Өч авыллы Икшермә

Икшермә – Саба районының көньяк-көнчыгышында, Мишә елгасы ярында урнашкан. Икшермә дигәндә, ни өчендер өч авылны: Иске Икшермә, Татар Икшермәсе һәм Өч Нарат авылларын бергә күзалдында тоталар. Бу – табигый. Чөнки алар гомер-гомергә бер сулыш белән яшәгән, бер совхозга, авыл җирлегенә караганнар.

Аралары да ерак түгел: Югары очтан Түбән очка кибеткә барган кадәр генә. Иске Икшермәне хәзер дә Югары Өчнарат дип атап йөртүчеләр дә бар. Тарихта Татар Икшермәсен дә «Иске Икшермә кыры пүчинкәсе» дип атаган вакытлар булган.

татикшурма мачете

 «Җитәр инде, башка кирәкми!»

Юлга кузгалганчы, танылган галим, тарихчы Дамир Исхаков белән күрешеп алдык. Җитмешенче елларда ул Иске Икшермә мәктәбендә укыткан кеше. Авылның тарихын яхшы белә. «Иске Икшермәнең килеп чыгышы, мөгаен, Болгар һәм Алтын Урда чоры белән бәйледер, – диде ул. – Моны «икшермә» сүзе үк исбат итеп тора кебек. «Ширма-шерма» сүзе 922 елларда ук билгеле була һәм болгарларда ул «елга» дигәнне аңлата. Күрәсең, «Икшермә» – «ике», «ширма» дигән ике сүздән ясалып, «ике елга» мәгънәсен аңлата. Чынлыкта да Иске Икшермә авылы аша ике елга ага бит.

Авыл аксакаллары,  дүрт йөз-биш йөз еллар элек җирләр буш тора, дип сөйли иде. Көннәрнең берендә патша аларны Җанбай атлы генералга бүләк итә. Ә аның балалары булмый, үзе биредә калырга уйламый – Җанбай җирләрен сатып, китеп бара. Шулай да генерал бу тирәдә шактый тирән эз калдыра. Олы Арташ авылы, мәсәлән, «Җанбай авылы» дип йөртелгән. Иске Икшермәнең бер урамы «Җанбай урамы» дип йөртелә. Татар Икшермәсендә исә, совет хакимияте тыйганчыга кадәр «Җанбай җыены» үткәрелә».

Генерал Җанбайның реаль шәхес булуын тарихи документлар да раслап тора. Ул – татар морзалары нәселеннән булган кенәз К.И. Ямбаев. 1801 елда бу як кыр-урманнарын ул Апанаев, Юнысов һәм Лощинскаяларга сата. Казан бае Ибрай Юнысов аны алтмыш биш меңгә сатып алган.

Икшермә халкы, нигездә, игенчелек белән шөгыльләнгән. Крестьяннарга җирләр җитә. Үз җирләрен ничек итеп арттырулары турында Иске Икшермә мәктәбендә озак урыс теле укыткан мөгаллимә Ләйсән Яковлева мондыйрак риваять сөйләде: «Чама белән унтугызынчы гасыр урталарында авылда бик бай керәшен татары – Абрам Иванович яши. Егерме биш ат тота. Җирләрне үлчәү вакытында ул хәйләкәр эш итә – җир үлчәүчеләрне бик яхшы кунак итә. Тегеләре моның юмартлыгына канәгать калып, киң күңеллелек билгесе күрсәтә – күрше авыл җирләрен дә бүлеп бирәләр. Картларның намусы уйнап: «Җитәр инде, башка кирәкми!» – дигәнче дәвам итә бу җир бүлеп алу галәмәте. Иске Икшермә җирләре өч өлешкә: Әбде басуы, Кече басу, Елыш басуына бүленгән».

