Мондый хәлләрдән беркем дә исән котылмаска мөмкин, йә, киресенчә, бөтенесе сау кала – сугыш өчен бернинди кагыйдәләр юк шул. Әмма, аман-имин кире әйләнеп кайткан солдатлар сөйләвенчә, бу җәһәннәмдә дә, ярылган иреннәрен көч-хәл селкетеп, бәхет елмаеп алгалый. Шуңа күрә мин һәрберсенең истәлеген дикъкать белән тыңлый торган булдым.

Миңа бу вакыйгаларны бәян иткән кешеләр күптән вафат, үзем дә тагын күпме яшәрмен – кыскасы, минем аларны сөйләп каласым килә. Аннары, безнең бүген үрнәк-мисалларга ай-һай мохтаҗ вакытыбыз бит.

Беренче вакыйганы миңа үз вакытында сыйныфташым Рәхим Халиков җиткергән иде (ул озак еллар туган җирем Мартукта мәктәп директоры вазыйфасын башкарды). Аның әтисе Мөхәммәт аганы минем әти белән бер үк көнне фронтка чакыралар, әмма Мәскәүгә җитәрәк юллары аерыла. Сугышка кадәр техника арасында кайнаган әтине шунда ук танк йөртүче итеп билгелиләр, ә Мөхәммәт ага минометчы булып китә, озакламый аны миномет расчетының командиры итеп билгелиләр. 1942 елның бер бәрелешендә М. Халиковның минометчылары артиллерия һөҗүменә юлыга, аннары бомбардировщиклардан бомба ташлана – танкларны уздырмыйча, бугазларына сөяк булып тыгылган бу сугышчыларны фашистлар ничек тә кырып бетерергә уйлый. Очкычлар бөтен «байлыгы»н коеп, кире юлга борылгач, командир як-ягына карана һәм агарынып ката: расчетыннан нибары икәү – каты яраланган снаряд ташучы Оренбург егете Иван белән үзе генә исән калган икән ләбаса! Илле метр тирәсе арттарак пехотачыларның траншеяләре бар, озак уйлап тормыйча, командир солдатын шунда өстери башлый. Әмма пехотачыларның үзләре дә бәхетсезлеккә тарыган – ике бомба нәкъ окопка (берсе – рация һәм офицерлар өстенә, блиндажга) килеп төшкән. Җәмгысе биш кеше исән, шуларның икесе – каты яралы. Бер тәүлек уза, әмма беркем дә аларга ярдәмгә ашыкмый. Ашарга юк, ашау бүлмәсе чәлпәрәмә килгән, су – ник бер тамчы булсын! Пехотачылар бергә укмашкан, Халиков – читтәрәк. Иванны өстерәп китерергә куәте җиткән урында икәүләшеп ауныйлар. Мөхәммәт ага Иванга күз ташлый: егетнең хәле авыр, хәзер үк госпитальгә салсаң гына, күпмедер өмет бар… Ә ничек барасың анда?! Тирә-юнь – ут көйдергән чирәм һәм бомба чокырлары… Кинәт Иван: «Дядя Миша, бавыр китер әле, азаккы тапкыр бавыр ашыйсым килә», – дип үтенә. Мөхәммәт ага үлеп ятучы дустының соңгы гозерен үтәми кала алмый, бераз яктыра башлагач, кичә генә күзгә чалынып киткән ат мәетенә таба – нейтраль җиргә – шуыша. Таң алды. Тыныч. Дошман ягы да ут ачмый. Якынрак килүгә, Халиков аларның нигә атмавына төшенә: атның икенче ягында алман формасыннан берәү… ит кисеп ята икән, икесенең күзләре очрашуга, егет куркуга кала, каушый-каушый: «Руссиш, нихт шиссен, май брудер ист кранк», – дип пышылдый («Урыс, атма, минем абыем авырый». – Алар өчен без барыбыз да «урыс» бит). Сугышның үткен тешләрен ыржайтып көлүе бу! Совет солдаты бер сүз дә әйтми, калтырана-калтырана атның бавырына ябыша…

Тулысынча журналның 5нче санында яки электрон версиядә укырга мөмкин

Комментарий язарга