Быел бал күпме тора?

Базарларда әкренләп бал күренә башлады. 5 август көнне «Печән базары» ярминкәсендә дә бал сатып торалар иде. Быел җәй соң килү сәбәпле бал да соңрак була, дип аңлаталар, берән-сәрән басып торган сатучылар Мәскәү базарында.

Былтыр бал әз һәм кыйбат иде. Быел да бик мул түгел, әмма былтыргысына карагнда күбрәк. Шуңа да карамастан, бәяләр юньрәк түгел. Марий, Башкорт, Арча, Биектау балы бар. Бәяләр шундыйрак. Чәчәк балының килосы — 500, юкәнеке — 600, карабодай чәчкәсенеке — 700, кәрәзле балның килосы —  800 сум.

Былтыргы балның бәясе дә шундый ук.

IMG_5104 IMG_5105 IMG_5108

Комментарий язарга