Буранда

Бүген төшемдә бабамны күрдем. Ямь-яшел уҗым басуы өстеннән сузылган сукмак буйлап килде-килде дә елмаеп кул болгады. Аннан борылып күздән югалды. Шул урында уянып киттем. Кәефем күтәренке иде. Тиз-тиз юынып, ашап-эчтем дә, кичтән әзерләп куелган чаңгыларымны алып, мәктәпкә ашыктым. Без бит бүген районга чаңгы ярышына барабыз.

normal_city_017

Физкультура укытучыбыз Кавис абый идарә чатында машинасы белән көтеп торган. Иптәшләрем Сөмбел, Руслан белән бергәләп, машинага кереп урнаштык та юлга кузгалдык.

Олы юлга чыгып җиткәч, Кавис абый сүз башлады:

– Бабаң белән бәйле бер вакыйганы сөйлим, Лилия.

Шул вакытта бүген күргән төшем кылт итеп исемә төште. Менә нигә кергән икән бабам төшемә, дим. Укытучым дәвам итте:

– Ул көнне иртәдән болытлы иде. Буран чыгарга охшап тора. Без Соколка урманына ылыска барабыз. Колхоз дүрт машина бирде. Автобуста иллеләп укучы һәм ике укытучы. Юлыбыз шактый ерак булырга охшаган.

Урманга барып җиткәндә, көн яктырып та бетте. Тик кояш күренмәде. Бераздан җил дә үзенең кырыс холкын күрсәтә башлады. Агачлардагы бәснең бер бөртеген дә калдырмыйча, коеп бетерде. Һәм… Дөньяның астын өскә китерерлек булып, буран кузгалды. Аз гына туктап торган кебек була да тагын да ныграк котыра башлый. Куркудан куырылып киләбез. Җыелган чыршы-нарат ботакларын төяп, машиналар кайтыр юлга кузгалды. Без дә автобуска утырыштык. Шулай Мамадышны уздык. Ә буранның туктарга исәбендә дә юк. Автобусыбыз унбиш-егерме метр бара да көрткә чума. Чыгып этәбез дә тагын бераз кайтабыз.

Буранның куәте чиктән тыш артты. Ун-унбиш метрдан берни дә күренми. Чытыр борылышына кайтып җиткәч, автобус кузгала алмаслык булып чумды. Хәзер нишләргә? Авылга бик ерак. Укучылар да бар бит. Мин түзмәдем: «Әллә  җәяүләп кайтып караргамы икән?» – дидем. Икеләнә торгач, тәвәккәлләргә булдым. Чытыр авылыннан ике бала да миңа иярде.

Атлавы бик авыр. Газапланып, интегеп Чытыр турына килеп җиттек. Авылга керү юлын бөтенләй кар баскан. Нишләргә? Укучыларны үзләрен генә җибәреп булмый. Авыл башына кадәр балаларны шуышып диярлек кертеп куйдым. Шуннан соң Кече Кирмәнгә таба юл тоттым. Авылга җиткәндә тәмам хәлдән тайган идем инде. Күзләрне йокы баса, бераз гына ял итәргә туктасам, торып булмаслыгын да чамалыйм. Ярамый! Балалар хакына түзәргә кирәк. Таң беленә башлады. Берничә өйнең капкасын шакыдым. Тракторчыларның үз балалары шул автобуста булып та, барырга риза булмауларына җаным әрнеде. Йөри торгач, бер рәхим-шәфкатьле абыйга тап булдым. Тракторчы Хәсбәтулла абый! Хәлне аңлаттым. Абзый күп сораулар биреп аптыратмады, өеннән чыкты да барган уңайга гына киенә-киенә, ашыгып тракторын кабызды. Аннан океандагы бозваткыч юл ярган кебек, кар диңгезенә ыргылдык. Ниһаять, түбәсеннән диярлек кар күмеп киткән колхоз ПАЗигы… Автобус эчендә, салкыннан күшегеп, бер-берсенә сыенышып йоклаган иллеләп бала… Тып-тын… Йөрәккә шом йөгерде…

Хәсбәтулла абзыйга рәхмәт: балаларны исән-имин алып кайттык. Ризалашмаса, нинди фаҗига буласын кем белә?

Кавис абый хикәясен төгәлләде. Яше алтмышка якынлашкан чал чәчле укытучымның күзләре яшьләнгән иде.

 

 

Комментарийлар

  1. Ринат
    Мар 28, 2018 @ 19:07:58

    Молодец, Лилия! Бабаң белән чынлап торып горурланырлык булган икән!

Комментарий язарга