Дөнья чемпионаты — 2018

2018 елдагы Футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты яңалыклары

РОССИЯ. КАЗАНЬ.07.06.2018 - Презентация новой продукции разработанной специально к ЧМ по футболу чак чак   (фото: Ильнар Тухбатов/ ИА Татар-Информ)

Танылдык та, таныттык та

Футбол буенча Дөнья Чемпионаты ахырына да килеп җитте: Кубок үз хуҗасын тапты, туристлар һәм уенчылар үз илләренә юл тотты. Татарстан һәм татар халкына да бу чемпионат үз файдасын бирде булса кирәк. Күп кенә җанатарлар Татарстан халкының юмартлыгын, Казан шәһәренең чисталыгын, ә милли ризыкларыбызның иң яхшыларыннан булуын билгеләде.

Алга таба

Дөнья чемпионаты тәмамлана. Җанатарлар фестиваленә ашык!

Бүген һәм иртәгә Казанның “Энергетика университеты” һәм “Яшьләр үзәге” тукталышлары аша үтеп йөри торган җәмәгать транспорты 00.30 сәгатькә кадәр хезмәт күрсәтәчәк. Бу футбол буенча дөнья чемпионатының соңгы матчларын уздыру белән бәйле, дип хәбәр итә Башкарма комитетның Транспорт комитеты.

Алга таба

Франция яки Хорватия: кем кем өчен?

Футбол буенча дөнья чемпионатының финалында Франция һәм Хорватия командалары уйнаячак. Кичә кич узган очрашуда хорватлар Англия футболчыларын өстәмә вакытта 2:1 исәбе белән отты. Ике көн элек исә французлар Бельгиядән өстен чыккан иде.

Алга таба

Сигурдфлордбрадсен авыр әйтелешле рус сүзләрен тәнкыйтьли…

Футбол буенча Исландия җыелма командасы җанатары Гундермурд Сигурдфлордбрадсен Россиянең авыр әйтелешле шәһәр атамалары һәм фамилияләре булуына зарлана. Җанатар сүзләрен Eurosport.ru сайты рус теленә тәрҗемә иткән.

Алга таба

Казанда яңа арт-объект барлыкка килде

Казан үзәгендәге бинаның берсен яңа арт-объект бизәде. Мәдәни мирас объекты булмаган тарихи бина диварында (Г.Камал ур., 2) XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында яшәүчеләр карап торган ясалган тәрәзәләр барлыкка килде. Масштаблы композиция шәһәрлеләрне үткәнгә илтә һәм бу вакытта Казанның ничек яшәве турында сөйли.

Алга таба

Туристлар чәкчәкне бүләккә дә алып китәләр

Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында Казан үзәгендәге Чәкчәк музеена килүчеләр саны арткан. Чит ил кунакларының иң яратып ала торган ризыгы – чәкчәк, икенче урында — бавырсак тора. Бу хакта бүген IT-паркта – Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә музей хезмәткәре Нәргизә Сәфиуллина хәбәр итте.

Алга таба

Сенегалдан үрнәк ал: футболдан соң чүп-чарыңны җыештыр!

Сенегал белән Польша командалары арасында футбол буенча матч узганнан соң, игътибар Сенегал командасының җиңүенә түгел, ә шул команданың җанатарларына юнәлде. Юнәлмәслек тә түгел шул! Мәскәүдә узган уеннан соң, алар трибунадагы чүп-чарны капчыкларга тутыра башладылар!

Алга таба

Хәлил Шәйхетдинов: Россия Хорватияне 2:1 исәбе белән отачак

Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов Россия командасының ярымфиналга чыгасын фаразлый. Аның фикеренчә, Станислав Черчесов футболчылары Хорватияне 2:1 исәбе белән отачак.

Алга таба