Өч сандугач очты безнең яннан

Өч сандугач очты безнең яннан,
Очты алар жылы оядан
Җыр- моңнарга, кайгы -сагышларга
Ул җаннар бит безне ураган. 
Җыр-моңнарга уралып җаннар елый,
Йөрәк яна кайгы- сагыштан
Өч сандугач китте , алып юлны
Кыйблаларга таба очышка….
Җыр-моңнары яңгырап ишетелә

Аһәң булып килер елларга,
Өзлеп- өзлеп сезне сагынсак та
Кайтмассыз сез безгә язларда…
Кайтмас өчен китте сандугачлар
Хәзер алар җәннәт кошлары
Сезсез генә килер алтын көзләр,
Үтәр җәйләр, язлар, кышлары…
Онтылмаска бер моң булып кереп
Тибрәтерсез күнел кылларын
Өч сандугач очты оялардан
Ятим итеп улын, кызларын…
Җырларына төренеп халкы калды
Исемнәре калды күңелдә
Сагынудан моңнар сузар хәзер
Алар инде җәннәт күгендә….
Әлфия апа, Хәния апа, Вәсиләкәй
Үлмәс җырдай безнең күңелдә….

Комментарий язарга