Авыл исеме турында да сораштырдык Ләйсән Фәһим кызыннан. «1795 елларда ук Иске Икшермә өч исем белән йөри: Иске Икшермә, Көек һәм Югары Өчнарат, – ди ул. – Көек атамасын янәшәдәге Әбде авылы урыслары уйлап чыгаргандыр. Хәзерге Мәдәният йорты тирәсендәге ермак янында элек тимерче алачыгы булган. Анда аерым авыл сымак, урыс милләтеннән булган тимерче гаиләләре яшәгән. Аларның эшләре кыздырып тимер ясау, төтен, янган ис белән бәйле булганга, «Көек» дип йөрткәннәр. Тагын бер фараз бар: авылдан бер чакрым ераклыкта гына Көек авылы урнашкан. Авылларында зур янгын чыкканнан соң, Иске Икшермә татарлары рәхмәте белән, бер өлеше авыл тирәсенә килеп урнаша. Күпмедер вакыттан соң, керәшеннәр арасында православие дине ныгып китүгә җай булыр дип, бу урысларны Иске Икшермәгә рәсми рәвештә дә теркәп куялар. «Көек» исеме әнә шуннан телгә кереп китүе дә бик ихтимал».

Икшермә базары

Иске Икшермәнең «Базарлы Өчнарат» дигән исеме дә бар. Авылда базар булуы, гайрәтле сәүдәгәрләр яшәве турында тарихи документлар да сөйләп тора. Менә, мәсәлән, Оренбург якларындагы Сакмар суы буйларында, Каргалы тау итәгендәге Сәгыйть бистәсе авылына (авылны кенче төрле Каргалы авылы дип тә йөртәләр) сабалылар нигез салуын гына алыйк. Саба төбәгеннән ике йөз гаилә күченеп китә анда. Алар барысы да эшлекле сәүдәгәрләр була. Күченүне Саба кешесе Сәгыйть Хәялин оештыра. Эш шунда ки, унсигезенче йөзнең утызынчы елларында урыс дәүләте Көньяк Уралдагы бай табигый хәзинәләрне үзләштерергә керешә, «Оренбург комиссиясе» оеша, аның җитәкчесе булып Петр I шәкертләреннән Иван Неплюев тора. Неплюев яңа өлкәне үзләштерүдә татарларга зур өметләр баглый. Саба сәүдәгәре Хәялин белән таныш була ул, анысы да зур булдыклылык күрсәтә. Әлеге авылга Октябрь инкыйлабына кадәр урысларны кертмиләр, сәүдә мөнәсәбәтләрендә беренче дәрәҗәдәге оештыручылар авылы буларак танылалар. Мамык белән дөгегә кадәр игеп карыйлар. Ул сәүдәгәрләр арасында Икшермә авылыннан күченеп килгән Мөслим белән Мөксин исемнәре дә бар.

Икшермәдә сәүдәгәрлекнең алга китүенә аптырарга кирәкми, чөнки биредә элек-электән базар, ярминкә эшләгән. Сатуга ике мең пот икмәк чыгарганнар, ит, он сатканнар. Тарлау, Олы һәм Кече Артнаш, Чиратнай авылларыннан идән такталарына кадәр китергәннәр. Биредә Түбән Новгород сәүдәгәре Данил Федоровичның да зур гына кибете була. Таулы иле авылыннан алпавыт Иван Шурганов та Икшермә базарында сату уңышлы дип санаган. Алар икесе дә мануфактура белән шөгыльләнгән. Саурыш алпавыты да биредә кибет ачкан. Сәүдә гөрләп барган! «Иске Икшермәдә базар сугышка кадәр, аннан соң да күпмедер вакыт чәршәмбе көннәрдә уза иде, – дип искә ала Галина Павловна Ибраһимова. – Аннары ял көннәренә күчерделәр. Барын да саталар иде. Без балалар, сагыз алучы агайны эзләп бара идек. «Серо-сагыз продаю!» – дип кычкырып басып тора иде ул. Байлар кибете исә таш биналарда. Сугыштан соңгы елларда ул биналарны колхозның ашлама склады итеп үзгәрттеләр».

dav

dav

Авыл тузаны ябышмаган

Икшермәгә килеп, гаҗәеп кеше – Анатолий Герман белән күрешмәү килешеп тә бетмәс төсле. Тумышы белән Украинаның Ковель шәһәреннән ул. Шәһәр интеллигенты! Икшермәгә килгәненә кырык еллап вакыт үтсә дә, авыл тузаны берекмәгән аңа. Ул – икенче! Украинада чит телләр институтын тәмамлаган: урысчадан кала, чех телендә, полякча, инглизчә иркен аралаша. Институтны тәмамлагач, мәҗбүри рәвештә өч елга эшкә җибәрү чорында Анатолийны Сабаның Иске Икшермәсенә юллыйлар.

