Булат Шәймиев «Илһамны тыңлагач илһам килә»

Татар җырларын чит ил студентларына тыңлатучы, аларның кызыклы фикерләрен татар дөньясына ишеттерүче егет — Булатны беләсезме? Нинди генә Булат әле ул! Шәймиев! Аралашкач, аның күпкырлы шәхес икәненә инанасың. Әйдәгез, Булат белән якыннанрак танышыйк.

YceVCdwTKZw

Шәймиев Булат

Саба районыннан. Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында укый. Укучыларны төрле фәннәрдән ЕГЭ бирергә әзерләү үзәгендә эшли. Шунда инглиз теленнәр репетитор булыр 1 ел эшләгән.

 — Булат, социаль челтәрләрдә чит ил студентлары белән төшерелгән видеолар зур популярлык казанды. Ул эшне башлап җибәрергә нәрсә этәрде? 
-Безнең институтта чит ил студентлары рус телен өйрәнә. Шулар белән танышып, узган ел кыш көнне татар җырлары белән видео төшерү идеясе туды.
Мин 9-10 сыйныфта ук татар телен популярлаштаруда үз өлешемне дә кертергә дип максат куйган идем. Ютубта каналым барлыкка килгәч, шуның аша татар җырларын башкаларга да танытырга уйладым.
Башка егет-кызларның чит ил кешеләренә рус җырларын тыңлатып карауларын күргәч, андый видеоларның татарчасын да булдырдым. Чит илдән килгән студентлар өчен дә кызыклы булды.
-Синең видеоларда катнашкан студентлар татарча  беләләрме? Видеоны төшерү эшләре ничек бара? 
-Институтыбызда Англиядән студентлар бик күп. Мин алар белән аралашам. Алар рус телен генә беләләр. Үзем аралашкан инглизләргә татарчы җырлар тыңларга тәкъдим итәм дә, аларны матуррак бер урында төшерәбез. Аерым студиям юк, шуңа видеоны бер тапкырдан төшерәбез дә мин бик озак итеп монтажлыйм.
4. Син әле җырлар да иҗат итәсең, соverлар ясыйсың, тәрҗемәләр белән дә шөгыльләнәсең, башка мин белмәгән һөнәрләрең дә бардыр. Алар турында да сөйләп кит әле.
-Чаллы егете Газиз Фәттахның «Безнең тәҗрибә» дигән проекты бар. Миңа да бу кызык булып китте һәм фильмнарны тәрҗемә итүдә  үземнең дә өлешемне кертергә теләдем. Шулай итеп тәрҗемәләргә керештем. Киләчәктә бу проектны тагын да үстерәсе, күбрәк кешеләрне җәлеп итәсе килә.
Укыту эшен узган ел башладым. Бу эш башта кызыграк иде, тик ахырдан нигәдер сүрелдем. Тагын укытырмынмы-юкмы белмим. Мин чит телләрне өйрәнергә яратам, чит ил кешеләре белән бик теләп аралашам. Хәзер педагогик юнәлештә инглиз-алман телләрен укыйм. Алман телен өйрәнәм, аны камилләштерәсем килә.
Булатның яңа гына табадан төшкән coverы:
Булатны чит телләрне өйрәнергә — туганы Сердар, укытырга әти-әнисе илһамландырган. Ә инглиз телен өйрәнүдә бик зур этәргечне аның кураторы бирә. Булат Илһам Шакиров җырларын яратып тыңлый. Аны тыңлаганнан соң, минем каверлар язарга теләк туа, ди ул. «Илһамны тыңлагач илһам килә инде, тагын кем килсен?»-, дип көлеп сөйли Булат.
Булатның  иҗаты белән бу сылтамага кереп тагын да якыннанрак таныша аласыз.
Булат барлык планнары белән да уртаклашмады, «чөнки аларны сөйләсәң, тормышка ашмаулары да мөмкин». Бары болай диде: «Мин я бик яхшы укытучы булам, я әйбәт тәрҗемәче булырмын».
Болардан кала, Булат бик матур итеп рәсемнәр ясый, җырлый, балчыктан (глина) төрле фигуралар ясый, аларны буйый икән. Менә бит, уңган кеше бөтен эштә уңган инде ул!
-Булат, әңгәмә өчен рәхмәт! Сиңа барлык эшләреңдә дә уңышлар телибез.

Комментарийлар

  1. Гүзәл
    Авг 09, 2017 @ 15:17:10

    Булатка уңышлар телим! Искиткеч акыллы, уңган егет! Бу эшне аппарган өчен мин аңа бик рәхмәтле!

Комментарий язарга