Логотип Идель
Саннар

№9 сентябрь 2022

05 сентября 2022 №9 сентябрь 2022

"Идел"нең яңа саны тиздән сатуда! Журналның сентябрь ае тышлыгында - продюсер, режиссер Илшат Рәхимбай.  Журналда  аның белән шактый саллы гына интервью басылып чыкты. Режиссер фикеренчә, киноның милләте юк.

"Идел"нең яңа саны тиздән сатуда! Журналның сентябрь ае тышлыгында - продюсер, режиссер Илшат Рәхимбай.  Журналда  аның белән шактый саллы гына интервью басылып чыкты. Режиссер фикеренчә, киноның милләте юк.

Студентларның шактый гына катлаулы тормышын сурәтләгән язма - "Эшләп уку, яки укып эшләү" дип атала. Үзе дә студент булган журналист Илүзә Ибәтуллина, шул исәптән, үз тәҗрибәсе белән дә уртаклаша.

Шулай ук бу юлы да журналыбызда тарихка бәйле материаллар бар. Әйтик, татар сәүдәгәрләре турындагы язмалар циклын Аппаковлар нәселе турындагы язма дәвам итә.  Аларның 150 еллык сәүдә итүе дәверендә биш буын алышына, һәр буында да абруйлы, эш белүче, талантлы эшкуарлар була.

Тагын бер тарихи язма - 100 еллык Бакча-сарай турында. Казаннан алтмыш чакрым ераклыктагы татар авылы бу. Идел ярында барлыкка килгән беренче татар саласы!

Гадәттәгечә, иҗатка да журналыбызда шактый урын бирелә. Журналист Мөршидә Кыямова Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичевны алыштырырдай яшьләрне күрсәтүен дәвам итә. Бу юлы яшь җырчы Руслан Закиров турында сөйли ул.

Гомумән, журналның бу саны кызыклы язмаларга бай. Укучыларыбыз рәссам Радик Мусин, ютубта татарча контентны үстергән Чаллы егете Газиз Фәттахның фикерләре белән таныша ала. Шулай ук табигатькә төнге походлар мохитенә чумарга мөмкин. 

Әдәбият яратучыларга исә, гадәттәгечә, яшь иҗатчыларның проза һәм поэзия әсәрләре тәкъдим ителә.