Яулыйсы үрләр әле алда булсын!

Хәтерлисезме, Инстаграмда «Идел» журналы редакциясе турында, бездә эшләүче һәрбер кеше турында язачакбыз дигән пост бар иде? Бүген сүз редакциябезнең иң беренче һәм төп кешесе – Радик абый Сабиров турында барачак.

n3t4wl-PGaQ

Радик абый 1979 елда Аксубай районының Яңа Үзи авылында  туган. Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнгән. Шуңа да ул спорт журналистикасын үз итә. Казан университетында аспирантурада укыган елларында башланган бу шөгыль аны респуликаның иң танылган спорт журналистларының берсенә әверелергә мөмкинлек бирде.

Радик Сабиров — филология фәннәре кандидаты. 2004 елда «Хәсән Туфан поэзиясендә автор образы» дигән темага кандидатлык диссертациясен яклый, 2001 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр КФУда татар филологиясе юнәлешендә дәресләр алып бара.

Аның иң зур һәм иң уңышлы проектларының берсе — аның гаиләсе. Радик абый искиткеч ике кыз тәрбияли.

Кызлары үзенә охшаган, бик спортив һәм шаян икән! Алар бию белән шөгылләнә. Төрле конкурсларда һәм ярышларда беренче урыннар яулый.

Радик абый бик тыныч холыклы, йомшак күңелле, кайбер вакытта, хәтта, бераз самимирәк тә кеше. Ул милләтпәрвәр, халыкның, милләтебезнең киләчәген уйлап эш итәргә тырыша. Аның тел, әдәбият, яшьләр белән бәйле проектлары шактый.

Ә хәзер кызыклы факт!

Бүген «Идел»журналы баш мөхәррире һәм директоры Сабиров Радик Рәшит улының туган көне! Аңа бүген 39 яшь!

Радик абый, сезгә бөтен редакция исеменнән саулык-сәламәтлек, сабырлык, тынычлык, иҗат эшендә, укыту эшендә, гомумән һәр башлаган эштә зур уңышлар телибез. Һәрвакыт шундый шат күңелле, ярдәмчел, эчкерсез, яхшы күңелле булыгыз. Әле яулыйсы үрләр алда, юлларыгыз якты, сикәлтәсез, «тайгаксыз-бозларсыз» гына булсын! Тормыш юлыгызда гел үзегез кебек ачык, ярдәмчел кешеләр генә очрап торсын!

Котлыйбыз!

Радик Сабиров — сихерче?

 

Комментарий язарга