Чабата, тула оек…

Бауман урамында күптән булганым юк иде, беркөн йөрдем әле. Атлаган саен сувенирлар сатыла торган кибет икән анда хәзер. Өч ел элек берсендә бик матур бәләкәй чабаталар күреп калган идем, шуны эзләп табарга уйладым. Кайсында сатылып беткән, кайсында бөтенләй булганы юк. Һәрберсенә кереп йөри торгач, тәки таптым, сиксән сумга сатып алдым. Нигә кирәк соң миңа бу чабата? Кибетче дә шул сорауны бирде. Бик тиз алып бетерәләр икән аны. «Чабатаңны түргә элеп куй» дигән гыйбарәне ишеткәнегез бармы? «Бүгенгедән күпкә начаррак көннәрең булды, шөкер ит, зарланып утырма», — дип пышылдый миңа бу чабаталар. Нәфис итеп эшләнүенә карап соклану да, «тәки таптым бит» дип сөенү дә күңелгә рәхәтлек өсти. «Менә шулай итеп чабата элеп куюыңны әбием күрсә, бер дә хупламас иде. Телевизордан барган концертларны караганда сәхнәдә чабата белән биегәннәрен күрсә, ошатмаганын белдереп: «Нигә киеп чыгалар инде моны, хәерче заманнарны искә төшереп», — ди. «Нинди файдасы бар соң бу чабаталарның? Сокланып карап утыру өчен генә мени? Мин функциональ әйберләр генә сатып алырга тырышам», —  диючеләр дә бар. Танышларым арасында нәкъ шундый чабата эзләп йөрүчеләр дә юк түгел икән. Андый заманнар кайтмасын инде, чыннан да, җылы, матур киемнәргә тилмереп яшәмик, тормышыбыз муллыкта булсын!..

Чабата

Комментарийлар

  1. Алсу
    Фев 22, 2018 @ 09:52:12

    Рәйсә, бик дөрес сүзләр! Чабатаңны да онытмаска! Яхшымы, начармы ул бит тормышыбызның бер кисәге. Тик әлеге мизгелдән дә тәм табып, ямь табып яшәргә кирәк. Һәм алга карап яхшы киләчәккә дә ышанычыңны беркайчан да югалтмаска!

Комментарий язарга