– Монда килеп эләккәнче, бер генә тапкыр да авыл күргәнем, анда яшәп караганым юк иде, – дип яшьлеген искә төшерә Герман әфәнде. – Беренче мәртәбә аяк баскач: «Коточкыч! Бу караңгы авылда ничек өч ел түзәргә?» – дип чәчемә ябыштым. Иң шаккатырган нәрсә – асфальтсыз юк, җирдәге саз һәм пычрак. Өстемдә соңгы мода буенча тегелгән аксыл пиджак, кулда трость-кулчатыр. Шул кулчатыр белән җирдәге күлләвекләрнең тирәнлеген үлчи-үлчи мәктәпкә атладым.

Аннары баш-аягы белән эшкә кереп чума ул. Икшермә балаларына инглиз теле өйрәтү өчен Америкадан, Канададан журналлар кайтарттыра. Мәктәптә балет түгәрәге ачып җибәрә. Бер генә чара да Герман биючеләреннән башка үтми. Укучылары арасында зур дәрәҗәгә ирешкән тел белгечләре дә бар: филология фәннәре докторы Айнур Тимерханов, Вашингтонда белем бирүче кыз Гөлназ Шәрәфетдинова һ.б. «Ә ни өчен авылда калдыгыз?» – дигән сорауга: «Җавабын үзем дә белмим, – ди. – Бәлки кешеләре яхшы булгангадыр… 1980 елда киткән идем китүен. Сентябрьдә: «Укытучы таптыгызмы?» – дип шалтыратып белешкәч, «Юк», – дигән җавап ишеттем дә Икшермә мәктәбе кабат үзенә тартты. Үкенмим. Гаилә кормадым, гомеремнең утыз өч елын укытучылыкка багышладым».

Җир таләп иткәннәр

Янәшәдәге Татар Икшермәсе авылына да сугылдык. Наҗия апа Шакирова  белән сөйләшәбез. «Татар Икшермәсе халкы элек-электән үзенең тынгысызлыгы белән дан алган, – ди ул. – Ару-талуны белми эшләгәннәр: чыпта сукканнар, чабата үргәннәр, ләкин җир эшен дә онытмаганнар. Шуңа ирекләрен кыса башласалар, җир таләп иткәннәр. Мәсәлән, 1917 елның март һәм ноябрь айларында крестьяннар алпавыт утарларына һөҗүм итә алар. Алпавыт Юнысов, Җанбай биләмәсендә якын-тирә авыллар крестьяннарының баш күтәрүе, утарны талаулары, приказчикны кыйнаулары турында хәбәр итеп, үзенең көчкә качып котылуын, гаиләсенең язмышын белмәвен әйтеп губерна комиссарына телеграмма юллый. Бу эшләрнең башында торучылар арасында Татар Икшермәсеннән сигез кеше исемен күрсәтә».

Наҗия апа укытучы Нурания апа әтисе – Мөхәммәтшакир солдат турында да искә ала. Аның «Сугыш бәете»1930 елда ук тәнкыйтьче Гомәр Толымбай җыентыгында дөнья күрә! Галим аны язып алу өчен Икшермә якларына үзе килә. Хәзерге вакытта бу җыентык Казан дәүләт университетының фәнни китапханәсендә саклана. Мөхәммәтшакир 1893 елда игенче Әхмәтзакир белән Сәгыйдәбану гаиләсендә туган. Яшьтән үк Коръәнне яттан белә, математик гамәлләр башкара, счет салырга өйрәнә. Берзаман Байлар Сабасыннан килгән Хуҗахмәт сәүдәгәр ундүрт яшьлек талантлы малайны үзе белән алып китеп, кибеткә сатучы итеп куя. 1913 елда патша хезмәтенә алына, берәр елдан Русия армиясе составында Франциягә җибәрелә… Беренче Бөтендөнья сугышындагы  авырлыкларны үз җилкәсендә татыган кеше буларак, Балкан ярымутравындагы хәрәкәтләрне һәм Русия армиясендәге революцион үзгәрешләрне шигъри куплетлар аша чагылдыра.

