Булат Мусин: «Кызлар турында сөйләшмик» (ФОТО)

Инстаграмда “Батырлар” аккаунты оештырган чираттагы туры эфирның кунагы — билбаулы көрәш һәм көрәш буенча Россиянең спорт мастеры, Яңа Чишмә районы егете Булат Мусин.

Кечкенә чагында Булат Сабантуйларда көрәшә. Аның туган авылында көрәш буенча секцияләр булмый. 5 сыйныфта ул көрәшкә языла. Физиккультура укытучы Рөстәм Мифтахетдинов җитәкчелегендә тренировкаларга йөри башлый. 2010, 2012 елларда яшүсмерләр арасында үткәрелгән көрәш бәйгеләрендә призер исеменә лаек була. Ләкин чиста көрәш белән генә шөгыльләнми, ә башка бик күп спорт төрләрендә дә үзен сынап карый: волейбол, баскетбол, кул көрәше.

2012 елда Казанга килеп, Казан авиация институтына укырга кергәч,  “Ак Барс” Көрәш сараена йөри башлый. Башта кул көрәше һәм көрәш белән шөгыльләнеп килсә дә, соңыннан икесен бергә алып бару авыррак булу сәбәпле, көрәшне сайлый. Бүгенге көндә Булат “Ак Барс”та 6-12 яшькә кадәрге балаларның тренеры вазифасын башкара.

Көрәшче һәр көн саен тренировкаларга йөри. Хәтта, атнаның һәр көне буенча үзенең бүленеше дә бар: дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көч (силовые) өстендә күнегүләр эшләсә, сишәмбе һәм пәнҗешәмбе чиста техника өстендә шөгыльләнә. “Авыр һәм көчне күп сорый торган күнегүләрне атна башында эшләргә тырышам, атна азагына калдырмыйм, чөнки организм арый”, – ди ул. Дөрес туклануга зур игътибар бирә. Булат фикеренчә, көн саен спорт белән шөгыльләнгәндә дөрес тукланусыз мөмкин түгел. Кызлар турында артык уйлап баш катырмау ягында тора әле.

Һәр көрәшченең “коронный” алымы булган кебек, Булатның да үз алымы бар. Ләкин ул һәрвакыт бер алым белән генә чикләнми. “Төрле алымнар кулланам, үз өстемдә эшлим, үсәм. Нәфис Миннебаев, якын дустым Илмир Төхвәтуллин, Ренас Кәлимуллин, Раил Нургалиевтан үрнәк алам”, – ди Булат.

Көрәшкә яңа гына килеп кергән яшь көрәшчеләргә һәрвакыт тренировкаларга йөрергә киңәш итә. “Бер әйбер дә җиңел генә бер көн эчендә бирелми, шуңа күрә даими рәвештә үз өстеңдә эшләргә, шөгыльләнергә кирәк”, – ди.

Көрәшче егетнең планнарына килгәндә, ул район Сабантуйларында, Дөнья чемпионатында һәм Данил Галиев ярышларына әзерләнә.

Булат

Булат1 Булат2 Булат3 Булат4

Комментарий язарга