Булганыгыз өчен рәхмәт

Тормышның иң кырыс чакларында тугансыз сез. Сугыш башланган киткән чаклар. Авылда ашарга аз, бары өлкәннәр, хатын кызлар, балалар, гарип-горәбә генә. Кечкенә чактан ук эшләп, бернинди эштән дә курыкмый торган булып, чыныгып үскәнсез. Ир кеше эше дип тормыйча, урманын да кискәнсез, аю-бүре чыгар дип курыкмыйча, кап-караңгы төннәрдә өйләргә кайткансыз. Ә бит бала чакта уйныйсы да, шаярасы да, әни кочагында да иркәләнеп ятасы килгәндер. Әбием сөйләүләре буенча шушы елларны күз алдыма китерәм дә, куркыныч булып китә. Әбием ул “тарихны” сөйләргә бик ярата. Өч абыйсын сугышка алганда, ул әле бик кечкенә генә кыз булган. Бу тормышның кырыслыгы белән дә, начар яклары белән дә таныш булмаган.

“ Мин, ди, абыйлар киткәндә тау шуып ята идем, ул вакытта кем белгән инде аларны кайтмаска киткәнен, кая киткәннәрен дә бик аңлап бетермәгәнмен. Хәзерге вакытым булсамы… Аннан әни белән ике кыз калдык, әти сугыш башланганчы вафат булды. Әнигә булышабыз дип, эшне авырына, җиңеленә бүлмәдек. Минем апаем Рәйсә, фермада дуңгызлар саклый иде. Әле дә хәтерлим: әни апаем янына булышырга җибәрде. Ә фермага юл зыярат аша уза. Шүрләтә бит… Апаемны да уйлыйм инде, аңа да үзенә генә куркыныч, минем килгәнемне көтеп ятадыр. Кире кайтып китимме әллә дип тә куйдым зыярат борылышында. Караңгы үзе, шомлы, тик куркыныч тавышлар юк, тып-тыныч. Күзләремне йомдым да чаптым гына. Берәр ботакка эләккән булсам, йөрәгем “шартлап” үлгән булыр идем инде. Нишләтәсең, бала чак бит, хәзер төнлә зыяратка кереп, йөреп чык дисәләр, рәхәтләнеп йөрер идем, иң тыныч җирләрнең берсе бит ул. Ашарга әллә ни булмады инде, тик ач та тормадык.

Сорап кергән кешеләргә онын да бирде әни. Бик яхшы кеше иде. Урыны оҗмахта булсын. Җәй көннәре җиләк җыя идек. Иң тәмле әйбер. Хәзер балалар әллә ни еракларга барып җиләк җыймыйлар, якын тирәгә генә чыгалар да чиләкләрен тутырып кайталар. Ул вакытта җиләк бик кадерле әйбер, кеше күп җыя, өлгермәсәң, җиләксез дә калуың ихтимал. Урманнарга барып кура җиләкләре җыя идек инде. Эх, бар иде вакытлар. Нишләтәсен инде шундый заманда туганга. Кемнәрдер 12 шәр бала тудырып үстерделәр. Бәхет инде ул исән-сау үссәләр, тик бик күп балалар вафат булды шул. Безнең авылда ачлык булса да, кеше ашаучылар күренмәделәр. Менә күрше авылда — Хәтнәдә андый хәлләр булды. Кеше шул тирәләргә китеп, юкка чыккалады. Хәзер ул авыл юк инде. Бары тик бер теләк белән генә яшибез: балалар исән булсын, сугышлар башланмасын.” Менә шундый теләкләр белән һәрвакытта да юлларга озатып кала безне әбиләребез.

Якынлашып килүче олылар бәйрәме белән барлык-барлык әби-бабайларны котлыйсым килә. Оныкларыгызны тәмле пәрәмәчләрегез белән, татлы сүзләрегез белән үстергәнегез өчен, йөрәкнең “түреннән” үк чыккан олы рәхмәтләребезне белдерәбез. “Кан басымым түбән-югары”, “хәлем китте, ятып торам әле”, дигән сүзләрне сирәгрәк әйтүегезне, хәлләрегез гел әйбәт булуын гына теләп калабыз. Һәркем өчен дә түрдә утырган ак яулыклы әбисе бик тә кадерле, алар өйдә булганда җан рәхәте. Гафу итегез, тузынып, кабаланып сезгә ярдәм итмәгән чакларыбыз өчен, “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” дигән бит борыңгылар.

Комментарий язарга