Татар Икшермәсендә мине тагын шул гаҗәпләндерде: халык нинди генә авыр елларда да белем алуга омтылган. Наҗия Исмәгыйль кызы сөйләгәннәрдән: «Коллективлаштыру елларында районнан килгән вәкил: «Ике йөз баш терлек өчен сыер фермасы төзисезме, әллә мәктәп ачасызмы?» – дип сорый. Татар Икшермәсе халкы мәктәп төзергә теләк белдерә. Юкка гына түгелдер, Чәбия-Чүрчидән булачак академик Әбрар Кәримуллин дә Татар Икшермәсе мәктәбенә йөреп укый. 1959 елда исә урта мәктәп Иске Икшермәгә күчерелә».

dav

dav

Кесәсендә – түбәтәй

Өч Нарат авылы турындагы риваятьләргә караганда, Балтач якларындагы икеме-өчме кешене патша каршындагы ниндидер гаепләре өчен чукынган очракта гына хәзерге авыл урынында яшәргә рөхсәт иткәннәр, имеш. Шушы урында төпләнеп бераз яшәгәч, алар Мишәдән агып килгән йомычкалар күреп, Мишә буйлап өскә менеп киткәннәр. Мишә башланган тирәләргә менеп җиткәч, шунда Дусай дигән авылга барып җиткәннәр. Аңа кадәр башка авыллар очрамаган ди.

dav

dav

Өч Нарат – документларда керәшен авылы булып теркәлгән. Авыл халкы христиан динен тотмаган, мөселман динен ачыктан-ачык тоту өчен күп тырышып йөргән. Бу хәрәкәттә тырышып йөрүчеләрнең иң активы Рамазан бабай әтисе Бәшир булган. Шулай бервакыт аны коткы таратуда гаепләп, Әбде волостена становой чакыра, бабай башына түбәтәен киеп керә. Становой аның башындагы түбәтәен бәреп төшерә. Шуннан бабай кесәсеннән икенчесен алып кия (билгеле, алдан белеп барган булса кирәк). Становой анысына кагылмый. Бабайны чыгарып җибәргәч, бер урыс кешесе, нишләп аның икенче түбәтәен дә бәреп төшермәдең, дип сорый икән. «Төшерерсең, ул татар ике кулын да йомарлап тора иде», – ди икән становой.

Рамазан Бәшир улы 1888 елгы, нәселнең ун буын шәҗәрәсен дә төзеп калдыра. Оныгы Мансура Мөхәммәтшина белән сөйләшәбез. «Китапханәсе бай, китапларга Плиевләрнең шәхси мөһере сугылган иде. Диварда дөнья картасы эленгән. Бабайның тышкы кыяфәте дә карап туймаслык: озын буйлы, зәңгәр күзле. Элек иң затлы ир-егетләрне генә Мәскәү Кремленә патша хезмәтенә алалар, Рамазан Плиев тә шул исемлеккә эләгә. Беренче Бөтендөнья сугышында исә әсирлеккә төшә ул. Германиядә бер алпавытта хезмәтче ролен үти. Шул елларда ук андагы тәртипкә шакката. Туган якларына әйләнеп кайткач, Икшермә мәктәбе укучыларына немец теле укыта. Күп төрле дәүләт эшләрен башкара: 1927 елда «Дом крестьян» кунакханәсен җитәкли, Кукмарада элеватор директоры була. Тик репрессиягә дә юлыга. Сәгать төзәтергә дә бик маһир иде үзе». Мансура апа Өч Нарат авылының тагын бер үзенчәлеген дә әйтә: элгәре ир-атлары оста тегүчеләр булган икән. Әллә кайларга кадәр барып, тегүчелек кәсебе белән көн күргәннәр. Бүген инде анда тегүчеләр калмаган. Авылы да бер генә урамлы. Кибеткә дә Иске Икшермәгә төшәләр икән. Әйтәм ич, бер-берсенә берегеп беткән авыллар! Әмма уртак тарихлы, хикмәтле төбәк бу.

Комментарий язарга